Күпергә тузан төшмәс. Якутиядә Татарстан көннәре

Бу көннәрдә Татарстан белән Якутия арасындагы күпер тагын да ныгыды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Саха (Якутия) Республикасына сәфәр кыла. 22–25 июньдә биредә Татарстан Республикасы көннәре уза. Хәтерләсәгез, былтыр Татарстанда Якутия көннәре үткән иде. Кунак ашы – кара-каршы.

Эшләгәнгә – эш

Рөстәм Миңнеханов Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашуда бу көннәрнең хәтердә якты истәлек булып калуын искәртте. Якутиядә Татарстан көннәренең дә әнә шундый рухта узуына өмет белдерде. «Якутия – бүген иң тиз һәм нәтиҗәле үсештә булган төбәкләрнең берсе. Республика казанышлары – якутларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе», – диде Президент.


Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда ике төбәк арасындагы товар әйләнешенең 4 миллиард сумга җиткәнлеген искәртте. «Без нефть, газ эшкәртү, машина, судно төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә телибез», – диде Президент. Очрашуда мәгълүматлаштыру һәм заманча техника юнәлешендә дә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов Якутия вәкилләрен Kazan Digital Week халыкара цифрлы форумына чакырды. Президент җирле татарларга теләктәшлек күрсәткәне өчен Айсен Николаевка рәхмәт сүзләре дә җиткерде. Бүген анда 8 меңнән артык милләттәшебез яши.

«Безнең узган елгы сәфәр яхшы нәтиҗә бирде. Икътисад тармагында да, мәдәният юнәлешендә дә бик зур эшләр башкарыла», – диде Айсен Николаев. Төбәк башлыгы сүзләренә караганда, Якутия IT-продуктларны экспортлау буенча ил төбәкләре арасында 9 нчы урынга чыккан. Ике төбәк арасында хезмәттәшлек өчен дә яхшы юнәлеш дип атады ул аны. «Безнең авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек өчен дә мөмкинлекләр зур. Татарстаннан бик күп белгечләр килде. Безгә сезнең бу юнәлештәге тәҗрибәгез кызыклы», – диде Якутия башлыгы. Ул газ ягулыгы тармагы белән дә кызыксынуларын искәртте. Айсен Николаев якын киләчәктә Якутиядән Казанга туры рейслар оча башлаячагына да өмет белдерде.

Очрашу урыны – сквер

Очрашудан соң Айсен Николаев белән Рөстәм Миңнеханов танылган якут язучысы Платон Ойунский һәйкәленә чәчәк салды. Бу көнне Якутиядә татарлар өчен дә мөһим урын барлыкка килде. Анда «Казан» скверына нигез салынды. «Барлык ватандашлар өчен дә мөһим вакыйга бу, чөнки Саха (Якутия) Республикасы башкаласында татарлар өчен әһәмиятле җир – якташлар очрашуы, мөһим чаралар уздыру урыны барлыкка килә. Ул безнең республикалар һәм тугандаш халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга яңа этәргеч булсын», – диде Рөстәм Миңнеханов. Яңа скверда татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак.

Эшлекле сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Якутия татарлары белән дә очрашты. «Сезнең белән очрашуга бик шатмын. Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, милли гореф-гадәтләрне, туган телне, мәдәниятне, йолаларыбызны саклыйсыз, – диде Рөстәм Миңнеханов татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда. – Татарстан казанышларында Саха (Якутия) Республикасы белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мөһим урынны алып тора. Бүген имзаланган килешүләр безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлекне тагын да көчәйтәчәк». Очрашу ахырында Президент «Татарларда кунакта» күргәзмәсен белән дә танышты.

