Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина дәүләт статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады

25 июнь – Статистика хезмәткәрләре көне. Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина дәүләт статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

“Бу көн очраклы гына сайлап алынмаган: нәкъ менә 1811 елның 25 июнендә император Александр I манифесты нигезендә Россиядә тәүге дәүләт статистика ведомствосы – Статистика бүлеге оештырыла, – диелә котлауда. – Статистика, дәүләт статусын алганнан соң, даими үсеп һәм камилләшеп, дәүләт идарәсенең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Социаль-икътисади сәясәтне эшләү һәм тормышка ашыруда, җаваплы идарәи карарлар кабул итүдә, стратегик фаразлар, дәүләт программалары эшләүдә рәсми статистика мәгълүматлары нигез итеп алына.

Бүгенге статистика эшенең төп бурычы – җәмгыятьне илдәге һәм төбәкләрдәге социаль-икътисади вазгыять турында рәсми статистика мәгълүматлары белән үз вакытында таныштырып бару.

Бу бурычны хәл итү өчен Татарстанстат техник мөмкинлекләр, яңа технологияләр һәм югары квалификацияле кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Бүген Татарстан статистикасында 300дән артыграк белгеч эшли, асылда барлык муниципаль районнарда территориаль бүлекләребез бар. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 45, шул ук вакытта кадрларның елдан-ел яшәрүе күзәтелә. Статистика, элеккечә үк хатын-кызлар кулында: Татарстанстат хезмәткәрләренең 92%ы – гүзәл затлар. Шул ук вакытта ир-ат хезмәткәрләребезнең артуы да күзәтелә.

Көндәлек тырыш хезмәтебез, эшкә тугрылык, һөнәри бурычыбызны үтәүгә җаваплы мөнәсәбәт нәтиҗәсендә алга таба да Ватаныбызның чәчәк атуына саллы өлеш кертәчәгебезгә ышанам”.


Фикер өстәү