Татарстанда юл төзелеше. Тик соңгысы гына булмасын

Татарстанда юл төзелеше эшендә тоткарлыклар юк. Килеп туган вазгыять әлеге тармакка тискәре йогынты ясамаган. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин журналистлар белән очрашуда шулай дип ышандырды. Яңа юллар гына төзеп калмыйча, аварияләр санын да киметергә вәгъдә итәләр.

Быел Татарстанда юллар төзелешенә 64 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләренә караганда, әлеге акчаның 9,7 миллиард сумы «Куркынычсыз һәм сыйфатлы машина юллары» илкүләм проектын тормышка ашыруга тотылачак. Аның кысасында 54 чакрым озынлыкта яңа юл, 12 күпер төзеп, тагын 15ен  төзекләндерергә җыеналар.

«Әлеге проект кысасында каралган юл эшләре Казан, Чаллы һәм Түбән Кама кебек өч зур шәһәр агломерациясендә башкарыла. Аларның гомуми озынлыгы 2,5 мең чакрымнан артык. Алар барлык төбәк юлларын үз эченә алган», – ди министр урынбасары.

Килеп туган вазгыять юллар төзелешенә тамырдан үзгәрешләр кертмәгән.  Артем Чукин сүзләренә караганда, илкүләм проект кысасында быелга планлаштырылган барлык юл эшләре дә график буенча алып барыла. Төзелеш материаллары кыйммәтләнү, техникага запчастьлар җитмәү кебек соңгы арада телдән төшмәгән проблемалар да юл төзелешенә тискәре йогынты ясамаган.

– Барыбызга да билгеле хәлләр юл төзелешенә дә күпмедер йогынты ясады, билгеле. Әмма барлык подрядчы юл-төзелеш оешмалары да бу сезонга ныклап әзерләнде. Ниндидер кыенлыклар юк, эшче кулларга да кытлык күзәтелми. Төзелеш материаллары җитмәү, техника ватылу сәбәпле объектларда тоткарлыклар килеп чыкканы юк. Бүген барлык эшләр дә график буенча алып барыла. Кайбер урыннарда юл эшләренең 55 проценты башкарылган инде, – диде министр урынбасары.

Казандагы юллар да төзекләнәчәк, дип ышандыралар. Аерым алганда, быел башкалада 8,4 чакрымлык 6 юл участогы яңартылачак. «Хәзерге вакытта Казанның Әмирхан, Четаев, Салмачы бистәсенең Үзәк урамында, Энергетиклар, Ершов һәм Көнбатыш урамнарында төзекләндерү эшләре алып барыла. Аның кысасында әлеге урамнарда асфальт яңарту, тротуарларны төзекләндерү, куркынычсызлык киртәләре урнаштыру, юл билгеләре, яктырткычлар, светофорлар кую каралган. Бу эшләргә барлыгы 1 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Хәзерге вакытта башкала юлларында планлаштырылган эшләрнең 31 проценты тәмамланды», – ди Казанның тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин.

Илкүләм проект кысасында авылдагы юлларга да игътибар бирелә. Хәзерге вакытта республикадагы дүрт авылга илтүче юллар яңартылган инде. Моннан тыш Шәле – Баулы, түләүле Әлки – Әлмәт юлы да төзелә. «Инфраструктура кредиты хисабына хәзерге вакытта проектлау эше алып барыла. Аннары шуның нигезендә башкаладагы Горький шоссесы, Вознесение тракты белән «Салават Күпере» микрорайонына илтүче Осиново урамы төзекләндереләчәк», – ди Артем Чукин. Министр урынбасары Вознесение трактында да эшнең тулы куәткә алып барылуын искәртте. Аның беренче өлешен киләсе елга төзеп бетерергә планлаштыралар. Икенче өлешен төзүгә быел 3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Артем Чукин сүзләренә караганда, Татарстан юлларында һәлакәтләр иң күп теркәлә торган 68 урын исәпләнә. Шуларның 22се аеруча куркынычлар рәтендә. Ел башыннан бирле бу урыннарда, ким дигәндә, 3 юл һәлакәте теркәлгән. «Мондый куркыныч участокларда юл һәлакәтләрен башка булдырмау өчен барлык чаралар да күрелә. Аерым алганда, тротуарлар ясала, ел дәвамында 64 чакрым юлны яктырту планлаштырылган. Моннан тыш аерым участокларда юл бүлгеч киртәләр, ясалма тигезсезлекләр дә пәйда булачак», – дип ышандырды министр урынбасары.

Юлны төзү генә түгел, аның сыйфатлы булуы да мөһим. Яшерен-батырын түгел, күп очракта яңа төзелгән, төзекләндерелгән юллар бер елга да чыдамый. Юлда хасил булган чокырлар аеруча үзәккә үтә. «Главтатдортранс» оешмасы җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Куканов та аларны иң авырткан җир дип атый.

– Кызганыч, бу проблеманы әле һаман ахыргача хәл итеп бетереп булмый. Без кирәкле җиһаз алып, махсус тикшерү уздырдык. Аның нәтиҗәләре буенча материалларга катгыйрак таләпләр куябыз. Әйтик, асфальт-бетон катнашмасы җитештергәндә материалларны Уралдан кайтартабыз. Кызганыч, үзебездә андый чыдам, нык юл төзелеше материаллары юк. Әмма шул ук читтән кайтартылган материалларның да сыйфаты төрле була. Шуңа күрә юл катламын ныгыту, чокырларны булдырмау өчен тагын берничә материал куллана башладык. Соңгы өч елда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдәге юлларның машина иң күп йөри торган өлешләре әнә шундый яңа, чыдамрак катнашма ярдәмендә төзекләндерелә. Әмма әлеге ысул ярдәмендә дә юлдагы чокырлардан ахыргача котылып булмый әле, – ди Александр Куканов.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү