Данлыклы авыл тормышы. Күгәрчендә гөрлиләрме?

Балык Бистәсе районының шәл бәйләүчеләре белән дан тоткан Күгәрчен авылында һөнәрчеләр кими бара. Тик гореф-гадәтләр онытылмасын дип, шәл бәйләү өмәләре уздыралар икән. Җиде хуҗалыкта күгәрчен асрыйлар. Ә көрәшче хатын-кызлары сөлге тотмый башлаган. Данлыклы авылның тормышы белән кызыксынып, Күгәрченгә юл тоттык.

Күгәрчендә күгәрченнәр гөрләшә

Күгәрчен башка авыллардан бер ягы белән дә аерылмый кебек. Дөрес,  урамнары бушап калмаган әле, капкалары да бикле түгел. Күгендә тынычлык кошлары оча. Менә бу манзара башкаларда юк. Авылның исеменә килгәндә, анысы турында безгә риваять сөйләделәр. Ике бертуган авыл янындагы чишмә буена килеп туктыйлар. Төпләнеп калсак, дип уйланып торганда, яннарына күгәрчен килеп куна. Менә шулай итеп, авылга исем уйлап баш ватасы да булмый. Күгәрчендә бүген 360 хуҗалык бар, 1050 кеше яши.

Күгәрчен асраучылар күргәзмәләрдә алыш-биреш ясый, базарга сатарга бара, яңа токымнар алып кайта. Бу – халыкның үзенә бер шөгыле.  Әнәс Хисмәтовның 62 күгәрчене бар. Башта ат асрап караган ул, тик дуамал мал белән уртак тел таба алмаган. Унбер ел элек күгәрченнәр белән дуслашып киткән. Башта унлап кына булса, хәзер баш саны алты мәртәбә арткан. Кемгәдер бушлай, кемгәдер 100 сумга биреп җибәрә.

– Тәмәке тартмыйм, аракы эчмим, шулар белән мәш килеп ятам. «Гөр-гөр» дип әйтүгә, ояларыннан чыгаралар. Куып йөрим инде шуларны, – дип елмая хуҗа. – Иртүк сәгать 6да очыртып җибәрәм, кайберләре көндез генә кайта. Болытлар арасына кереп югалганнары да бар. Бодай, вика, арпа, борчак ашыйлар. Сабантуйга да очырырга алып төшкәлибез.

Сүзгә бакчада чүп утап йөрүче хатыны Рәфисә кушылып: «Күгәрчен ташый да күгәрчен ташый. Сүз әйтеп булмый инде. Сүкмим, сүгеп файда юк. Очкан вакытлары күңелле, тик авылда эш күп, сокланып утырырга әллә ни вакыт кына тими», – ди.

Әнәс абый елмаеп кына сөйләшсә дә, хәле алай ук шатланырлык түгел. Сәламәтлеге какшаган. Элек фермада ат җиккән, хәзер өйдә тора. Бер генә бөере бар. Икенче төркем инвалидлыкны ике генә елга биргәннәр, хәзер анысы да юк. Хатыны ит комбинатында эшли. Ана капиталына сатып алган йортта ике егет тәрбиялиләр. Тагын ике уллары төп оядан чыгып киткән инде.

Шәл бәйләү чир кебек

Авылда шәл бәйли белмәгән кеше юк. Читтән килгән киленнәрне дә каенаналары шул һөнәргә өйрәтеп бетергән. Тик элеккеге кебек ихтыяҗ булмагач, күпләр энә тотмый хәзер. Шулай да авылда бу шөгыль юкка чыкмаган әле.

«Чир кебек бит ул». 59 яшьлек Гүзәлия Хәмәтханова әнә шулай ди. Беренче шәлен әнисеннән качып, 6 яшьлек чагында ук бәйләгән. Әнисе кызының эшен күреп шаккаткан. Ул чакта куян шәле 52 сум торган. Аннан кәҗә мамыгына күчкәннәр.

– Элек заказ бирүчеләр акча калдырып китә иде. Биш көндә өлгертер өчен, төнге сәгать 2гә кадәр бәйләгән чаклар да булды. 8 мең сумга сата идек бер шәлне. Ул чакта кышкы пәлтә 22 мең тора иде. Хәзер бәясе – 3–3,5 мең сум. Бакча вакытында энә генә тотып утырып булмый. Бөтен эшне эшләп тә, әгәр шәл бәйләнмәсә, вакыт зая узган кебек тоела. Төрле бизәкләр чыгарып бәйлим. Дүрт ел элек тол калдым, кызым кияүдә. Үзем генә яшәгәч, бер юаныч дип, бу шөгыльне ташламыйм, – ди Гүзәлия ханым.

Сәрия апа Кәримуллина да 6 яшьтән бирле бәйли икән. Әнисенең өйрәтәсе килмәгәч, күршеләргә кереп, качып өйрәнгән. Кечкенә дигәндер, күрәсең, әнисе. Шәл бәйләүчеләрнең күбесендә шундыйрак истәлек. Берсе өйрәнеп, икенчесенә өйрәткән.

– Гомер буе фермада эшләдем. Көнгә өч тапкыр бара идек, төш вакытында шәл бәйли идек. Күз йомып та бәйли алам. Кичке 11гә кадәр бәйләштерәм. Шәл генә түгел, бияләй, оекбаш… Авылга килеп тә җыялар, туганнар да алып китеп сата. Тормыш алып бару өчен азмы-күпме файдасы бар, – ди Сәрия апа.

Аңардан яхшы шәлнең нинди булуын да сорадык. Сәрия апа әйтүенчә, яхшы шәлнең бәйләгәндә үк мамыгы чыгып, күпереп тора. Кылы булырга тиеш. Юк икән, мамыклы булмый. Хәзер кеше ак, көлсу төсле шәлләр, косынкалар сорый икән.

– Мамык бәяләре кыйммәтләнде. Аны Волгоград, Ростовтан китерәләр. Бер шәлгә 400 грамм мамык кирәк. Элек 600 сумга сатып алсак, хәзер бәясе 1100–1200 сум тора, – ди ул.

Өч мәчетле авыл

Без килгәндә, авыл апаларының, чиләкләр күтәреп, өмәдән кайтып барышы иде. Нишләп йөриләр икән алар бу иске бинада?

Бүген авылда болай да ике мәчет эшләп килә. Мәскәүдә яшәүче Мәрьямбикә апа Рожова дүрт ел элек борынгы мәчетне төзекләндерү эшенә тотынган. Буш торган, ике катлы элеккеге мәчет бинасы бу. Заманында клуб та ясаганнар анда, авылның социаль объекты итеп тә файдаланганнар. Яшь чагында Мәрьямбикә клубта биеп, җырлап йөргән. Укытучы булам дип белем алса да, гомере буе юрист булып эшләгән. Авылда төп нигезләре буш калган. Мәрьямбикә апа аны музей итәргә җыена. Авыл миче, тимер караватлар, барысы да элеккегечә, бернәрсәне дә үзгәртмәгән. Еракта яшәсә дә, авылга юлны онытмый, кайткалап тора. Мәчеткә манара куйганда, хәтта 7 тапкыр кайтырга туры килгән.

Ире Александр ярдәме белән ремонтлый башлаган ул борынгы мәчетне. Әгәр ул акча бирмәсә, бу эшкә тотына алмаган булыр иде. Туганнары, якыннары да өлеш керткән, соңрак халыктан да акча җыйганнар. Төзекләндерү өчен 1 миллион 260 мең сум акча тотылган. Тик эшлисе эшләр күп әле.

– Авылда болай да ике мәчет бар. Йә дин йорты, йә татар мәдәни үзәге булыр. Башта монда керергә дә куркыныч иде. Хәзер әкренләп рәт кереп бара инде. Иң мөһиме: авылга бер ямь биреп торыр, – ди Мәрьямбикә апа.

Көрәшергә кызлар юк

…Авылда Сабан туенда көрәшкә чыгарлык хатын-кызлар калмаган инде. Быел мәйданга чыгып бил алышучы булмаган. Китапханәче Гөлфирә Калиева әйтүенчә, сандыкчылар, иләк-чиләк, комган ясаучылар, балта осталары, итек басучылар, шәл сатучы, манучылары белән тирә-юньдә дан тоткан Күгәрчен авылы, ни кызганыч, картаеп бара.

