Көзгә ышаныч юк: Казанда төзүчеләр фатир сата алмый

Гел кайнап торыр кебек тоелган торак базарына да авыр көннәр килде. Фатирларның яңаларын да, искеләрен дә алучы юк. Июнь аеның беренче ике атнасында Казанда нибары 61 фатир сатылган. Төзүчеләр көзгә таба вазгыять бераз җайланмасмы дип өметләнә. Белгечләр исә башка фикердә.

Фатир кайгысы түгел

Май аенда Казанда 800 миллион сумга 687 фатир сатылган. Июньнең беренче яртысында исә башкалада 200 миллион сумга 61 фатир гына сатылган. Араларында бу ике айда бер фатир сата алмаган төзүчеләр дә бар. «Сравни Дом» милек аналитиклары агентлыгы мәгълүматлары шул хакта сөйли. Бер ай эчендә Татарстанда төзелештә өлешләп катнашу турында төзелгән килешүләр дә 72 процентка кимегән.

Төп ставканың ел башындагы күрсәткечләргә кире әйләнеп кайтуы да вазгыятьне үзгәртә алмаган, димәк. Хәтерләсәгез, 1 март көнне Россия Үзәк банкы төп ставканы 9,5 проценттан 20 процентка кадәр арттырып куйды. Үзәк банкның көтелмәгән хәбәреннән соң банклар барлык төр кредит һәм кертемнәргә ставканы арттырды. Ипотека ставкалары 15–20 процентка ук җитте. Соңрак Үзәк банк төп ставканы берничә тапкыр киметеп, 17, 14, соңрак 11 процентка калдырды. Әле күптән түгел генә ул янә 9,5 процентка кадәр төште.

Финанс аналитигы Александр Гусев торак базарын катлаулы хәлдә калдырган берничә сәбәпне атый. «Халыкның керемнәре әле дә булса үзгәрешсез кала бирә. Дәүләт программасы белән ипотека рәсмиләштерә алсаң, азмы-күпме отасың әле. Әмма ул «бәхет» тә бөтен кешегә тәтеми. Ә инде 11–12 процент белән рәсмиләштерелгән ипотеканы һәркем тарта алмый. Иртәгәге көнгә ышаныч булмау да үз эшен башкара. Андый чакта берәүнең дә, муеннан әҗәткә батып, кредит тозагына керәсе килми, билгеле. Бу сезонлы күрсәткеч тә булырга мөмкин. Җәйге яллар чоры башлану белән кешедә фатир алу, яңарту кайгысы калмый», – дип белгеч.

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов та торак базарындагы хәлләрне халыкның керемнәре кимү белән аңлата. «Төзүчеләр тарафыннан ясалган ташламалар да сатылган фатирлар санын арттырырга ярдәм итә алмый. Бүген фатир алучылар аның бәясеннән бигрәк, айлык түләүнең күпме булачагына игътибар итә. Хәзерге процент ставкалары белән бик зур сумма килеп чыга бит. Андый айлык түләүне каплап бару күп кенә гаиләләрнең көченнән килми», – ди белгеч.

Көзгә ышаныч юк

Тәҗрибәле риелтор Дамир Сафиуллин сүзләренә караганда, төп ставка ел башындагы күрсәткечләргә кайту белән торак базары бераз җанлана башлаган. Әмма бу зурдан кубып сөйләрлек үзгәрешләр түгел. «Ипотека рәсмиләштереп, фатир алырга теләүчеләр бар, әмма бүгенге бәяләр белән ул күп кешенең көченнән килми. Шуңа күрә торак базарында ихтыяҗ түбән булып кала бирә», – ди белгеч.

Ипотека ставкалары да төшкән. Хәзер аны уртача 10,5–11 процент белән рәсмиләштерергә мөмкин. «Көзгә таба ипотека ставкаларының нинди булачагын фаразлау кыен. Бар нәрсә төп ставкага барып тоташа. Бүген ул 9,5 процент тәшкил итә. Узган елның шушы чорында Үзәк банкның төп ставкасы 4,5 процент тәшкил итә иде. Ул чакта ипотеканы, ким дигәндә, 7–7,5 процент белән рәсмиләштерергә мөмкин иде», – ди белгеч.

Төп ставка төшү белән икенчел торак базарындагы фатирлар да очсызлана башлады. Дамир Сафиуллин сүзләренә караганда, бүген алар уртача 5 процентка арзанайган. Бу бәяләр җәй азагына кадәр сакланыр дип фаразлый ул. «Милекчеләргә, фатир сатканда, бәяләрне шактый төшерергә туры килә. Юкса фатир бик озак сатылачак. Әмма аларның барысы да фатир бәясен төшерергә әзер түгел. Тагын бер айдан фатирының тагын да арзанаячагын аңлаган кеше, ничарадан бичара, моны эшләде инде. Кемдер сатуга куйган фатирының бәясен – 5 процентка, кемдер 10 процентка төшерде», – ди риелтор.

Яңа фатирлар базарындагы вазгыять исә башкачарак. Биредә торак бәяләре үзгәрешсез калган. Ник дигәндә, яңа төзелгән йорттан фатир алучыларга дәүләт тарафыннан субсидияләнгән кредитлар бирелә. Бүген ташламалы дәүләт программасы буенча ипотеканы 6,7 процент белән бирәләр. Аның буенча 6 миллион сумга кадәр кредит бирелә. Өстәвенә аларга еш кына төзүчеләр үзләре дә ташлама ясый. Аптыраган үрдәк суга арты белән чума дигәндәй, аларның кайберләре фатир хакының 10 процентын түләп бирергә үк вәгъдә итә. Әйтик, кулыңдагы фатирның 5 проценты күләмендә акчаң булса, фатирның тагын 10 процентка кадәр өлешен төзүче оешма каплый булып чыга. Фатир хакының калган өлешенә ипотека рәсмиләштереп түләп бетерәсе булачак.

Дамир Сафиуллин торак шартларын яхшыртырга теләгән кешегә хәзер моны эшләү өчен иң кулай вакыт дип саный. «Көзгә таба торак базарында нәрсә булачагын фаразлыйсы кыен. Бүген хәтта киләсе айда нәрсә булачагын да чамалап булмый. Әгәр кешенең кулында акчасы бар икән, фатирны хәзер алып кую яхшы. Күреп торабыз: вазгыять катлаулы. Мондый шартларда булган акчаны күчемсез милеккә тотудан да яхшысы юк. Акча үз кыйммәтен югалта ала. Артык акчаны депозитка салып куюдан да мәгънә юк. Бүген аларның процентлары бик түбән», – ди белгеч.

Юрганыңа карап сузасы

Елның-елында көзен торак базары җанланып ала. Ник дигәндә, җәйге ялга киткән студентлар кабат калага юл тота. Шуңа бәйле рәвештә башкалада фатир арендалауга да сорау арта. Соңгы елларда мөмкинлеге булган ата-ана студент баласына кечкенә генә гостинка яки бер бүлмәле фатир алып бирергә торыша. Әмма белгечләр, быел монысы да сирәк күренеш булыр, дип фаразлый. Дамир Сафиуллин бу очракта да аякны юрганга карап сузарга киңәш итә. «Әгәр беренчел кертемгә җитәрлек акча бик аз булса, шуның аркасында ипотеканың айлык түләве 30 меңнән артса, студентны вакытлыча фатирга кертеп укытуың отышлырак, билгеле. Бер бүлмәле фатир өчен 30 мең сум кредит түләп яшәгәнче, шул ук бер бүлмәле фатирны 15 мең сумга арендалап торуың отышлырак чыга», – ди белгеч.

Соңгы арада Казанда фатир бәяләре яшен тизлегендә үсте. Дамир Сафиуллин сүзләренә караганда, соңгы бер ел эчендә алар 20 процентка кыйммәтләнде. «Шуңа күрә аларга сорау да кимеде. Алучы булмагач, фатир бәяләре тора-бара барыбер төшәчәк. Шуңа күрә якын киләчәктә фатир бәяләре 2020–2021 елдагы хакларга калыр дип уйлыйм. Акрынлап шуңа барабыз», – ди риелтор.

Шулай да соңгы арада күпләр үз йорты белән яшәүне өстенрәк күрә башлады. Рәсми саннардан күренгәнчә, соңгы өч айда шәһәр яны йортларына ихтыяҗ 30 процентка арткан. «Соңгы арада дәүләт үз йортында яшәргә теләүчеләргә дә ярдәм итә башлады. Гаилә ипотекасы, авыл ипотекасы программасы буенча йорт төзергә, төзетергә була. Өстәвенә, төзүчеләр йортлы булырга теләүчеләргә дә яхшы ук ташлама ясый. Хәзер үз көче белән йорт җиткерергә теләүчеләргә дә 9 процентлы ипотека бирә башладылар. Дөрес, әлегә аны «Дом.РФ» һәм «Саклык банкы»нда гына рәсмиләштерергә мөмкин. Әле бер ел элек кенә үз йортын төзүчеләр өчен мондый мөмкинлекләр юк иде. Йортны үз акчаңа, яки милекне залогка кую хисабына кредит рәсмиләштереп кенә алып була иде», – ди Дамир Сафиуллин.

Сүз уңаеннан, соңгы арада Россиядә автокредит рәсмиләштерүчеләр саны арткан. Май аенда банклар әлеге төр кредитларны апрель ае белән чагыштырганда 48 процентка күбрәк биргән. Язның соңгы аенда Росссиядә 36,7 млрд сумлык автокредит рәсмиләштерелгән. Бүген ил халкы, нигездә, тотылган машиналарга өстенлек бирә, ди белгечләр.

Фатир сатып алырга җыенучыларга белгеч киңәше:

Фатир сатып алганда, бу юнәлештә эшләгән белгечкә мөрәҗәгать итү хәерле. Риелтор сезгә беренчел базардан яхшы процент ставкалы кредит рәсмиләштерергә, икенчел базардан фатирны зур ташлама белән сатып алырга ярдәм итә алачак.

Бүген икенчел базардан торак сатып алганда алдану куркынычы да артты. Ник дигәндә, милекче банкротлыкка чыккан яки банкрот хәлендә булырга мөмкин. Шуңа күрә фатир сатып алганда документларны юридик яктан яхшылап тикшерергә, килешүне дөрес итеп тутырырга кирәк. Шуңа күрә монда белгечтән башка булмый.

Хәзер фатир алып калу өчен кулай вакыт. Кулыгызда «тере» акча булса, икенчел базардагы торакны карарга киңәш итәр идем. Фатир хакының бик аз өлешенә генә кредит алган очракта да шушы төркемгә кергән фатирларга өстенлек бирү хәерлерәк. Ник дигәндә, бүген икенчел торак базарында бәяләр түбән тәгәргәндә, отышлы гына бәядән фатир алып калырга була. Кулдан фатир алганда, бәяне тагын бераз төшертеп тә була. Яңа төзелгән йортлардагы фатирларны да бик яхшы процент ставкалы кредит нигезендә алырга була. Әйтик, бүген хәтта өч бүлмәле фатирны да айлык түләве 16900 сумнан да артмаслык кредит шартларында эләктереп калырга мөмкин.

 

Казанда яңа төзелгән йортларда бер квадрат метр бәясе (RealtyMag.ru мәгълүматлары нигезендә)

  Гыйнвар Июнь Үсеш
Авиатөзелеш 117,5 мең сум 142,7 21 %
Вахитов 133,8 мең сум 175 31 %
Киров 104,4 мең сум 154,5 48 %
Мәскәү мәгълүмат юк мәгълүмат юк мәгълүмат юк
Яңа Савин 164,3 мең сум 191,5 17 %
Идел буе 122,4 мең сум 141,3 15 %
Совет 139,1 мең сум 167,8 21 %

 Динә Гыйлаҗиева

  • Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Россиядә ташламалы ипотека буенча процент ставкасын еллык 9 проценттан 7 процентка кадәр киметү турында карар имзалады. Ташламалы кредитның максималь суммасы Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен – 12 миллион сум, ә Россиянең башка төбәкләре өчен 6 миллион сум тәшкил итә.
  • Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин исә кулланылган фатир алучыларга да ярдәм кирәклеген әйтә. «Яңа торакны сатып алуга ярдәм итү генә түгел, ә икенчел торакны тизрәк финанслау өчен механизмнар табу да мөһим. Шунсыз яңа торакны сату да кыен булачак», – диде ул Президент Владимир Путин уздырган киңәшмәдә.

Фикер өстәү