Глобальләшү белән бәхилләшү: алда безне нәрсә көтә?

Петербург икътисади форумында чыгыш ясаганда, Үзәк банк рәисе Эльвира ханым Нәбиуллина, изоляциягә алыну сәбәпле, Россиядә килеп туган вазгыятьне «озакка һәм, бәлки, бөтенләйгә дә» дип бәяләде. Илнең төп банкиры килеп туган хәлне берникадәр төзәтү өчен, җитештерүне һәм сәүдәне эчке базарга юнәлтергә тәкъдим итте.

Россиядә 140 миллионлап кеше яши икән, шул чама кулланучы бар дигән сүз. Россиялеләрнең шактый түбән хезмәт хакына яшәүләрен исәпкә алганда, җитештерүчеләр өчен базар бик тар, зур инвестицияләр ясап табыш алырга мөмкинлекләр юк диярлек. Бу юлларны язучы үзенең фикерен чынбарлыктагы фактлар белән дәлилли. Базар белгечләре илдә дуңгыз ите җитештерү перспективалары турында менә нәрсәләр хәбәр итәләр: «Дуңгыз үрчетүче эре компанияләр яңа проектларны тормышка ашыруны туктата: базар экспортның кимүе һәм халыкның сатып алу сәләте түбәнәю сәбәпле тулып ташыды. Ел нәтиҗәләре буенча дуңгыз итенең бәясе 10–15 процентка түбәнәергә мөмкин». Юк, бу юлларның авторы һич кенә дә дуңгыз асрауны якламый, киресенчә, ул аңа каршы. Әмма мисал  глобаль базарларның бикләнүе ни өчен җитештерүчеләр кризисына китерүен күрсәтеп тора.

Россиядә соңгы вакытларда пыяла җитештерү нык кими. Сәбәбе: торак төзелеше һәм автомобиль җитештерү чүгү. Пыяланың төп кулланучылары шулар бит инде. Ком җитәрлек, суга да Россиядә кытлык юк, пыяла җитештерү технологияләре дә бар, аларны эзләп читкә чыкмыйбыз, вәләкин җитештерүне арттырырга чама юк. Импортны алыштыруның программаларын эшләргә һәм инвестицияләр өчен зур акча бүлеп бирергә була, әмма киң базардан башка барлык проектлар да әйләнеп капланачак. «Сколково» профессоры Андрей Шапенко бу хакта: «Беренчедән, күп кенә тармаклар өчен, масштаблы нәтиҗәләргә ирешәм дисәң, җитди ихтыяҗ таләп ителә. Эчке базар андый ихтыяҗны тәэмин итә алырлык түгел», – ди.

Хәзер инде ни өчен кешеләрнең бик ерак заманнарда ук җилкәнле кораблар иярләп, тормышларын куркыныч астына куя-куя, ерак сәяхәтләргә чыгып китүләре аңлашыла торгандыр. Алар үзләренә яңа товарлар китерүче һәм үз товарларын илтергә мөмкинлек бирә торган базарлар эзли. Сәясәтнең барлык сәхнә арты көрәше һәм безнең күз алдында бара торган сугышлар базарлар өчен барды һәм бара. Пакьстанның апрель аенда гына түнтәрелгән Премьер-министры Гимран Хан үзен идарәдән читләштерүне Вашингтон оештырды дип бара. Янкиларга Гимран Хан ни өчен ошамаган? Россиягә килеп, 24 февраль алдыннан гына килешүләр төзеде. Пакьстан армиясен моңарчы американнар коралландырды. Шул базарны гына югалтса да, АКШның хәрби сәнәгать комплексы зур акчадан колак кагачак иде. Искәртик: Гимран Ханны яклап зур халык массалары урамнарга чыкты, ләкин уңышка ирешә алмадылар, чөнки армия яңа Премьер Шаһбаз Шәриф ягына басты. Ул фигура артында бик күп көчләрнең мәнфәгатьләре кисеште. Әйтик, төрекләр дә аның яклы иде.

Петербург форумы алдыннан гына Владимир Путин Әфганстанга 5 миллиард долларлык ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Акчалата түгел, ашлык һәм яшәеш өчен әһәмиятле булган башка стратегик товарлар озату күз алдында тотыла. Яңа әфганлы хөкүмәт белән дуслашу Кремльгә ник кирәк? Пакьстан базарына иң туры юл Әфганстан аша. Аннан Һиндстанга да ерак калмый. Әфганстанда үткән гасырның җитмешенче еллар ахырыннан алып узган елның августына кадәр барган канкоеш шул стратегик юл өчен барды да инде. Һәм табигый байлыкларга мул булган Әфган туфрагы өчен дә, билгеле. Әфганстанда оттыру – дөньякүләм йогынтыны югалтуның башы ул. Әфганлылар тик торганда гына үзләрен «империяләр каберлеге» дип атамый.

Шул урында туктыйк та нәтиҗә ясыйк: глобаль базарларга ия булу – муллык һәм үсеш, арзанлы товарлар дигән сүз. Алардан читләштерелү – матди деградация. Россиянең узган гасырның туксанынчы елларында дөньякүләм базарларга тартып кертелүе глобальләштерү сәясәте өчен котылгысыз кирәк иде. Глобаль капитализм киңәймичә яши алмый. Киңәюнең туктавы үзе үк аның үлемен аңлата. Киңәю ике юл белән тормышка ашырылды. Беренчесе – барлык дәүләтләрне дә доллар зонасына тартып кертү. Икенчесе – кредитлар биреп, ихтыяҗны ясалма рәвештә стимуллаштыру. Кызганычка, бу юлларның икесе дә тупыйкка алып бара. Беренчесе, Җир шарының чикләнгән булуы белән касыкка китереп суга. Җитмәсә, илләр һәм халыкларда хаклы рәвештә сорау туа: ә ни өчен доллар? Процентлы кредитлар сәясәте дә мәңге дәвам итә алмый, чөнки математиканы 9 сыйныф дәрәҗәсендә белгән һәремгә ачык: аның кадәр процентларны түләү мөмкин түгел. Процентларны түбәнәйтеп, хәтта тискәре процентлар кертеп тә хәлне төзәтеп булмый, чөнки инфляция баштан аша да бар нәрсәне дә әйләндереп каплый. Кояш астындагы үз урыннарын сакларга тырышып, дәүләтләр валюта һәм сәүдә сугышлары оештырып карыйлар, санкцияләр кертеп уйныйлар, чын сугышларның сценарийлары эшләнә һәм аянычлы рәвештә тормышка ашырыла. Һәм без нәрсә күзәтсәк, шуны күзәтәбез инде. Югарыда саналган чаралар глобальләштерүне кире юнәлешкә бора һәм вазгыять тагын да тизрәк катлаулана: җитештерү зыянга була башлый, конвейерлар туктый, эшсезлек арта… Болар барысы да тагын да ныграк кысылырга мәҗбүр итә.

Глобальләштерү – кешелек тарихының соңгы этабының элгәресе ул. Әйдәгез, сүзне ахырзаман илчесенә бирик: «Кыямәт көне фетнә пәйда булмыйча, ялган таралмыйча һәм базарлар якынаймыйча килеп җитмәячәк». Базарлар якынаюның глобальләштерү икәнен аңлау кыен түгел, ә беренче икесен, игътибар белән карасагыз, инде алдыбызда икәнен күрми калмассыз. Хәзер һәрбер хәбәрне фейк дип атау гадәткә керде: Көнбатышта Россияне дезинформация таратуда гаеплиләр. Кремль, оппонентлар алдаша, дип бара. Бер үк вакыйганы ике, хәтта өч төрле итеп шәрехләү гадәткә керде. Тыелган ресурсларның саны чамадан ашты. Кайвакыт дөреслекнең кайда икәнен белсәк тә, телне тешләргә мәҗбүрбез, чөнки «от сумы да тюрьмы не зарекайся» дигән рус әйтеме авызны ачуга искә килә дә төшә.

Кешелек җәмгыяте тупыйктан чыгу юллары эзләп талпына бүген. Франциядә соңгы сайлауда Макрон партиясе парламентта өстенлек ала алмады. «Сул»лар (социализм тарафдарлары) һәм француз фашистлары үкчәгә басып килә һәм, парламентка үтеп, хәлиткеч карарлар кабул итүгә йогынты ясарга керешәләр. Марксизм һәм ленинзм идеяләре АКШта популярлаша. 19 июнь көнне Колумбиядә – Вашингтонның Латин Америкасындагы ныгытмасы булган илдә аның тарихында беренче тапкыр социалист, элекке партизан Густаво Петро Президентлыкка килде. «Сул» көчләрнең дөньяда популярлашуы аңлашыла, чөнки мавыктыргыч тигезлек һәм туганлык идеяләрен байрак итеп күтәрәләр.

Вәләкин тәҗрибә шуны күрсәтә: социализм тарафдарлары кайда гына җиңеп чыкмасын һәм күпме генә хакимлек итмәсен, тигезлек идеясе бары тик фәкыйрьлек дәрәҗәсендә генә тормышка ашырыла һәм адәм балалары ахыр чиктә социализмнан тәмам гаҗиз була. Бу бик табигый, чөнки яратылышы белән инсаннар физик көчләре, интеллектлары, сәләтләре белән төрле дәрәҗәдә итеп яратыла. Шундый тигезсезлек булмаса, дөньяның алга барышы туктала, эшкә кеше табып булмый башлый. Аллаһы Тәгалә бу хакта менә нәрсә ди: «Без аларның дөнья мәгыйшәтләрен дә Үзебез бүлдек, кайберләрен бай, кайберләрен фәкыйрь кылдык, вә аларның бәгъзеләрен дөнья тормышында дәрәҗәдә бәгъзеләреннән артык кылдык, байлары ярлыларны хак биреп эшләтсеннәр өчен…» («Зүгъруф» сүрәсе, 32 аять, Ногмани тәфсире). Моны танымаска тырышучылар күп, әлбәттә, Аллаһ куйган шул чикне атлап чыгарга тырышу, ГУЛАГ лагерьларының киң челтәрен, рәхимсез репрессияләрне, штык терәп кешеләрне эшләргә мәҗбүр итүне гамәлгә кертә. Профессорларның кул пычкысы белән урман кисүләре безнең тарихта булды бит инде. Технологик артталыктан башка берни дә бирмәде. Процент капиталының һәм кәгазь акча хакимлегенең нәтиҗәләре дә ахыр чиктә җимергеч нәтиҗәләргә китерә, чөнки алары да – Галәмнәр Хуҗасы куйган чикне бозу. Чыгу юлы эзләп кайбер икътисад белгечләре глобаль капитализмның нигез ташлары булган кәгазь акча һәм процент капиталыннан баш тарту идеясен алга сөрә. Петербург форумында бизнес-омбудсмен Борис Титов нуль процентлы кредитлар турында фикер җиткерде. Алтын белән тәэмин ителгән Россия акчасын басу турында тавышлар ешрак яңгырый. Ләкин хәзерге икътисади система һәм дөньядагы вазгыять фонында болар әлегә мөмкин түгел. Алар – якын киләчәк эше. Болар – башка идеология, башка система атрибутлары.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү