Без кемнән оялабыз?

Без ни өчен милли киемебездән оялабыз? Татарча опера кайда яңгырарга тиеш? «Тукай картасы» кемгә тәтер? Мәдәният министрлыгы быел да җәйнең матур көнендә журналистлар белән очрашу уздырды. Бу юлы ул фикер алышу, теләк-тәкъдимнәр тыңлау форматында үтте.

Очрашу Фешин исемендәге Казан сәнгать көллиятендә узды. Сентябрьдә монда Россиядә беренче «Креатив индустрияләр мәктәбе» ачарга ниятлиләр. Көллият директоры Ольга Гыйльметдинова сүзләренә караганда, мәктәпкә 12–17 яшьлекләр кабул ителә. «Дүрт төркемгә 80 бала җыярга уйлыйбыз. Мәктәпкә укырга керү бушлай. Алай гына да түгел, укырга сынауларсыз алачакбыз. Ягъни беренче булып гаризаны кемнәр бирә, шулар укый алачак», – диде ул.

Мәктәптәге курслар быел дүрт юнәлештә алып барылачак: виртуаль чынбарлык, дизайн, анимация һәм мультипликация, фото һәм видео. Ә киләсе елдан исә бөтенләй яңа – фэшн-дизайн һәм күн эшкәртү юнәлешләре дә эшли башлаячак.

Традициягә тугрылык

Матбугат очрашуы милли кием, милли мода турында фикер алышудан башланды.
– Традицияне консервативлык билгесе дип атаучылар белән бөтенләй дә килешмим. Ул, киресенчә, җәмгыятьтәге, яшәештәге үзгәрешләргә бик тиз җайлаша. Әгәр без традицияләрне консервацияләгән булсак, бернәрсә дә сакланмаган булыр иде. Дөнья бит безгә кадәр дә үзгәргән. Татар милли костюмын гына карагыз: ул бит һәрвакыт бер төрле генә булмаган. Ләкин бер генә булса да элементы, үзенчәлеге гасырлар буена сакланган. Бүген без әлеге өлкәдә яңалыкны, традицияләргә нигезләнеп, яңадан кулланышка кертү максатын күз уңында тотып эшлибез.

Узган ялларда Саха (Якутия) Республикасында якут халкының Ысыах бәйрәмендә булдык. Бәйрәмдә 200 меңнән артык кеше катнашты. Күз алдына китерегез: Ысыахка килгән бар кеше диярлек үзләренең милли киеменнән иде. Әйе, ул костюмнарны бер гасыр элеккегеләре белән чагыштырып булмый, алар заманча итеп эшләнгән. Ләкин һәркемнең өстендә милли кием булуы күренеп тора.

Төбәкләрдәге менә шундый чаралар җитештерүчеләргә бик ярдәм итә. Шул исәптән, матди яктан да. Ысыах мисалында гына карасак та, алар кигән заманча милли киемнәрне үз осталары тегә бит. Менә шушындый бәйләнеш кирәк. Шул очракта традицияләрне саклый һәм аларны көндәлек тормышка яраклаштыра, киң кулланышка кертә алачакбыз, – дип сөйләде Ирада Әюпова.

Фәрит Бикчәнтәев: «Тамашачыны яратырга кирәкми, аны хөрмәт итәргә кирәк»

Ә нигә бездә алай түгел? Министр сүзләренчә, бу үзебезне иркен тота алмауга бәйле.
– Бездә халык үзен күрсәтүдән ояла. Милли кием кию түгел, бәйрәмнәрдә күңел ачудан да тартынып, куркып, читтә утыралар. Башкалар күрсә, нәрсә әйтерләр? Рухи азатлык хисенә бәйледер бу. Билгеле, бар кешегә дә милли кием кидереп бетереп булмас. Моның өчен тулы бер индустрия булдырырга кирәк. Мөмкинлекләр бар, эшлисе генә калды.

Телне имтихан саклыймы?

Билгеле булганча, быел татар теленнән БДИны бер генә укучы сайлады. Мәдәният министрлыгы моның өчен җаваплылык тоямы икән, дип кызыксынды журналистлар.

– Мин, гомумән, БДИны бик өнәмим. Имтихан ул – имтихан гына. Укучы нинди фәннән имтихан бирәсен киләчәктә нинди һөнәр, кайсы уку йортын сайлавыннан чыгып билгели. Татар телен саклауны БДИга бәйләргә кирәкме икән ул? Тел бит турыдан-туры мохиткә бәйле. Без татар телен саклап кала алырдай мохит турында уйланырга тиеш. Әйтик, һәр укучы математика һәм рус теленнән имтихан тапшыра. Ләкин бу бит әле бездә искиткеч грамоталы кешеләр һәм шәп математиклар күп булачак, дигән сүз түгел, – дип җавап бирде министр.

Татарча опера кемгә кирәк?

М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсендә узган сезонда татарча опера 11 мәртәбә куелган. Очрашуда бу санны аз диючеләр дә, җитәрлек дип санаучылар да булды.

– Бу – шактый катлаулы мәсьәлә, аңа төрле яклап карарга була. Финанс ягын алыйк. Яхшы, сыйфатлы операны сәхнәдә күрсәтүнең нинди чыгымлы эш булуы инде билгеле. Бу чыгымнарның 30 процентын тамашачыларга сатылган билетлар капласа, калганы – дәүләт карамагында. Әгәр без хәзер дәүләт заказын арттырабыз икән, бюджетны да арттырырга туры киләчәк.

«Кара пулат» операсы Тинчурин театры сәхнәсенә кайта

Икенчедән, татар операсын Татарстанда ничә мәртәбә күрсәтүләре турында түгел, дөнья аренасына чыгару турында уйланырга кирәк. Милли мәдәниятебезне үзебездә ябылып кына саклап булмый. Татар операсы Казан сәхнәсендә генә яңгырарга тиеш түгел.

Моннан тыш, татарча операга татар телен яхшы белгәнгә генә йөрмиләр. Башка телләрдәге опера сәнгате белән дә шул ук хәл. Һәм, гомумән, татарлар татар операсын гына тыңларга тиеш дигән сүз түгел, – дип аңлатты Ирада Әюпова.

Тукай картасы

Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү буенча республика советы утырышында үзебездә дә «Пушкин картасы»на охшаш проект булдыру турында сөйләшкәннәр иде. Ирада Әюпова сүзләренчә, әлеге проект – халык юллаган тәкъдим. Аны үзебезчә, матур итеп, «Тукай картасы» дип атамакчылар.

– Билгеле булганча, «Пушкин картасы» – яхшы финансланган проект. Ягъни һәр сатып алынган билет өчен мәдәният учреждениеләренә акча килә. «Тукай картасы» да шушыңа охшаш механизм буенча эшләячәк. Әлегә без аны дәүләт учреждениеләренә квоталар бүлеп биреп, билгеле бер чаралар исемлеген булдырып тормышка ашырырга әзерләнәбез. «Тукай картасы»н социаль яктан якланмаган категориягә караучылар куллана алыр дип уйлыйбыз.

Моннан тыш, министр «Пушкин картасы»ның да аудиториясен киңәйтергә ниятләүләре, бу юнәлештә федераль дәрәҗәдә сөйләшүләр алып барулары турында әйтте.

Лилия Гыймазова


Без кемнән оялабыз?” язмасына фикерләр

  1. Бездә халык үзен күрсәтергзә оялмыЙ, ә артык тәкәббер! Үзен бик әйбәт күрсәтә ул, ә Сабантуйда уеннарда катнашуны бик түбән күренеш дип саный. Оят белән бәйле түгел бу!

Фикер өстәү