Бакча җиләге һәм лимоннан бик тәмле джем ясау ЫСУЛЫ

Алинә Хәйбуллова рецепты

Кирәк булачак: 2 кило җиләк, 1,5 кило шикәр комы, 1 данә лимон.

Виктория җиләкләрен юабыз һәм тишекле чүмечкә салып саркытабыз. Бөтен суы саркып бетәргә тиеш. Яфракларыннан чистартып, өлешләргә бүләбез. Җиләкләрне зур кәстрүлгә салабыз, шикәр комы өстибез. Согы чыксын өчен, 2 сәгать чамасы тотабыз. Лимон кабыгын – угыч аша чыгарып, йомшагын – ваклап турап, җиләк янына салабыз. Кәстрүлне салмак кына утка куябыз.  Кайнап чыккач, күбеген җыеп алабыз һәм газны сүндерәбез. Суынганнан соң җиләк катнашмасын блендерга салып болгатабыз. Тагын бер тапкыр кайнатып чыгарабыз. Парландырылган банкаларга тутырып, капкач белән борып ябабыз һәм, суынганчы, җылы әйбер белән каплап торабыз.


Фикер өстәү