Саба районының Олы Шыңар авылында чишмә бәйрәме узган

2021 елдан Саба районы китапханәсе “Саф сулы ямьле Саба” проектын гамәлгә ашыра. Чишмәләрне барлап, аларның тарихларын кабаттан искә алу, гореф-гадәтләрне яңарту, халыкны чишмәгә тарту максатыннан эшләнә бу эшләр.

Шул уңайдан 24 июнь көнне Кече Шыңар чишмәсе янында “Җир ананың зәңгәр күзләре” дип исемләнгән чишмә бәйрәме узды.
Чара кунакларны каршы алып, һөнәрчеләребез эшләреннән әзерләнгән күргәзмә белән башланып китте. Килгән кунаклар самовардан чәй, коймак белән авыз иттеләр. Бәйрәмебез “Самовар агарту”,”Таң суы алу”,”Су алу”,”Тәбә”, “Вәгьдәләшү” к күренеше, йолалары белән үрелеп барды. Якташ язучылар Гөлсинур Вафина, Айдар Гарипов үзләре язган шигырьләрне укып, теләкләрен җиткерде.
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Рәисовна, Арча, Мамадыш, Балтач, Теләчедән килгән кунаклар үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Мишә елгасы Теләчегә таба ага. Шуңа теләчеләргә чишмә суын эстафета итеп тапшырып, чишмә буена истәлеккә алмагачлар утыртып чарабызны тәмамладык.

Рәзинә Дәминова, Кече Шыңар авылы китапханәчесе.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү