“Булдырып бетерә алмыйбыз, әмма тырышачакбыз!” Милли мәгарифтә безне ниләр көтә?

Туган тел укытылмаган бер генә мәктәп тә була алмый! VIII Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шулай дип кистереп әйтте. Рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар телендә тәрбия сыйныфлары ачуны исә саламга ябышуга тиңләп: «Үзебезне дә, әти-әниләрне дә алдау – милләтнең тамырына кайнар су кою булмасмы?» – диде. Милли мәгарифтә безне ниләр көтә?

Минтимер ага нигә шаккаткан?

Съезд эшендә илнең 27 төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәбе директорлары, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономия җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре – барлыгы 500 делегат катнашты. Дүрт ел элек узган корылтайдан аермалы буларак, быелгысы бурычларның төгәл куелуы һәм эшләгән эшләрнең күләме белән аерылып тора иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, шушы вакыт эчендә законнар үзгәргән, милли мәгариф өлкәсенә кагылышлы җитди карарлар кабул ителгән. Чарада Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шәһәр мэры Илсур Метшинның катнашуы да туган телгә булган мөнәсәбәт турында сөйли. Минтимер Шәймиев хәтта: «Чын күңелемнән әйтәм: бу җыен – минем өчен көтелмәгән хәл», – дип тә куйды. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтованың чыгышыннан соң да гаҗәпләнде Минтимер ага.

– Чибәр дә булып, хатын-кыз да булып, Казанда шундый эш алып баруы сокландыра. Илсур Рәисович, каян таптыгыз мондый кешене? Татарстаныбызда күптән яшибез, башкаланың әлеге эшләрне болай ук алып барганы юк иде әле, – диде Минтимер Шәймиев.

Гүзәл Сәгыйтова исә чыгышында башкалада тормышка ашырыла торган яңа милли проектлар белән таныштырды. Аның әйтүенчә, татар бакчалары, мәктәпләр эшчәнлеген күзәтеп торалар. Бүген шәһәрдәге бакчаларда татар балаларының 49 проценты ана телендә тәрбия ала. Бик күп нәрсә җитәкчегә бәйле. Аның эшләү теләге булса, ул үз янына иң булдыклыларны җыя яки яшьләрдән менә дигән милли кадрлар әзерли.

Дәүләт Киңәшчесе милләтебезне саклау, бигрәк тә башка төбәкләр белән уртак тел табып эшләүнең нәтиҗәсе барлыгын әйтте. «Җиңел эш түгел, алай була да алмый. Әгәр барыбыз берләшеп, үзара аңлашып эшләсәк, күп нәрсәгә ирешергә мөмкин. Бүгенге очрашу халкыбызның яшәргә омтылышын күрсәтә», – диде Минтимер Шәймиев. Шулай ук узган гасырның туксанынчы елларын искә төшереп: «Аллаһ Тәгалә андый чорны башка күрсәтмәсен иде», – диде. Ул вакыттагы авырлыкларны җиңәргә Татар конгрессын булдыру, халыкны берләштерү ярдәм иткәнне әйтте. «Бу залдагы бөтен кеше дә минем кебек татарча сөйләшә белсен иде, дип утырдым әле. Без 10 нчы сыйныфка кадәр барлык фәннәрне дә бары татарча гына укыдык бит», – диде Беренче Президент.

Сабан туен үзгәртергә кирәк?

Рөстәм Миңнеханов исә сүзен Якутиядә узган Татарстан көннәреннән башлады. «Без үзебезне күп эшлибез, булдырабыз дип саныйбыз, ләкин күп әйберләр буенча эшләргә кирәк әле. Якутларның Сабан туе кебек Ысыах дигән милли бәйрәмнәре бар. Аның эчтәлеге безнең бәйрәмгә караганда күпкә баерак. Сабан туе соңгы вакытта җыр һәм спорт бәйрәменә әверелеп бара. Татарлык, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр югала. Ә аларның бәйрәменә милли тел, гореф-гадәт, борынгыдан сакланып килгән тәртип салынган. Якут бәйрәмен күргәч, Сабан туен оештыруга бөтенләй башкача караш туды», – диде Президент, узсын өчен генә бәйрәм оештырган кайбер түрәләрнең колакларын торгызып.

Ул да башкалада татар телен куллануда күзәтелгән үзгәрешләрне яхшы яктан бәяләде. Башка районнарда да уңай эш алып барылуын, район җитәкчеләренең милли мәсьәләләр буенча атна саен хисап тотуын белдерде. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм  үстерү мәсьәләләре комиссиясенең бик әйбәт эшли башлавын билгеләп үтте һәм моның өчен Марат Әхмәтовка рәхмәт әйтте. «Безнең резервлар бик зур. Монда акча дип тора торган түгел. Без эшләмәсәк, моны башка кеше эшләми, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без бит игътибарны татар теленә генә бирмибез. Удмурт, мари, чуаш һәм башка телләрне дә укытуны таләп итәбез, чөнки һәр милләтнең үз телен өйрәнәсе килә».

Президент туган телне өйрәнүдә гаиләнең роленә басым ясап, гаиләдә телнең кулланышын үстерү буенча яңа проектлар тәкъдим итүне сорады.

– Гаиләдә татарча сөйләшү булмаса, мәктәптә генә туган телне сеңдерү бик авыр. Саф татар мәктәбе булса ярый, атнасына ике-өч сәгать укыту гына гаиләдән башка зур нәтиҗә бирми. Телгә ихтыяҗ булмаса, аңа өйрәтү бик авыр. Бу юнәлешләрдә эшләрбез. Без булдырабыз. Ләкин булдырмаган җирләр дә бар, тырышырбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без Ульян татарлары»

Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин үз чыгышында берничә тапкыр әнә шулай әйтеп, андагы татарларның үҗәт һәм тырыш булуына басым ясады.

– Бездә 150 мең татар яши, мәктәпләрдә 12 меңләп татар баласы белем ала. Шуларның биш меңе туган телен мәктәпләрдә, дәрестән тыш түгәрәкләрдә өйрәнә. Ә калган 7 меңе татар телен өйрәнүдән мәхрүм. БДИга сылтау итеп, әти-әниләр, гариза язганда, туган теле дип рус телен күрсәтә. Баксаң, мәктәпләрдә гаризаларга алдан ук компьютерда ана теле графасына рус теле дип язалар икән. Миңа калса, бу – Россия законнарын тупас бозу. Мин бу хакта өлкәнең мәгариф бүлегенә җиткердем. Мәктәпләрдә дәреслекләргә, белешмәләргә бернинди кытлык юк, – диде Рәмис Сафин. – Татар авылларында мәктәпләр ябылу безгә икеләтә кыенлыклар тудыра. Аларны башка мәктәпләргә автобусларда йөртә башладылар. Анда исә тәрбия дә безнеке түгел. Татар телен укыту турында хыялланырга гына кала. Кайбер җитәкчеләр тарафыннан, татар телен гаиләдә, мәчетләрдә генә өйрәнергә кирәк, дип әйтелгән сүзләр белән килешмибез. Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кимү татар теле укытучылары азаюга китерде. