Кара тамга. Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар

Башлангыч сыйныфларда ук түгелме икән, авыл клубында караган фильмнан (исемен хәтерләмим) бер күренеш күңелгә онытылмаслык булып уелып калган.

…Бөек Ватан сугышы тәмамланган көннәр. Авыл яуда исән калган батырларны каршылый. Ире сугышта һәлак булган бер ананың өлкән кызы да, орден-медальләр тагып, фронттан кайтып төшә. Әмма әнисе аны бусагадан да кертми. «Кеше күзенә күренеп йөрмә. Өйдә ике сеңлең бар. Аларны ничек кияүгә бирермен?» – дип, кирәк-яраклар белән алдан ук әзерләп куелган биштәрне чыгарып бирә дә ишекне борын төбендә шарт итеп ябып куя. «Нишләп  куып чыгарды ул аны?» – дип сорап йөргәнем генә хәтердә.

Яу кырында батырларча сугышкан хатын-кызлар ни сәбәпле мондый гаделсезлеккә тап булалар? Әлеге сорауга беренче тапкыр Нобель премиясе лауреаты, белорус язучысы Светлана Алексиевич 1983 елда дөнья күргән «У войны не женское лицо» китабында ачыктан-ачык җавап бирә. Аңа кадәр бу тема тыелган булып санала. Җыентыкта исә сугышта катнашкан хатын-кызларның истәлекләре урын алган.

Мөнәсәбәт

Бөек Ватан сугышына кагылышлы фәнни язмалардан күренгәнчә, яу кырында хатын-кызларга мөнәсәбәт төрлечә була, хәтта фаҗигале төс тә ала. Тәҗрибә җитмәгәнлектән, көчсез булганлыктан, күбесенең һәлак булуы, дошман кулына эләксә, мәсхәрәгә дучар ителүе – бер хәл, моннан тыш фронтта рәсми булмаган «сөяркәләр институты» да яшәп килә. Дөрес, монда мәхәббәткә дә урын булган дип уйларга кирәк. Ни әйтсәң дә, тормыш тормыш инде ул, сөю хисләренә өстән яуган ут та комачаулый алмый. Әмма, тарихчыларның тикшерүләреннән күренгәнчә, күбесе командирлар тарафыннан бергә яшәргә мәҗбүр ителә. Әнә шушы хәлләр кызларның сугыштан соңгы тормышларына кара тамга сала да инде. Халык өчен, бигрәк тә офицер хатыннары өчен алар «сугыш кырында солдатлар белән тәртипсез тормыш алып барган бозык кызлар»га әйләнә. Ахыр чиктә хатын-кызларның күбесе, нинди генә батырлыклар кылса да, үзләренең сугышта булганнарын яшерергә мәҗбүр булалар, орден-медальләрен тагып йөрмиләр, туган җирләренә кайтырга оялалар, танышлары белән очрашудан качалар.

Тарихчылар аңлатуынча, яу кырында сөяркәләрнең пәйда булуы фронт шартларына яраклашырга тырышудан да килеп чыга. Бу адымга барган хатын-кызлар яклау таба, яхшырак туклана, башка ир-атларның бәйләнүеннән котыла. Әмма мондый хәл тотрыклы булмый, командирлар хатын-кызларны бик еш алыштырып тора, ташланганнары, аңлашыла ки, бик авыр хәлдә калып, кыерсытуларга дучар була.

Бу хәлләргә кагылышлы документлар да сакланып калган. Мәсәлән, 1942 елның 6 маенда Хәрби Диңгез флоты наркоматының 1365 нче боерыгы нигезендә 1942 елда фронтка чакырылган 21292 хатын-кызның 1878е «бозыклыгы һәм балага узуы сәбәпле» армия сафыннан куыла.

Әйтергә кирәк, соңрак хатын-кызларга булган мондый мөнәсәбәт үзгәрә төшә. Моңа бигрәк тә Андрей Смирновның «Белорусский вокзал» фильмы һәм Светлана Алексиевичның югарыда телгә алынган китабы ярдәмгә килә.

Тормыш… ормыш

Сугышта катнашкан кызлар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк: шәфкать туташлары, табиблар, очучылар, зенитчылар, снайперлар, кер юучылар, пешекчеләр… Әмма ничек кенә булса да, сугыш кыры хатын-кызлар өчен түгел, алар психологик яктан да, физик яктан да зур авырлык кичерә, сәламәтлекләре нык какшый. Нәтиҗә буларак, яудан исән-сау кайтканнарының да күбесе, гаилә корып, бала таба алмый торганга әйләнә.

Бу аңлашыла да: яу кырындагы көнкүреш хатын-кызлар өчен яраклаштырылмый бит. Сугыш мондый юнәлеш алыр, гүзәл затлар ут эчендә калыр дип беркем дә көтми. Гадәттә 5–6 солдат урнашкан бер землянкада, пәрдә артында хатын-кызлар да яшәргә мәҗбүр ителә. Әле сугыш башланганда хәрби киемнәр ир-атлар өчен генә тегелә, иң кечкенә аяк киеме 42 нче размер була. Хатын-кызлар ирләр киемен үзгәртеп, үзләре тегәләр. Итәк кигән килеш алгы сызыкта сугышып йөреп булмый бит. Шинель урынына аларга телогрейка бирелә. Ул юешләнсә, бик озак кипми йөдәтә.

Белгечләр әйтүенчә, корал тотып сугышмаган кызларның да хәле искиткеч авыр була. Мәсәлән, кер юу иң авыр хезмәт булып санала. Кышмы-җәйме, кармы- яңгырмы – бөтен кер урамда, кулдан юыла. Сабын урынына кулланылган селтедән бармакларның тиреләре суелып каный.

Гигиена мәсьәләләре дә шәптән булмый. Хатын-кызга хас булганнары турында әйтеп торасы да юк. Беттән интегәләр. Кызларның чәч толымнарын кисеп атып, башларын кыралар. Яндыра торган препаратлар белән эшкәртәләр.

Күпме сез, гүзәл затлар?

Кызыл Армиядә, гомумән, хатын-кызларга мөнәсәбәт бик үзенчәлекле булып санала. Әйтергә кирәк, ул чорда сугышка кергән башка илләр дә хатын-кызларны чакырырга мәҗбүр булалар. Әмма бездәге кебек кулга корал тотып сугышырга түгел, башка эшләргә. Бездә исә, документлардан күренгәнчә, хатын-кызлар сугышның беренче көненнән үк хәрби комиссариатларга агыла. 1941 елның җәй айларында хәрби хезмәткә яраклы медицина хезмәткәрләренә генә игътибар була әле. Көз көне хатын-кызлардан гына торган өч авиация полкы оештырыла. 1942 елның язында исә үзләре теләп китәргә теләүчеләрне дә армиягә ала башлыйлар. Бу вакытка инде яңа частьлар төзү өчен ир-атларның гына җитмәве ачыклана. Башта хатын-кызлар кер юучы, пешекче кебек хәрби вазыйфаларда булмаган ирләрне алыштырыр дип уйланыла, әмма хәлләр инде мөшкел була: сугышка гүзәл затлар ихтыяри-мәҗбүри рәвештә барып керәләр.

Бөек Ватан сугышында ничә хатын-кыз катнашкан? Күп кенә фәнни язмаларда бу сан 800000 дип күрсәтелә. Дөресрәге, бу сан беренче тапкыр Вера Мурманцеваның «Бөек Ватан сугышында совет хатын-кызлары» дигән китабында 1974 елда пәйда була. Аңа кадәр мондый мәгълүмат сер булып саклана. Оборона министрлыгының рәсми документларында бу сан – 490235. Шуларның 430 меңе фронтка 1942–1943 нче елларда чакырылган. Димәк, монда 1941 елда һәм 1942 елның башында әсирлеккә төшкән, яу кырында башын салган хатын-кызлар бөтенләй исәпкә керми. Бу чорда юкка чыгарылган, әсирлеккә төшерелгән хәрби частьлар турында архивларда  гомумән мәгълүмат сакланмый. Димәк, бу кешеләрнең язмышы да билгеле түгел дигән сүз.

Партизаннар

Сугыш елларында хатын-кызлар батырлыгын өйрәнүче галимнәр әйтүенчә, партизан отрядларында да аларның роле зур була. Кызганыч, бу очракта да төгәл санны билгеләү мөмкин түгел. Чөнки отрядлар төзелә дә бераздан юкка чыга. Алар турында бернинди мәгълүмат та калмый. Дөрес, фашистлардан арындырылган территорияләрдә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча комиссия вәкилләре хәрбиләр, партизаннар, җирле халык белән сөйләшүләр алып баралар. Әмма төгәл санны билгеләү өчен бу гына җитми. Немецлар басып алган җирләрдә партизан отрядларына төрле яшьтәге хатын-кызлар эләгә. Алар я үзләре урманга качалар, я яшерен комсомол оешмалары юнәлеш бирә. Кайчакларда элемтәче яки агент булып хезмәт итү өчен махсус өйрәтелгән кешеләрне самолеттан десантчы итеп тә төшерәләр. Алар кирәкле мәгълүматларны җиткерәләр, халыкны отрядларга китәргә өндиләр, яшерен оешмадагыларны партизаннар белән очраштыралар. Отрядлардагы хатын-кызлар ашарга әзерлиләр, яралыларны дәвалыйлар, разведкага йөриләр, эшелоннарны шартлаталар, сугышларда катнашалар.

Ничек кенә булса да, хатын-кызларның җиңүгә керткән өлешләре искиткеч зур булган – бу бәхәссез. Саннар да шуны күрсәтә. Нинди генә тыюлар булса да, без – барыбер ил данын яклаган хатын-кызларны белеп үскән буын.

*Бөек Ватан сугышында 93 совет хатын-кызы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

*Татарстаннан Бөек Ватан сугышында 10000 хатын-кыз катнаша. Татар кызлары арасында бердәнбер Советлар Союзы Герое бар. Ул – очучы Мәгубә Сыртланова. Батыр кыз сугыш кырында хәтта яраланмый да. Исән-сау кайтып, Казанда яши, «Радиоприбор» заводында контролер булып эшли, 1971 елда бакыйлыкка күчә. Башкалабызның Идел буе районында бер урам аның исемен йөртә. Җиңү проспекты һәм Сыртланова урамы чатына бюсты куелган. 

Фәния Әхмәтҗанова

 

Сорап тормадылар…

Заманында сугышта катнашкан райондаш хатын-кызлар турында күп язылган. Геройларымның берсе – Бөрбаш кызы Нурҗиһан апа Хөснетдинова 15 июньдә генә бакыйлыкка күчте.

– Кыш буе Кайбыч районында ачлы-туклы окоп казып, хәлдән тайгач, 1942 елның июнендә хәрби комиссариатка чакырттылар. Үземне генә түгел. Яз буе авыл мәктәбендә «хәрби әзерлек» үткән – мылтык сүтеп җыярга, атарга, противогаз кияргә өйрәнгән яшьтәш кызлар белән бергә. Әмма Нәгыймә белән икебезне генә «яраклы» дип таптылар, – дип сөйләгән иде ул.

1942 елның июнендә сугышка чыгып киткән Сосна кызы Җиһан апа Хәбибуллина исә: «Барасың киләме, дип сорап тормадылар шул, – дигән иде. – Тел белмибез,  русча сөйләшә алмыйбыз, зинһар, кайтарыгыз дип елаганга да исләре китмәде. «Монда болытлар да бездәге төсле түгел», – дип елый идек… Бармак бәйли белмәгән килеш күпме авыр яралыларга ярдәм күрсәттек…»

Түбән Кенә кызы Тәскирә апа Галимуллинаны (районда исән-сау булган өч сугыш ветеранының берсе) сугышка 17 яшендә алалар. «Әтиебез колхоз председателе иде, сугышка кадәр кулга алдылар. Аннан «халык дошманы» ясаганнарын да белмәдек.1943 елның июнендә сугышка алдылар, элемтәче булып хезмәт иттем. Җиңүне Польшада каршы алдым. Бик матур яклар. Сугыш беткәч, киноны да иң беренче тапкыр Брест шәһәрендә карадым. Без бит – бик тә хәерче тормыштан килгән авыл балалары. Нәрсә күргән инде без? Беренче кигән рәтле киемебез дә шинель, гимнастерка булды. Брестта калыгыз, дип бик кыстадылар. Калмадым. Кайтсак, андагы хәерчелек… Әти өчен каһәрләүләр… Ник кайттым, дип үкендем. Әнием бик акыллы, сабыр кеше иде. «Тормышлар көйләнер. Монда да яшәү рәхәт булыр. Кунакка кайтырсың, нигә чит җирләрдә калдым икән, дип йөрәгең әрнер», – дип үгетләде. Ялгышмаган, менә бүген тормышыбыз ничек матур».

Гөлсинә Хәбибуллина

 

 

 

 

 


Фикер өстәү