Фатыйх Сибагатуллин турында: «Фикерле, киңкырлы шәхес иде»

«Холкы җиңелләрдән булмады, әмма төгәл һәм әйтәсе фикерен кистереп әйтә белде». Сәясәтче, депутат, җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллинны аны якыннан белүчеләр әнә шулай дип искә ала. Аның йөрәге җомгага каршы төндә тибүдән туктады.  Фатыйх Сибагатуллинга 72 яшь иде.

1990 нчы еллар башында Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләгән, Нурлат районының элеккеге башлыгы, Дәүләт Думасында өч чакырылыш дәвамында депутат булган шәхес республиканың яңа тарихында зур эз калдырды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул эштә булды һәм үзен киңкырлы шәхес буларак танытты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, мәрхүмнең хатыны Рәдифә Сибагатуллинага телеграмма юллап, аны иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе дип атады.

«Ул – Татарстанда иң тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчеләрнең берсе иде, гомер буе туган җиренә тугры һәм нәтиҗәле хезмәт иткән, республиканың күп кенә районнарын үстерү өчен, гомумән, агросәнәгать комплексы һәм Татарстан икътисады потенциалын арттыру өчен күп эш башкарган кеше. Россия Дәүләт Думасында Фатыйх Сәүбән улының күпьеллык актив эше республикадагы иң актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә дә, Россия дәүләтен ныгытуга да зур өлеш кертте. Бу көчле рухлы, хезмәт сөючән кеше һәрвакыт эшкә җаваплы карашы һәм билгеләнгән максатларга ирешә белүе белән аерылып торды, ул үзе янында эшләгән һәркемгә көчле иҗади дәрт һәм энтузиазм өстәде. Фатыйх Сәүбән улын белгән һәркем хәтерендә ул Татарстанның чын ватанпәрвәре, бай һәм якты тормыш белән яшәгән тынгысыз иҗатчы буларак калыр дип ышанам», – дигән Президент.

Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да уртаклашты. Аның сүзләренчә, Фатыйх Сибагатуллин белән эшләү бәхетенә ирешкән һәркем аны хезмәт сөючәнлеге, дәрт-дәрманы ташып торуы, тотынган эшне ахырына кадәр җиткерүе,  сәләтле, киң эрудицияле һәм киләчәкне күрә белүе өчен хөрмәт итә һәм бәяли.

– Фатыйх Сибагатуллин талантлы һәм күпкырлы шәхес, татар халкы тарихы буенча күп кенә китаплар һәм тикшеренүләр авторы буларак та безнең хәтеребездә калачак. Фатих Сәүбән улының вакытсыз үлеме – аның туганнары һәм якыннары өчен генә түгел, ә безнең республикада яшәүчеләр өчен дә авыр югалту. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге  сакланыр! – диде парламент башлыгы.

Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та талантлы җитәкченең арабыздан китүен республика өчен зур югалту ди бәяли.

«Көчле рухлы шәхес, талантлы җитәкче һәм авыл хуҗалыгын оештыручы, зур профессионал арабыздан мәңгегә китте.  Бу – республика өчен дә бик зур югалту, чөнки Фатыйх Сәүбән улы бөтен тырышлыгын, тәҗрибәсен, белемен, күңел җылысын, көч-куәтен, үзен аямыйча, Татарстанны үстерүгә багышлады. Безгә аның күпкырлы эшчәнлеге җимешләре мирас булып кала. Янәшәсендә эшләргә насыйп иткән, аны белгән һәркем бу шәхеснең гаять көчле холкы-фигылен, ирләрчә нык сүзен һәм күңел көрлеген онытмаячак», – диелә мәрхүмнең хатыны Рәдифә ханымга юллаган телеграммада.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Фатыйх Сәүбән улы белән бергә эшләгән елларын искә алды.

– Мин аны Мамадышта эшләгән чорыннан бирле беләм. Соңгы елларда исә аның белән янәшә утырып эшләдек. Ул Авыл хуҗалыгы министры булганда да юлларыбыз еш кисеште. Чаралар уздырганда гел ярдәм итә иде. Ул шул вакыттан ук үзен төгәл кеше итеп күрсәтте. Булдырасын булдыра, булдырып булмастаен ышандырмый иде. Беренче тапкыр Яшьләр форумын уздыруны да үз өстенә алды. Ул чакта да эшлекле һәм игътибарлы була белде.

Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, элеккеге депутатны туры сүзле кеше буларак искә алачаклар:

– Әйе, холкы җиңелләрдән булмады. Аның белән аралашып китү җиңел генә булмаска да мөмкин иде. Ләкин ул төгәл һәм үз фикерен курыкмыйча әйтә белде. Бу сыйфаты Мәскәүдә эшләгәндә аеруча нык чагылды. Ул күп тапкырлар республиканы яклап чыгыш ясады. Гомумән, Фатыйх Сәүбәнович киңкырлы шәхес иде. Сәясәтче булса да, тарих белән бик нык кызыксынды. Укымышлы, гыйлемле кеше булды. Татарлар тормышын чагылдырган тарихи китаплар бастыру буенча зур эш алып барды. Шуңа күрә аңа һәркем, аксакал итеп, хөрмәт белән карый иде. Авыл хуҗалыгын да аның кебек яхшы белгән кешеләр сирәк. Аның өчен экология дә мөһим булды, проектларны тормышка ашыру юнәлешендә эшләде. Кешеләрне тыңлый белде. Дәрәҗәсе булса да, үзен башкалардан өстен куймады.

«Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән алар бер уку йортында укыганнар, бер командада көрәшкәннәр. Соңыннан да бер сукмактан атлаганнар:

– 1991 елда ул мине Татарстан авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары итеп чакырды. Бу елларда һәрвакыт аның профессиональлегенә игътибар итә идем. Эшлекле, тырыш булганлыктан, министрлыктагы эшен бик акыллы һәм лаеклы итеп оештыра белде. Ул безнең агросәнәгать комплексы үсеше өчен бик күп эшләде. Нәкъ менә ул эшләгән елларда Татарстанда авыл хуҗалыгы буенча яңа технологияләр барлыкка килде. Аны Казанда гына түгел, районнарда да бик яхшы беләләр, чөнки Балтач, Арча, Мамадыш һәм Нурлат районнары өчен күпне эшләде. Намуслы, үз эшенә бирелгән кеше булды. Хезмәттәшләре арасында да абруе зур иде. Шәхсән үзем өчен Фатыйх Сәүбәнович профессиональ һәм кешелекле, бөтен мәсьәләдә дә үз  фикере булган уникаль җитәкче һәм сәясәтче буларак истә калачак.

Фатыйх Сибагатуллин белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хушлаштылар. Аны туган ягы – Арча районының Апаз авылында җирләячәкләр.

Зөһрә Садыйкова

 Туры сүзле, эчкерсез

Матбугат әһелләренең дә якын дусты, киңәшчесе, фикердәше иде ул. Фатыйх Сәүбәновичтан тәнкыйть сүзе ишетү дә үзе бер дәрәҗә булды. Димәк, язманы укыган, битараф түгел. Фикерләрен, моны әйтсәм ярармы икән, ярамасмы, дип тормый, шартлатып әйтә: саллы, дәлилле.

Тарих белән бик нык кызыксынды. Кая гына барса да, китаплар төяп кайтуы да мәгълүм, аларны таныш-белешләренә, бөтенләй таныш булмаганнарга да укырга биреп тора, аннан фикерләрен белешә, бәхәсләшеп алган чаклары да була.

Шәхсән минем үземә Фатыйх Сәүбәнович Россия Дәүләт Думасы депутаты чорында депутатлар яшәгән йортта кунак булу бәхете дә тиде. Депутатларны Думага махсус автобуслар алып бара икән. Депутатлар автобуслар килеп туктауга ук урын алырга ашыкмый, шулай гадәткә кергән: Фатыйх Сәүбәновичның  кайсы автобуска утырачагын күзәтәләр, аннан инде аның белән бергә автобуска күтәреләләр. Фатыйх Сәүбәнович шундук микрофонны үз кулына ала һәм тарих диңгезендә йөздерә башлый, әлбәттә инде, татарлар, милләтебезнең үткәне, бүгенгесе турында сүз булмыйча калмый.

Фатыйх Сәүбәнович рус һәм татар телләрендә тарихыбызга мөнәсәбәтле бик күп китаплар да нәшер итте. Яшь буын үткәнен белергә, шуңа нигезләнеп киләчәген билгеләргә тиеш, дигән фикердә иде ул. Ел саен туган авылында – Арча районындагы Апаз урта мәктәбендә очрашулар үткәрү дә шул нияттән иде. Быелгы очрашу да бик эшлекле, дустанә үтте. Укучылар авылдашларын сорауларга күмделәр, сәләтләрен дә күрсәттеләр. Фатыйх Сәүбәнович, кайда гына чыгыш ясаса да, мәңге онытылмас хатирәләр калдырды, аның турындагы истәлекләр дә хәтердән һич җуелмас.

 Габделбәр Ризванов


Фикер өстәү