Иске Арыш авылында изгеләр рухын искә алдылар

Балык Бистәсенең Иске Арыш авылында гарасатлар, бәла-казаларның беркайчан да булганы юк икән. Алга таба да күрергә язмасын. Авыл халкы моның сәбәбен ел саен «Изгеләр ашы» үткәрүдән күрә. Быел әрвахларга атап, 22 сарык, 36 тавык чалганнар. Болында пешкән саваплы шулпадан авыз итәргә ераклардан киләләр. Тик монда билгеле бер кагыйдәне белеп барырга кирәк. «ВТ» хәбәрчеләре дә авылның борынгы йоласы белән танышып кайтты.

Рухлар хакына

Иртәдән кичкә кадәр үткәрелә торган дини бәйрәмнең үз тәртибе бар. Көндез – хатын-кызларга, кич ирләргә генә килергә ярый. Шулай ук киенү әдәбенә дә зур игътибар бирелә. Әбиләр, апалар, ханымнар беркайчан да чәчен-башын тузгытып, кыска күлмәктән килми. Башларында – яулык, өсләрендә – озын итәк. Югыйсә укылган догаларның ияләренә барып ирешмәве бар. Изгеләр дигәнең кемнәр икән?

Авылның 900 елга якын тарихы бар. Зиратта күмелгән әрвахлар турында халыкта төрле сүзләр йөри. Риваятьләргә ышансаң, каберлектә туган җирен яклап сугышкан сугышчылар күмелгән.

– Иван Грозный гаскәренә каршы сугышкан изге җайдаклар каберлеге бу. Явыз Иван сугышчылары авылны басып алмакчы булган. Тик ап-актан киенгән берничә җайдак каршы чыгып, аларны авылга кертмәгән. Кызганыч, үзләренең гомерләре яуда өзелгән. Әлеге вакыйга турында әти шулай дип сөйли иде. Аларга бабалары әйтеп калдырган. Сугыш вакытында да изгеләр рухына аш уздыру гадәте туктатылмаган. Без дә кечкенәдән йөрдек. Элек атлар җигеп, тракторларда киләләр иде. Барысын да тәртиптә тоткан өчен Ринат хәзрәткә рәхмәт, – ди бәйрәмгә Казаннан кайткан Фирая апа Нәбиуллина.

Зират буендагы эскәмиягә чират тезелгән. Барысы да Зөләйха абыстай янына сәдака бирергә ашыга. Ә ул һәрбер хәер өчен дога кыла. «Изгеләр ашы»на алып килгән дөге, токмачны да иң элек монда алып киләсе.

Ирләр кулы тигән шулпа

Бу йоланы уздыру өчен атна буе әзерләнәләр. Гадәттә июнь ахырында үткәрелә бу аш. Кунакларны каршылау өчен махсус аланлыкны тәртипкә китерәләр. Янәшәдәге йортта мичкәләр, кирәк-яраклар тора. Изгеләр чишмәсе тирәсендәге үләнне чабалар, баскычны рәтлиләр. Халык җәй буе моннан су ташый икән.

Бәйрәм иртәсендә эш сәгать иртәнге алтыда ук кайный башлый. Ирләр, Аллаһ ризалыгы өчен дип, кош-корт, сарыклар чала. Узган ел авыл халкы корбанлык өчен 41 баш сарык биргән. Берничә хатын-кыз тавык йолкып тора. «Мин тавык йолкышырга ел саен йөрим. Үзем генә түгел, 4–5 кеше булабыз. Тавыклары бик әйбәт күренә», – ди Рушания Мингалиева.

Кайнар цехның пешекчеләре – ирләр. Аш-су әзерли торган учак янында зур утын әрдәнәләре өелгән. Мичкә белән су ташып торалар. Дүрт казанда да аш пешә. Тирә-юньгә борынны кытыклап, шулпа исе таралган.

– Бер казанга дүрт сарыкның итен салабыз. Ике тонна ашны халыкка таратып бетерәбез. Сәгать унга беренче шулпаны әзерләп куябыз инде. Күрше авыллардан да киләләр. Һәммәсенә – якты йөз, – ди пешекчеләрнең берсе Булат Зәйнуллин.

Аш пешерүне Хөрмәт абый Закировка озак еллардан бирле ышанып тапшыралар икән.  Юллар төзүче абзый кухняда да менә дигән оста. Көн буе казан янында кайнашса да, арыдым, дигән сүзне әйтми. «Ите күп булгач, шулпасы да тәмле була. Дөгесен, токмачын барысын бергә салып пешерәбез. Илебезгә бәрәкәт теләп пешерәбез», – ди ул.

Кулларына бидон, банка, чиләк тотып килүчеләр дә күренә. Алар мәҗлескә килә алмаучыларның өлешен алып китә. Кыскасы,  өлкәннәр дә, авырган кешеләр дә саваплы аштан авыз итә.

Авыл халкы исә аш белән сыйланып кына кылмый, ахирәтләре белән дә аралаша. Берәүләр килеп, икенчеләр китеп тора. Болында бергәләп, өйлә намазы укыйлар. Сәгать икеләргә кадәр хатын-кызларга килергә ярый әле. Аннан инде юк.

Берләшү

Сабан туена килгән кебек агыла монда халык. Оныклар иярткән әбиләр дә, кызларын җитәкләгән әниләр дә бар. Мәскәү, Чиләбе һәм башка шәһәрдә яшәүчеләр дә кунакка кайта. Халык бәйрәмне көтеп ала, актив катнаша. Бер елны 150ләп машина җыелган.

– Мине дус кызым чакырды. Үзем Балык Бистәсендә яшим. «Изгеләр ашы»ннан авыз итәсе, игелекле Иске Арыш кешеләрен күрәсе килде. Мондый бәйрәмнәр күңелне кузгата, – ди Рәхия Мәсгутова.

Ак шәлен бәйләгән 95 яшьлек Хәтимә әби Гыйлаҗевага әллә каян күз төшә. Аны Акъәби дип йөртәләр икән.

– Күп еллардан бирле киләм, тик берничә ел җай чыкмады. Рәхмәт төшкере, улым алып килде. Тирә-якны шыпырт кына күзәтеп утырам менә. Кешеләр шулкадәр игътибарлы, бер-берләренә булган мөнәсәбәт сокландыра. Авыл хатын-кызларының йөзләре нурлы. Бу бик мөһим.

Күңелләре иманлы, чиста дигән сүз бит бу, кызым. Авылны берләштерүче бик зур чара бу, – ди әбекәй.

…Хатын-кызлар өйләренә таралашып, кичке алты җиткәндә, болынга ирләр килә башлый. Аларга 150ләп урында табын корыла. Чирәмгә утырып аштан, иттән авыз итәләр. Аңарчы әрвахлар рухына дога укыйлар. Монда вәгазьләр укыла, теләкләр әйтелә.

– Хикмәте дә бар. Безнең авылда гарасат, җил-давылларның булганы юк, Аллага шөкер. Догабыз авылны саклый. Элек авыл зур булган, хәзер кими бара инде. Алга таба да дус-тату булып яшәргә язсын, – ди Ринат хәзрәт Габдуллин.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү