Алинә Заһитова: Бу минем соңгы имтихан булды

Пхенчханда узган Олимпиадада фигуралы шуу буенча чемпион булган Алинә Заһитова югары уку йортында сессия ябуы турында сөйләде. Бу хакта 20 яшьлек спортчы үзенең телеграмм-каналында язган.

«Мин иртән хокук белеменнән имтихан тапшырдым, аны «5»кә бирдем. Бу минем соңгы имтихан булды, шуңа күрә бетте – сессияне яптым», –  ди Заһитова.

Исегезгә төшерәбез, Алинә Заһитова Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының журналистика факультетында укый. Күптән түгел Пекиндагы кышкы Олимпиадада Алинә экспертлар һәм аналитиклар төркемендә эшләгән иде.

 


Фикер өстәү