Вузлардагы вазгыять. Дүртне биш итәрләрме?

Белгечләр хәзер ике баскычлы белем бирү системасын, ягъни бакалавриат һәм магистратураны иң уңышсыз реформа дип таный. Дәүләт Думасында депутатлар, ректорлар белән бергәләп, вузларның киләчәге турында фикер алышты. Дөрес, Болонья сиистемасыннан бөтенләй баш тартырга җыенмыйлар. Белгечләрне ничек дөрес әзерләргә?

Югары белем бирү системасына әлеге үзгәреш безнең илдә 2003 елда кертелгән иде. Студент  югары уку йортында дүрт ел белеп алып, аннары ике ел магистратурада укый ала дигән сүз бу. Еш кына бакалаврларны чиле-пешле белгечләр дип тә атыйлар. Янәсе, эшеңнең остасы булу өчен биш ел укырга кирәк. Яңа система кертелгәннән бирле шушы сүзләрне ишетеп килдек һәм тора-бара моңа ияләштек кебек.  19 елдан соң исә боз кузгалды. Көнбатыштан кертелгән чикләүләр сәбәпле, әлеге системага күчү ялгыш булган икән, дип терсәк тешли башладык. Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков әйтүенчә, белгечләрне югары дәрәҗәдә әзерләү өчен, дүрт еллык бакалавриат кына аз. Эш бирүчеләр дә моны җитәрлек дип санамый.  Бакалавриаттан соң яшь белгеч еш кына магистратураны башка юнәлеш буенча сайлый. Нәтиҗәдә, икесенең берсе яраксыз булып чыга. Магистратура әзерлекне ныгыту буларак уйланылган иде, әмма бакалавриатны тәмамлаган студентлар эшкә урнашырга яки белем бирүне кичке формада дәвам иттерергә тырыша, ягъни тиешле дәрәҗәдә белем ала алмый.

Министр  белдергәнчә, югары белем илкүләм икътисадны үстерүне һәм студентлар өчен күбрәк мөмкинлек тудыруны күздә тотарга тиеш. Безгә киләчәкне күздә тотып эшләүче белгечләр кирәк. Инженерлар әзерләү, технологик эшмәкәрлекне  үстерүне алга җибәрү мөһим. «Моңа кадәр булган тәҗрибәне югалтмыйча,  яхшысына таянып,  алга баруны дәвам иттерергә, чит стандартларга  яраклашуны, чит ил тәҗрибәсенә сукырларча таянуны туктатырга кирәк. Болонья процессыннан чыксак та, чит илләрдә Россия дипломнарын хөкүмәтара килешүләр нигезендә таныячаклар», – ди Валерий Фальков.

Депутат Сергей Миронов фикеренчә,  югары белем алу бөтен кешегә дә бушлай булырга, стипендия  аз дигәндә дә, минималь хезмәт хакы күләмендә булырга тиеш. БДИнең  файдасын күрми ул. «БДИ төбәкләрдәге яшьләргә чит шәһәрләрдә белем алу мөмкинлеген бирүне күздә тота. Тик Мәскәү, Санкт-Петербургта бары тик хәлле гаиләләрдәге балалар гына укый ала. Әлеге шәһәрләрдә укып, төбәкләргә кем кире  кайткан? Бармак белән генә санарлык бит. Алар Көнбатышка китә. Уңышсыз бакалаврларны кем өчен әзерлибез? Безгә биш еллык укыту ситемасына кайтырга кирәк», –  ди депутат.

КПРФ фракциясе рәисе Геннадий Зюганов та үз фикерен әйтте. «Заводны җимереп  була, мин сезгә аны ике елда төзим. Әмма белем бирү системасын җимерү кеше өчен – гомерлек җәрәхәт. Яңасын төзергә дәүләткә, ким дигәндә, 20 ел кирәк», – ди ул.

Ике баскычлы укытуга карата Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамовның фикерен белештек.

– Кичә  Дәүләт Думасында узган парламент тыңлауларында  төрле тәкъдимнәр булды. Без инде күп еллар Болонья системасы буенча эшләдек. Аны бөтенләй бетереп атарга ярамый, уңай яклары да, тискәреләре дә бар. Безгә шул тәҗрибәне истә тотып, үзебезнең яңа системаны  булдырырга кирәк. Әмма биш ел укыту иң дөрес система булган. Шуңа күрә ракетасын,  очкычларын да эшләп чыгардык.  Бер депутат бик дөрес әйтте: без,  фәнни хезмәтләрне чит илләрдә чыга торган журналларда бастырып, шуның белән мактанабыз.  Моны ул мәгарифтә колониаль сәясәт дип атый, – ди Рәшит Низамов. – Университетта бакалавриат та, магистратура да бар. Икесен кушсаң, совет заманындагы инженер килеп чыга дип укытабыз. Тик  бездә магистратурада журналист та, юрист та килеп укый ала. Бу бик дөрес нәрсә  түгел инде. Бездә белгеч бер этабын укыган икән, икенчесендә дә укырга тиеш. Берәүдән дә калышмыйбыз анысы, архитектура, төзелештә әйдәп барабыз. Тик кешене  өйрәтергә кирәк. Кулына көрәк тоттырып, эшлә, дип чыгарып җибәреп кенә булмый. Студентларны тәрбияләргә, дөньяга карашын булдырырга булышырга тиешбез.

Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министры  Васил Гайфуллин фикеренчә,   ике баскычлы укыту үзен акламады.

– Заманында укытучыларны биш ел эчендә бик яхшы итеп әзерләдек. Дүрт елда гына  сыйфатлы белем биреп булмый. Магистратура  белән дә ерак барып булмый. Барыбер фәнни хезмәткәр булып чыкмыйлар. БДИнең дә бер файдасын күрмим. Студентны белеп, тыңлап кабул итүдән дә яхшысы юк. Элеккеге укыту системасына кайтырга кирәк, – диде ул.

Студентларның күбесе, бакалавр дипломы алып, укуларын  магистратурада дәвам иттерергә теләми. Акча эшлисе бар, монысы да җиткән, диләр. Кайберләре бөтенләй башка юнәлештә хезмәт куя. Әнә КФУда  бакалавриатны тарих юнәлеше буенча тәмамлаган Рәхилә Шиһапова  да шундыйлардан. Бүген ул – смм белгече.  «Мәктәпкә барып укытырга теләгем юк. Магистратурага да керергә җыенмыйм. Акча эшләр өчен анда бару кирәкми. Хәзер яшьләрне күбрәк акча кызыктыра. Әгәр белемеңне арттырырга телисең икән,  берәр курста укырга була бит. Нигә хафаланырга?» – ди Рәхилә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү