Чынга ашардай хыял: авыл туризмына нәрсә җитми?

Үзебезнекен сайлар чак. Чит илгә йөрүне гадәт итә башлаган халык, мәгълүм вакыйгалар аркасында, ял итүнең башка юлларын эзләргә мәҗбүр. Шуларның берсе – авыл туризмы. Бу юнәлештә шөгыльләнүчеләр дә юк түгел. Тик ни кызганыч, үзебездәге мөмкинлекләр турында халык та, җирле җитәкчелек тә белми, туристлык оешмалары да хәбәрдар түгел диярлек. Чөнки күбесе кәгазьдән артмый, гамәлгә барып җитми дигән фикер калдыра. Авыл туризмы Татарстанда ни дәрәҗәдә үскән? Аның киләчәге өметле булсын өчен нәрсә җитми? Без шул сорауларга җавап эзләдек.

«Каймак» тәме

Биектау районының Ямаширмә авылында урнашкан тәвә кошы фермасы хуҗасы Габделәхмәт Котдусовны республикада агротуризмда азау ярган кеше буларак беләләр. Рәсми төстә 2010 елдан бирле эшләп килүче фермер үзе дә: «Әлеге бизнесның «каймагы»н ашарга өлгердем инде», – ди. Ферма өч ел рәттән 20 мең туристны кабул иткән. Узган ел хәтта көненә 1 меңнән артык кеше килгән чаклар булган. Араларында унар тапкыр килүчеләр дә бар икән.

– Агротуризмның киләчәге зур. Мин аны алдан күреп, «каймагы»н ашадым инде, – ди ул. – Шуңа күрә башкалар эш башлаганда, мин тыныч күңел белән яба да алам. Быел безнең белән бик күп турфирмалар эшли. Туристлар фермага килгәч, кошларны карый, йомырка сатып ала, күлдә балык тота, атларда һәм катамараннарда йөри. Шунысы яхшы: республикада агротуризм белән кышын да шөгыльләнеп була, – ди ул.

Габделәхмәт Котдусов – 30 елдан артык яшелчәчелек, игенчелек белән шөгыльләнүче фермер да әле. Тик аның сүзләренчә, соңгы өч-дүрт елда ул төп табышны туризмнан ала.

– Узган ел игенчелек өчен авыр ел булды. Ә туризм, киресенчә, чәчәк атты. Язын башка тармакларда чыгымнар арта, туризмда, киресенчә, апрель – май айларында керем арта. Көзен, әлбәттә, игенче табышын саный, безнең исә туристлар кими. Аның каравы җәй буе яхшы гына эшләргә була, – ди ул.

Баулыда яшәүче ирле-хатынлы Гөлнара һәм Шамил Гафуровлар кунакларны мичтә пешерелгән ризыклар белән җәлеп итә. Аларның үзләренең рестораны, музее, кунак йортлары бар. Әлеге объекттан ерактан түгел генә тагын бер зур берничә йорттан һәм мичләрдән торган утар җиткереп киләләр. Шунда атта йөрергә һәм башка төр хайваннарны да күрергә мөмкин булачак.

– Үзебез икенче катта яшибез, эшебез – беренче катта, – диде Гөлнара Гафурова. – Кунарга да калалар. Ипидән башлап бәлешләргә кадәр мичтә пешерәбез. Казылык, сырны да үзебез ясыйбыз.

Аның әйтүенчә, республикада агротуризм белән шөгыльләнү отышлы.

– Урыныбыз да бик яхшы. Уфа, Октябрьск, Оренбург якын булгач, бу шәһәрләрдән бик күп кеше килә. Пандемиягә кадәр эшләребез гөрләп барды, хәзер дә зарланырлык түгел. Халык күп килә, хәтта өлгереп булмый. Чөнки биредә һава да чиста. Гөмбә, җиләк үсә торган урыннар да күп. Алга таба да планнар зурдан, – диде хуҗабикә.

«Үзебезне күрсәтә белмибез»

Авыл туризмының асылы нидән гыйбарәт? Әлеге сорауны без Төбәк авыл туризмы ассоциациясе рәисе Руфия Мөхәммәдиевага бирдек. Аның сүзләренчә, чынлыкта туризмны, кайда урнашуына карап, авылныкына һәм шәһәрнекенә бүләргә мөмкин.

– Бездә күпчелек шәһәр туризмы үсеш алган. Ә авыл туризмы дигәндә, аның төп шарты – авылга бәйле булуы. Ә инде эчтәлеге төрлечә булырга мөмкин: экология, төбәкне өйрәнү, танып белү, экстремаль, аграр яки этник, – дип аңлатты ул.

Кызганыч, Татарстанда авыл туризмының ни дәрәҗәдә киң җәелгәнен чамаларга мөмкинлек бирүче саннарны белә алмадык. Руфия Мөхәммәдиева әйтүенчә, бу юнәлеш буенча статистика алып барылмый. Югыйсә туристлар саны шактый булыр иде, ди ул.

– Кунак йортлары шулай ук авыл туризмына карый. Хәтта коронавирус вакытында бөтен төр туризм туктаган чорда да аларда халык кимемәде. Тик, кызганыч, исәп кенә алып барылмады, – ди ул.

Дөрес, 2016 елда ассоциация берникадәр мәгълүмат туплаган булган. Ул елда Татарстан авыллары 7 мең тирәсе туристны кабул иткән.

– Гомумән алганда, авырлыклар, эшлисе эшләр бик күп булса да, Татарстан агротуризм буенча алга киткән төбәк булып санала, – ди Руфия Мөхәммәдиева. – Әйе, бездә, чыннан да, 15–20 ел дәвамында бу юнәлештә эшләүчеләр бар. Тәҗрибәләре белән генә түгел, зурлыклары, эшләү тәртипләре буенча да аерылып торучылар шактый. Кыскасы, республикада бүгенгә якынча 60 объект булырга тиеш. Ләкин монда барысы да – авыллардагы музей-тыюлыклар да, йорттагы зоопарклар да, кунак йортлары да кергән. Теләүчеләр күп, тик эшләүчеләр аз. Ягъни әлеге 60 объектның барысы да бүгеннән кунаклар кабул итәргә әзер түгел.

Язма әзерләгәндә, интернетта шактый эзләнергә туры килде. Тик авыл туризмы объектларын бергә туплаган платформа да, бар кеше белә торган һәм уңайлы сервис та күзгә чалынмады. Дөрес, кайберләренең аерым сайтлары бар. Тик аларның да күпчелегендә мәгълүмат я искергән, я бик аз. Турист каян мәгълүмат алырга тиеш соң?

– Әйе, сез хаклы, бездә андый проблема бар. Без үзебезне күрсәтә белмибез, – диде безнең соравыбызга каршы Руфия Мөхәммәдиева. – Күпчелек очракта туристлар Островок.ру, 2ГИС мәйданчыкларыннан файдалана. Районнардагы маршрутларны исә район сайтларыннан карарга мөмкин. Кайбер шәһәр һәм районнардагы объектлар «VizitTatarstan» туристик сайтының «1000 и одно удовольствие» бүлегендә бар. «Россельхозбанк»ның яңа платформасына да җиде объект кертелде. Шулай да әлегә иң нәтиҗәле юл – сарафан радиосы.

Мөмкинлек бар, теләк юк

Авыл туризмы буенча Татарстанның мөмкинлеге бик зур, – ди Руфия Мөхәммәдиева. – Көньяк-көнчыгыш районнар белән рәхәтләнеп эшләргә булыр иде. Шулай ук Баулы, Балык Бистәсе, Сабаларның да мөмкинлекләре зур. Гомумән, мин туристларны кабул итә алмаслык бер генә районны да белмим. Тик, кызганыч, аны беркем дә үстерми, дәүләт ярдәме юк дәрәҗәсендә, эшмәкәрләр авыл туризмын аңламый. Кыскасы, системалы эшләү җитми.

Ассоциация әлеге юнәлештә районнар белән дә күп эшли югыйсә. Урыннарда стратегик сессияләр оештыралар, сөйләшәләр, аңлаталар. Тик әлеге дә баягы планлаштыру, белем һәм тәвәккәллек җитми. Җитмәсә, Руфия Мөхәммәдиева әйтүенчә, урындагы җитәкчеләр дә эшмәкәрләргә аяк чала.

– Районнарда, туристлар бай булырга тиеш, дигән фикер бар. Тик чынлыкта аларның 80 проценты – урта хәлле, балалы 35–55 яшьлек гаиләләр. Күпчелеге – үзебезнең татарстанлылар һәм шәһәрдә яшәүчеләр, – диде ул.

Габделәхмәт Котдусов әйтүенчә, авыл туризмы ел дәвамында эшләргә һәм ул авыл белән бәйле булырга тиеш. Аның фикеренчә, агротуризм уңышлы булсын өчен, берничә шартның үтәлүе кирәк. Беренчесе – туризм объектының зур шәһәргә якын булуы, ягъни 30–50 километрдан ерак булмавы. Икенчесе – инфраструктура, ягъни объектның матур, төзек, зур авыл территориясендә урнашуы.

– Безнең Ямаширмә авылында 365 хуҗалык. Анда 1200дән артык кеше яши. Барлык инфраструктурасы бар. Турист буларак чит төбәкләрдән килүчеләр, гадәттә, авылны да карарга теләк белдерә. Аларга горурланып күрсәтәм. Әтәч тә кычкырмаган авылга турист алып килүнең бер мәгънәсе дә юк, – ди ул.

Дүртенче шарт – шушы эш белән янып-көеп йөрүче кешенең булуы. Монысы – иң мөһиме.

– Авыл туризмы берлән шөгыльләнгән кеше беренче чиратта фермер булырга тиеш, – дигән фикерен җиткерде ул. – Аның үзенең хуҗалыгы, утары, базасы булса яхшы. Бары тик шулай эшләгәндә генә алга китеш булачак.

Ярдәм дигәннән, быел беренче тапкыр агротуризм юнәлешен үстерергә теләгән фермерлар дәүләттән яңа төрле ярдәм ала башлый. Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, алар 16 майдан грантларга гаризалар кабул итә башлады. Әлеге грантлар авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасының «Авыл туризмын үстерү» федераль проекты кысасында тәкъдим ителә. Аның максималь күләме – 10 миллион сум. Әлеге акчага кунакханәләр төзергә, инфраструктура булдырырга, инженер коммуникацияләренә тоташырга, кирәкле җиһазлар һәм транспорт алырга мөмкин булачак. Проект үзен биш ел эчендә акларга тиеш. Аны аклар өчен, фермер үз акчасын да кертә: 3 миллион сумлык грант алу өчен проектның – 10, 5 миллион сумга кадәр – 15, 8 миллион сумга кадәр – 20, һәм 10 миллионга кимендә 25 процент. Быел агротуризм өчен грантлар федераль бюджеттан 300 млн сум күләмендә бирелә. Киләсе елга бу ярдәм тагын да арттырыла: 500 млн сумга җитәчәк. 2024 елда – 700 млн сум.

Әлегә биредә дә хәл итәсе мәсьәләләр, киртәләр шактый икән. Мәсәлән, кунакханәләрне авыл хуҗалыгы җирләрендә төзергә ярамый. Агротуризмны үстерүдәге иң зур кыенлыкны шул тудыра, ди бу юнәлеш буенча эшләүчеләр.

Зөһрә Садыйкова

Татарстанда авыл туризмы объектлары

Тәвә кошы фермасы

Кайда урнашкан: Биектау районы Ямаширмә авылы

Үзенчәлеге: Африка һәм Австралия тәвә кошларыннан тыш, монда башка төрле экзотик хайваннар һәм кошлар белән дә танышырга мөмкин.

Бәясе: зурларга керү бәясе – 280 сум, 16 яшькә кадәрге балаларга һәм пенсионерларга – 200 сум, 3 яшькә кадәрге балаларга – бушлай. Биредә шулай ук суда беседкалар да арендаларга мөмкин. Анысының бер сәгате – 1200 сум.

«Кыргый ферма»

Кайда урнашкан: Балык Бистәсе районы, Степановка авылы

Үзенчәлеге: Биредә Алтайдан кайтарылган мараллар һәм тимгелле боланнарның матурлыгы белән хозурланырга мөмкин.

Билет бәясе: 250–500 сум

«Алмакай» ат утары

Кайда урнашкан: Лениногорск районы Югары Каран авылы

Үзенчәлеге: атларда йөрергә, тәмле кымыздан авыз итәргә мөмкин.

Билет бәясе: 800–1100 сум

«Татар авылы» ачык һавада этнографик музее

Кайда урнашкан: Яшел Үзән районы Исаково авылы

Үзенчәлеге: борынгы татар авылының яшәү мохите булдырылган уникаль комплекс.

Бәясе: зурлар өчен керү билеты – 200 сум, балаларга – 100 сум. Төп экскурсия – 1000 сум.

«Каенсар» экофермасы

Кайда урнашкан: Арча районы Каенсар авылы

Үзенчәлеге: агротуризм (ферма буенча экскурсия, күл, балык тоту), экологик чиста ризыклар, татар халкының мәдәни һәм социаль мирасын саклау. Биредә шулай ук 3 кунак йорты бар.

Бәясе: бер тәүлеклек ял – 5 000 сум

 


Фикер өстәү