Илсөяр апаның тыныч кына ял иткәнен түгел, бер урында утырып эшләгәнен дә күргәнем булмады. Аңа гел нидер эзләргә, кем беләндер очрашырга, аралашырга, кемгәдер булышырга кирәк иде. Шуңа карамастан, номер саен бик саллы язмалары да гел чыгып торды. Кайчан язган, ничек өлгергән ул? Элек тә шулай булды, бүген 75 яше тулган көннәрдә дә. Хәзер инде Казан университетының журналистлар әзерләүче бүлеге укытучылары үтенече буенча, язмаларын туплап, китап чыгару эше белән янып йөри. Студентларга, чыннан да, бик кирәкле әсбап булыр иде ул. Нәкъ менә Илсөяр апа белән бер чорда эшләвемне мин үзем дә олы бәхет дип саныйм. Ул безне чын журналист булырга да, чын кеше булырга да өйрәтте.
Кайчагында уйланып утырам да, Илсөяр апага Эшсөяр дигән исем тагын да килешлерәк булыр кебек тоела. Дөрес, ул исем ир-атларга күбрәк бара кебек. Әмма Илсөяр апаның гомер агышында, үзе теләп, юка гына җилкәсенә өйгән эшләрен күз алдыннан үткәрсәң, көчле затлар бер якта торсын. Шунысы да бар: ул башкаларның киңәшләрен, тәкъдимнәрен бер читкә куеп, тормыш юлын, үҗәтләнә-үҗәтләнә, үзе теләгәнчә үтә.
Хыял
Мәктәп елларында ук Азнакай районының Үчәлле авылыннан башкалага юл тоткан кыз ул вакытта Казанда икәү генә калган татар мәктәбенең берсенә укырга керә. Кызның авыл кысасына гына сыймаган лидерлык сыйфатлары шунда ук тышка бәреп чыга. Комсомол булмаган килеш аны комсорг итеп сайлап куялар. Дөреслек ачылгач, Идел буе райкомында «утлы таба»га бастыралар, билгеле. Мәктәпне тәмамлагач, Илсөяр, барысын да гаҗәпләндереп, университетның татар филологиясе факультетына юл тота. Югыйсә барлык фәннәрне үз иткән кызга остазлары математиканы сайларга тәкъдим итә. Җитмәсә, ул елларда татар теленең абруе да әллә ни булмый бит. Уку йортын тәмамлагач, Казанда калырга мөмкинлек чыкса да, университетның актив студенты, 113 нче группаның горурлыгы, үзен сынап карау нияте белән, ерак бер авылга укытучы булып китә. Әмма журналист булу теләге аны бер минутка да ташламый. Ни дисәң дә, балачактан килгән хыял бит.
Ул елларда татар матбугаты да санаулы гына, җитмәсә, журналист һөнәре ир-атларныкы булып саналган чак. Зур өметләр белән башкалага әйләнеп кайткан кыз «Социалистик Татарстан» газетасына бары тик корректор булып кына урнаша ала. Ә язасы килә. Илсөяр аптырап калмый, бәләкәй балам бар, дип тә тормый, ял вакытларында мөхәррирдән тема ала да районнарга чыгып китә. Үҗәтлек үзенекен эшли. Аны башта хатлар бүлегенә, аннары фән һәм уку йортлары бүлегенә корреспондент итеп күчерәләр. Тәҗрибәсе арткан саен, Илсөяр апабыз редакция буйлап алга таба «атлый»: пропаганда бүлеге, партия, икътисад, сәнәгать..
Нефть
Менә шул икътисад бүлеге аны нефть дөньясына алып керә дә инде. Илсөяр апаның «кара алтын» белән үз алыш-биреше бар. Балачактан өнәп бетерми ул аны. Эш болай була. Бабасы Минһаҗ останың йорты Үчәлле авылының кырыенда ук урнашкан. Бу җирләр инде атаклы Ромашкино нефть ятмасына тоташа дип уйланыла. Нефть эзләүче бораулаучылардан бер гаилә бабай йортына өйдәш булып керә. Икегә бүленгән өйнең бер өлешендәге сәке көндезләрен кухня ролен үти. Рәсем ясарга яраткан дүрт яшьлек кыз бала шунда пычак эзләп менә дә, төшәр юлына ят апа китереп куйган самавырны күрмичә, күлмәк итәге белән аның борынын эләктерә… Шуннан бирле ул озак вакытлар нефтьчеләрне дә, табибларны да өнәп бетерми. Ә менә еллар үткәч…
Бервакыт аны редакциядән Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнгән нефтьче янына Ромашкиноның гөмбәзе булган Лениногорскига җибәрәләр. Шушы командировка аның тормышын бөтенләйгә үзгәртә. Ул Татарстан җирләрен Европа илләре кыяфәтенә китерүгә төп өлеш керткән нефть һәм ул эшкә чын күңелдән бирелгән нефтьчеләр дөньясын ача. Узган гасырның болгавыр туксанынчы еллары уртасында «Татнефть»не Татарстанныкы итеп саклап калу өчен, журналистлар да күп көч сала. Хезмәттәшебез Илсөяр апа да, нефть компаниясенә дефолт игълан иттермәү, саеккан ятмалардан алынган сыеклыкка салымны киметтерү өчен, республика һәм федераль журналистлар белән бер сафка басып, каләме белән көрәшкә ташлана. «Без матбугат сүзенә ышану һәм хөрмәт булган чорда эшләдек», – дип әйтергә ярата ул хәзер шул шанлы үзгәртеп кору елларын искә алганда.
«Рухият»
Нефтьчеләрнең журналистка булган ышанычы аркасында республикада беренче хәйрия фонды – быел 25 еллыгын билгеләп үткән «Рухият» фондын оештыру һәм аңа башлап җитәкчелек итү «Ватаным Татарстан» газетасының сәнәгать бүлеге мөдире, парламент корреспонденты Илсөяр Хәйруллинага тапшырыла да инде. Журналистика белән параллель барган бу яңа эштә аның оештыру сәләте, күпкырлы таланты тагын да ачыла төшә. Фондның башкарма директоры булып эшләгән җиде ел эчендә Илсөяр апа катнашы белән 70тән артык китап, альбом дөнья күргән. Алар рәссам Шамил Насыйров, тарихчы Рамил Миннуллин белән «Шәхесләребез», «Шигърият» серияләрен ачып җибәрәләр. «Көмеш чишмәләр җыры», «Акбүз атым – ак канатым», «Татнефть. История компании», «Ромашкино», «Рәссам Әхсән Фәтхетдинов» альбомнары нәшрият эшчәнлегендә яңа күренеш була. Илсөяр апа хәзер дә, үзләренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән бергәләп, җиде томлы «Татар тарихы»ның ике томын әзерләү һәм аны спонсорлар акчасына дөньяга чыгара алулары өчен чын күңелдән горурлык кичерә.
«Рухият» дөньяга китергән һәм башкалар эләктереп алган тагын бер башлангыч – ул балаларның иҗат фестивале. Композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың хыялыйлыгы белән «Сандугач сайрар илем» исеме бирелгән әлеге фестиваль нефть төбәгенең яшь талантларына Казанга һәм Мәскәүгә тәүге юлларны ачты. Ел саен ике-өч мең талантлы бала катнашкан бу бәйгенең гала-концерты башкалабызның Галиәсгар Камал исемендәге татар театры, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы кебек югары сәхнәләрдә узуы яшь буынга яңа дөнья ачуга бәрабәр булгандыр. Хәзерге көндә «Сандугач сайрар иле» фестиваленең дәвам итүе, «Рухият» нәшриятында «Саҗидә Сөләйманова», «Рәис Нәгыймов», «Гамил Авзал» кебек әдәбият-сәнгать әһелләренең альбомнары, Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләре һәм башлап язучыларның китаплары чыгып тору – Илсөяр Мәсгут кызы башлаган эшнең кирәкле, шуңа күрә дәвамлы булуы турында сөйли.
Гаилә
Белеп торам: бер кеше шуның кадәр эш башкара аламы, дип уйлап куячаксыз. Ә мин, була – артта терәге, иҗат кешесенең күңелен аңлаучы кешесе булса, дип җавап бирәчәкмен.
– Командировкага төрле илләргә, төрле җирләргә барырга туры килде. Франция, Америка, Гарәп Әмирлекләреме ул, әллә инде ерак Себердәге татар авылымы – Нурисламның һичкайчан шелтәләгәнен ишетмәдем. Ул минем өчен зур таяныч булды, – ди Илсөяр апа үзе дә.
Нурислам абыйны үҗәтлектә бер дә Илсөяр апаның үзеннән ким дип әйтеп булмый анысы. Бер күрүдә үзенә гашыйк иткән кызны берничә елдан соң эзләп таба бит ул. Армиядән кайткач, сыйныфташ кызы белән күрешергә дип, КДУның тулай торагына килә егет. Шунда күзе төшкән Илсөяре ул кичне каядыр юкка чыга. Язмыш аларны кабат очраштыргач, егет инде аны кулдан ычкындырмый. Танышуларына бар ай дигәндә, өйләнешеп тә куялар. Ике кызлары – Сөмбел белән Айгөл үсеп, гаилә кора. Балалар, туганнар – барысы бергә Илсөяр белән Нурислам корган нигезгә җыелырга ярата, чөнки бу йорттан җылылык бөркелеп тора. Илсөяр апаның пешергән ризыклары да телне йотарлык. Бакчасы да – матурлык дөньясы.
Илсөяр апаның тагын бер гаиләсе бар: бу – «Ватаным Татарстан» коллективы. Киткәненә дә күп түгел әле. Кайчан гына, редакция үтенече буенча Дәүләт Советындагы сессияләргә барып, комитет утырышларында катнашып, шундагы хәлләрне җәһәт кенә укучыларыбызга җиткерә иде. Аның тынгысыз җаны һаман тынычлану белми. Хәзерге көндә дә ул, «Мәгариф», « Гаилә һәм мәктәп» журналларының әдәби мөхәррире булып, яшь журналистларга осталык дәресләре бирә. Әмма кайда гына булса да, без шуны беләбез: Илсөяр апа ул – безнеке, «Ватаным Татарстан»ныкы. Яраткан остазыбызны матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Фәния Әхмәтҗанова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat