Яңа салым режимы. Нинди үзгәрешләр көтәргә?

Быелның 1 июленнән Татарстанда яңа салым режимы гамәлгә керәчәк. Бу яңалык урта һәм кече эшмәкәрләргә кагыла. Салымның автоматлаштырылган әлеге системасы 2027 елга кадәр гамәлдә булачак. Яңа мөмкинлектән 18 меңләп эшмәкәр файдаланыр дип көтелә.

Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, республикадан тыш әлеге системаны Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә дә сынап караячаклар. Салым түләүнең әлеге ысулын сайлаган эшмәкәрләр иминият фондына түләүләрдән, хисап бирүләрдән азат булачак. Ник дигәндә, салым органы, оешманың касса аппаратыннан алынган мәгълүматлар нигезендә салым күләмен шәхсән үзе исәпләячәк.

Салым органы белән хезмәттәшлек тә эшмәкәрнең Салым федераль хезмәте сайтындагы шәхси бите аша барачак. Салым органы һәр айның 1 нче числосына кадәр анда эшмәкәр түләргә тиешле салым күләмен исәпләп җибәрә, ул исә, үз чиратында, 7 көн эчендә әлеге мәгълүматларны расларга яки төзәтмә кертергә тиеш була. Салым органы ул җибәргән хатны раслагач, эшмәкәргә һәр айның 25 нче числосына кадәр билгеләнгән салымны түлисе генә кала. Дөрес, мәшәкате азрак булса да, бу юлны сайлаган очракта салым проценты югарырак булачак. Ул керемнең 8 процентын тәшкил итәчәк.

– Бу система эшмәкәрләргә эшне җиңеләйтү өчен кертелде. Бигрәк тә салым хезмәте белән эш иткәндә авырлыклар килеп чыкмасын өчен эшләнә бу. Аннары яңа  системага күчкән очракта хисапчының да кирәге калмый. Керем-чыгымнарны, салым күләмен билгеләүне махсус кредит оешмасы яки банк алып барачак. Бу, үз чиратында, эшмәкәрнең чыгымнары да азмы-күпме кими дигән сүз, – дип сөйләде журналистларга идарә башлыгы.

Салым түләүнең яңа системасыннан штатта ким дигәндә 5 кеше исәпләнгән, 60 миллион сумга кадәр табыш алган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана ала. Эшчеләргә хезмәт хакының банк хисабы аша түләнүе дә шарт. Салым түләүнең яңа ысулыннан файдалану өчен Салым федераль хезмәте сайтындагы шәхси бит аша гариза тапшырырга кирәк. Быелның 1 июленнән генә шәхси эшмәкәр яки физик зат булып теркәлүчеләр моны 30 көннән дә соңга калмыйча башкарырга тиеш.

Сүз уңаеннан, Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, республикада үзмәшгуль булып теркәлүчеләр саны да арта бара. Бүген аларның сафы 200 меңнән арткан. «Татарстанда һәр атна саен бер меңгә якын кеше үзмәшгуль булып теркәлә», ди идарә башлыгы.


Фикер өстәү