«Тамырларыбыз бер»

Якутиягә сәфәр барышында ике төбәк арасында мөнәсәбәтләр сүздә генә түгел, документлар белән дә беркетелде. «Татарстан-Якутия» форумы кысасында өч килешү имзаланды. Аерым алганда, «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» белән «Жатайская судоверфь», «Химград» Технополис» индустриаль паркы белән Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте, «Саха-Рэм» җаваплылыгы чикләгән җәмгыяте белән Саха (Якутия) Республикасы хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды. Форум кысасында Якутия һәм Татарстан муниципалитетлары арасында да хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Айсен Николаев бу килешүнең әһәмиятле булуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов ике арадагы элемтәләрнең тагын да ныгыячагына ышаныч белдерде. «Саха (Якутия) Республикасы – күптәнге, әһәмиятле хезмәттәшебез. Төбәкара товар әйләнеше елдан-ел арта бара. Татарстаннан йөк машиналары, шин, ягулык китерелә», – диде Президент. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Россиядәге этиленның – 25,6 проценты, синтетик каучукның 41,5 проценты Татарстанда җитештерелә. Илдә чыккан һәр ике машина шинының берсе, һәр өч йөк машинасының берсе бездә ясала. Ул ике республика өчен дә икътисади, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләре белән дә элемтәләр мөһим булуын искәртте.

Татарстан Президенты әйтүенчә, зур компанияләр белән икътисади элемтәләр мөһим, әмма кече һәм урта бизнес та биредә үз урынын табарга тиеш. Без Якутия Республикасының ни дәрәҗәдә ачык булуын күрәбез. Без – Якутиядә, ә Якутия бизнесы Татарстанда булсын өчен, бездә дә шундый ук шартлар тудырачакбыз. Бу – төп бурыч», – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, ике республиканы мәдәни һәм хәтта туганлык җепләре бәйли. «Нигездә, тамырларыбыз бер. Без – туганнар. Без туганнарга килдек һәм аларны Якутиянең 100 еллыгы, уңышлары һәм нәтиҗәләре белән котлыйбыз, – диде ул. – Бер-беребездән өйрәнерлек нәрсәләр күп. Иң мөһиме: без – милли республикалар: үзенчәлегебезне, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга кирәк. Иртәгә сезнең яраткан бәйрәмегездә катнашу һәм бераз гына сезгә милли бәйрәмебез Сабантуйны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлекләребез бар. Ә сезнең һәм безнең бәйрәмне берләштерсәк, бездән дә бәхетлерәк беркем булмаячак!»

Якутскида – утырыш

Көн дәвамында Рөстәм Миңнеханов Айсен Николаев белән бергә, видеоконференция элемтәсе режимында Верхоянск шәһәрендә гибрид электр станциясен файдалануга тапшыруда да катнашты. Верхоянск Якутскидан 700 км төньякта урнашкан һәм Җир йөзендә иң салкын урыннарның берсе санала. Аны еш кына төньяк ярымшарның Салкын полюсы дип тә атыйлар. Бүген шәһәрдә 1100 кеше яши. Верхоянскида гибрид электр станциясен «ЭНЭЛТ» төркеме төзегән. Әлеге компанияләре төркеменә Казан һәм Зеленодольск шәһәрләрендәге ике җитештерү мәйданчыгы да керә. «ЭНЭЛТ» оешмасында барлыгы 300 кеше эшли. Шуларның 200е Татарстанда хезмәт куя.

Рөстәм Миңнеханов Якутскида Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе утырышын уздырды. Видеоэлемтә буенча анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин да катнашты. «Хәзер ассоциациягә илнең 18 төбәге керә. Алар өлешенә Россия инновацион продукциясенең өчтән бере туры килә», – диде Татарстан Президенты. Соңгы дүрт ел эчендә ассоциациягә Новгород өлкәсе, Саха (Якутия) Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы да кушылган. «Саха Республикасының ныклы үсешен билгеләп үтәсем килә. Якутия эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыра, илнең Арктик зонасын үстерү өчен, югары технологияле суднолар җитештерә, Ерак Көнчыгыш федераль округында иң цифрлашкан төбәк булып тора», – диде Рөстәм Миңнеханов. Марат Хөснуллин ассоциация эшчәнлегенең мөһим булуын искәртте. «Бу бигрәк тә хәзер, икътисад үсешенең яңа юлларын эзләгәндә мөһим. Сез туплаган тәҗрибәне таратырга кирәк. Һәр төбәкнең диярлек үз инновацион эшләнмәләре бар, аларны өйрәнергә һәм ил буенча кертергә кирәк. Хәзер без юл төзелешен биш еллык планлаштыруга күчәбез. Мин барлык төбәкләргә үсеш программаларын әзерләгәндә иң яхшы тәҗрибәләрне кертергә тәкъдим итәм. Алар соңыннан бөтен Россия буенча таралачак», – диде ул.


Фикер өстәү