– Шәл бәйләүчеләр дә олыгая инде. Яшьләр бәйләми. Алга китеш юк, арткарак барабыз. Яшьләр шәһәргә китә. Авылда яшьләр дип 45–50 яшьләрдәге буынны әйтергә була. Күбесе – пенсионерлар. Тик шуңа да карамастан, үз көнебезне күреп, матур гына яшәп ятабыз, – ди Гөлфирә Калиева.

Уңайлыклар җитми

Без элек гел саз ерып йөри идек, хәзер генә чирәм чыга башлады әле, дип сөенә авыл халкы. Тик барысы да түгел. Ике бала әнисе Ләйсән Мингарипова күрше Ямаш, Балтач, Күки авылларының асфальтлы юлларына кызыгып яши. Аның әйтүенчә, Күгәрчен урамнарына яхшы юл кирәк. Башка проблемаларга да тукталды ул.

– Әнә багана төпләрендәге чүпләрне күрәсезме? Чүпне сишәмбе җыялар. Кичен чыгарып куйсалар да була бит инде. Ә болай чүп атна буе багана төбендә ята. Тәртип җитми инде. Икенче мәртәбә килгәнче тора ул шунда. Чүп җыю өчен берничә урында савытлар урнаштырылса, шунда илтерләр иде, юк бит. Җәй көне су җитмәү дә үзәккә үтә. Безгә яңа фельдшерлык-акушерлык пункты да кирәк әле. Искесенә укол салдырырга гына төшәбез. Дарулар юк. Йөрәк авыртса да, балалар чирләсә дә, дәва таба алмыйсың, –ди Ләйсән Мингарипова, үпкәсен белдереп. – Берәр даруханә дә булсын иде. Ике бала тәрбиялим. Берсе группада, ул Лаешта шифаханәдә дәвалана әле.

Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафиннан әлеге проблемаларга ачыклык кертүне сорадык. Башлык әйтүенчә, авылда мөмкинлекләр җитәрлек. 160 кешегә исәпләнгән мәрмәр ит җитештерү комбинаты эшли. Полиция бүлеге, малларны дәвалау урыны, почта, бакча, мәктәп, китапханә, кибетләр халыкка хезмәт күрсәтә. Мәктәптә ел саен ремонт эшләре үткәрелә, хәзерге вакытта ашханәсе яңартыла. Бакчага 12 сабый йөри. Мәктәпне быел 88 бала тәмамлаган. 2017 елда республика программасы нигезендә клубка капиталь ремонт ясалган. Иганәчеләр ярдәме белән ике мәчеткә 2 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. Узган ел республика программасы буенча авыл җирлеге бинасы төзелгән.

– Чүпне атна саен җыябыз. Килешәм, чүп савытлары булдырырга кирәк. Аны үзара салым акчасына куярбыз. Элек юллар саз иде. Әкренләп салып торабыз бит. Начар дип әйтеп булмый. Авылның ярты ягында – асфальт юл. Быел Совет урамына таш түшәргә җыенабыз, – ди Альберт Сафин. –Фельдшерлык-акушерлык пункты бар, яңасын салуны сорыйбыз. Бәлкем, киләсе елларда программага кертелер. Даруханәбез юк, анысы да кирәк. Су чишмәдән килә. Торбаларны ремонтлатып торабыз. Җәй көне бакчага бөтен кеше берьюлы сиптергәндә, проблема туа. Торбаларны алыштыру өчен «Чиста су» программасына керергә кирәк. Ләкин бу җиңел түгел, проекты үзе генә дә миллионнар сорый. Үзара салым акчасын күп итеп җыярга туры киләчәк. Берсен ясыйсың, икенчесе кирәк. Халык сорап кына тора инде ул. Тик алар сүзендә дә хаклык юк дип әйтмим. Күгәрчен бит ул – зур авыл. Кечкенә генә түгел, зур авылларны да сакларга кирәк.

Сәрия Мифатхова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү