Почетлы донор исеме кемнәргә бирелә?

Әллә нигә бер кан бирәм. Почетлы донор исемен алырга мөмкин дип ишеттем. Аның өчен нишләргә? Ул кемнәргә бирелә?

Розалия. Казан

 

Руслан Шекуров, «DonorSearch» проектына нигез салучы:

– 40 мәртәбә һәм аннан да күбрәк кан, 60 тапкыр һәм аннан да күбрәк плазма, 25 мәртәбә кан (аннан да күбрәк) һәм 40 мәртәбә плазма, 25тән азрак кан һәм 60 мәртәбә плазма тапшырган кешеләр бу исемгә лаек булырга мөмкин. Почетлы донорга түбәндәге ташламалар каралган: ял, дәүләт учреждениеләрендә медицина ярдәме һәм санаторий-курортка юллама. Моннан тыш еллык түләү. 2022 елда ул 15713 сумны тәшкил итә.


Фикер өстәү