Фламенко остасы Гөлсинә Галимуллина: «Безнең биюләргә табигыйлек, ихласлык җитми»

Көннәрдән бер көнне Балтач районының Иске Салавыч авылы кызы Гөлсинәнең кулына бер видеокассета килеп эләгә. Шул көнне ул испаннарның данлыклы биюе – фламенкога гашыйк була. Ә фламенко сәнгатен ут белән чагыштыралар. Дәрт, агрессия, көчле эмоцияләр. Билгеле, шушыларны тән хәрәкәтләре аша җиткерүче татар кызын аңламаучылар да табыла, бүген дә бар. «Ни хәл?» сәхифәсендә фламенко остасы Гөлсинә Галимуллина белән биюнең әлеге төре турында сөйләштек.

– Ни хәл?

– Хәлләр әйбәт. 30 июньдә Кабан күле буенда фламенко кичәсе узачак, әле менә шуңа әзерләнеп йөрү.

– Бию белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?

– Балачактан ук. Шөгыльләнәм дип, авылдагы бию түгәрәген җитәкләгән Гөлшат исемле апабыз «иллә-иллә»гә биетә иде инде. Йә телевизордан берәр бию күреп, яздыра алганын яздырып, шуны кабатлый идем. Аннары миңа ирланд концерты яздырылган видеокассета бүләк иттеләр. Концертта чыгыш ясаучыларның берсе Мария Пахес исемле биюче иде. Ул чакта аның фламенко биегәнен кем белсен. Кызыл күлмәгенә карап, испанча биегәнен генә аңладым  һәм шул биюгә гашыйк булдым. Аннары без хезмәт дәресендә итәк тектек. Минеке каралы-кызыллы, испаннарныкыча иде. Шул елларда гитарачы Дидюляның «Фламенко» дигән альбомы чыкты һәм шул каралы-кызыллы итәгемне киеп, үземчә бию куйдым. Балтачтагы сәхнәләрдә байтак биедем әле мин аны.

Шуннан Мәдәният институтына укырга керү турында уйлый башладым. Әни каршы чыкты. Бу өлкәдә белеме булгач, җитди түгел, мәктәпне алтын медальгә бетергән кызымны әллә кая җибәрмим, диде. Шулай итеп, мин ике югары белем алдым, 10 ел буе Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләдем. Ләкин биюдән һәм фламенко турында уйлаудан туктамадым. Җан азыгы эзләп, шушы биюгә өйрәтүчеләрне барларга керештем. Берничә елдан соң, очраклы рәвештә генә Казандагы фламенко мәктәбенә тап булдым. Ул чакта хезмәт хакым 8 мең сум иде, 5500 сумына махсус туфли сатып алдым. Ике ел шөгыльләнгәннән соң, укытучым, үз эшен миңа тапшырып, Испаниягә китте. Аннан мин дә, ел саен Испаниягә барып, дәресләр алдым. Инде менә ун ел фламенко мәктәбендә укытам.

– Бу бию нәрсәсе белән җәлеп итте?

Фламенконы тел белән чагыштырам мин. Аның ярдәмендә эчеңдәге «кайнаган» хисләреңне сөйләп бирә аласың. Аның безнең халыкка хас булмаган үзенчәлекләре күп. Шуңа күрә бездә аны ошатмаучылар да байтак. Татарда әле дә, хатын-кыз нәзакәтле, салмак, тәти булырга, керфек астыннан гына карарга тиеш, дигән фикер яши. Ә монда – агрессия, бунтарьлык. Татарча биегәндә усаллана алмыйбыз бит. Ә ник алай ул? Менә мин бүген усал, елмаясым килми. Ничек биергә тиеш соң мин? Кайчак миңа: «Ничек син – шундый матур, яшь кыз шушындый тупас, хатын-кызларга хас булмаган әйберләрне чагылдыра торган сәнгать белән шөгыльләнә аласың?» – диләр. Күбесенчә ир-атлар әйтә моны. Ә мин менә андый түгел! Фламенко мине ничек бар – шулай күрсәтә. Шул ук вакытта мин төрле була алам. Кәефемә карап хәрәкәтләрем үзгәрә. Безнең биюләргә менә шушы табигыйлек, ихласлык җитми.

Татарстанда бу бию ни дәрәҗәдә популяр?

– Артык популяр димәс идем. Бердән, без – әлеге биюгә өйрәтүчеләр – икәү генә бит. Миллионлы Казанда ике мәктәп инде ул. Шулай да, берәр мәйданчыкта, әйтик, ачык һавада чыгыш ясыйбыз икән, туктап карап торучылар байтак. Безнең халыкка ошый икән, дибез. Узган ел Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысасында татар телендә фламенко дәресе уздырдым. Шулай ук шактый кеше кызыксынды ул чакта.

Артур Шәйдуллин: «Актерның сере булырга тиеш»

– Татар халык биюе белән фламенко арасында охшашлыклар бармы соң?

– Әлбәттә. Нинди генә биюне алсаң да, ул билгеле бер халыкның тормышыннан чыккан, аны халык уйлап тапкан. Беренчел формада алар табигать белән аралашу, ниндидер ритуал кебек булган. Кешеләр ниндидер көй ишеткән, һәм шушы көйнең ритмына тәннәре билгеле бер рәвештә җавап биргән. Башкача әйткәндә, биюләрдә табигать белән бәйләнеш бар, ул бәйләнешне бары күрсәтергә генә кирәк. Кызганыч, бүген татар тормышында бию юк диярлек. Ул сәнгатькә әверелгән. Сәхнәгә менә икән, аны шундагы кануннарга туры китереп, шомарталар. Шулай булгач, табигыйлек тә юкка чыга.

«Безнең бию «консервланган» кебек. Узган гасыр башында Гай Таһиров уйлап чыгарган һаман шул бер хәрәкәтләр. Татар биюе, дигәч, күпләрнең күз алдына әлеге дә баягы калфак, яулык, алъяпкыч һәм йөгереп йөри торган биючеләр килеп баса. Без бит инде үзгәрдек, дөньясы да бөтенләй башка. Ләкин безнең сәнгать бу үзгәрешләргә җавап бирергә теләми. Әллә үзебез: «Тимәгез безнең мираска!» – дип, шуңа ябыштык. Беркем тими аңа югыйсә! Үзгәртмәсәк, үсмәячәк бит ул. Бар инде ул үзгәреш кертергә тырышучылар, ләкин алар бик аз.

– Татар бию көйләренә “басу” түгел, көндәлек тормышта татарча сөйләшүебез дә кими бит…

Күрше авылы – Борнакта икетуган абыебыз яши. Шулай бер күршесе турында сөйләгән иде. Мәктәпкәчә яшьтәге ике баласы бар икән, һәм абый күршесенең шулар белән урысча сөйләшкәнен тыңлап торган. Нишлисең син, дип әйтәм, ди. Имеш күршесе Казанда укыганда урысча сөйләшә белмәвеннән уңайсызланган, балалар да шулай булмасын дип, телләрен урысча ачтыра икән. Әле моңарчы авыл саклый иде телне… Хәзер бит авылда үсеп, шәһәрдә яшәүчеләрнең балалары да, күп дигәндә, ипи-тозлык кына сөйләшә. Шуларны уйлыйм да, куркам: мин үз баламны татарча сөйләшергә өйрәтә алырмынмы? Гаилә, дибез. Ә бит татар теленең кулланылышын арттырыр өчен аны көндәлек тормышта, гади генә тоелган өлкәләрдә дә кулланып булырга тиеш. Ә без оялабыз, куркабыз, кемнедер уңайсыз хәлдә калдырырбыз дип уйлыйбыз. Урысча сөйләшкәндә, татарча акцентыбыз булуыннан оялабыз. Тагын кайсы милләт акценты өчен ояла? Болар турында уйлый башлагач, ачуым чыга, елыйсым киләБезгә оялудан туктарга кирәк!

– Менә шундый ачык һавадагы остаханәләр биюне кире халыкка кайтарырга ярдәм итә алырмы икән, ничек уйлыйсыз?

– Ярдәм итәргә тиеш. Кеше андый әйберләргә сусаган. Кешенең биисе килә. Андый чараларны ешрак оештырырга, тормышыбызның бер өлеше итәргә кирәк. Без бит татар телендә бию дәресе уздыруны гына күз уңында тотмыйбыз. Биюне сәхнәдән халыкка «төшерү» өчен дә эшләнә бу. Кешеләр сәхнәдә генә биеп була, дип уйламасыннар иде. Бию  ул – үз күңелеңне үзең күтәрер өчен кулланыла торган инструмент та бит әле. Кызганыч, без аннан файдаланмыйбыз. Тагын шунысы бар: бию гәүдәбезне тоярга ярдәм итә. Әйе, хәтта гәүдәбезне дә тоймый башладык, аннан аерылдык бит. Әйтик, дәрес вакытында кызларга терсәкләрен күтәрергә кушам, ә алар терсәкләре кайда икәнлеген дә аңламыйлар.

Блиц-сораштыру

– Биюнең миссиясе нидә?

– Көч бирү.

– Сезнең өчен бию – нәрсә ул?

– Хыял.

– Ә иң зур хыялыгыз?

Кайчандыр бер хыялым бар иде, ләкин ул инде чынга ашмаячак. Кайчан да булса кыз балам туса, ул минем әтиемне җитәкләр дә, алар бергәләп җиләк җыярга китәр… Кызым, әбисенә дип, шул җиләкләрдән бәйләм ясар дип күз алдыма китерә идем. Ләкин ике ел элек әти мәңгелеккә арабыздан китте. Тагын бер хыялым – үземә тиң парны табып, гаилә корасым килә.

 


Фикер өстәү