Казанда Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озаттылар

Кичә 72 яшендә вафат булган җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасиме бүген Казанда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булды. Соңгы юлга озатуда мәрхүмнең туганнары, дуслары, хакимият вәкилләре, хезмәттәшләре катнашты.

Хушлашу чарасын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алып барды. Мәрәсимдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

«Олы югалту, авыр кайгы көне. Үлемне көтеп алмыйлар. Ләкин 72 яшендә Фатих Сәүбән улы кебек ныклы егетебез вафат булыр дип күз алдына китерүе авыр булды. Республиканың иң авыр елларында эшләде, республиканы аякка күтәреште», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Җеназа намазын Җәлил хәзрәт Фазлыев укыды. «Фатих Сәүбән улы күбебез өчен үрнәк. Аннан бөтен кеше курка иде. Ул усал булса да, явыз түгел иде. Эшләсәң, аның янында бернидән курыкмыйча йөреп була иде. Туры сүзле иде», — дип искә алды Җәлил хәзрәт. Аннары биредә мәрхүм рухына дога кылдылар.

Фатих Сибагатуллинны туган ягында – Арчаның Апаз авылында җирлиләр.

 


Фикер өстәү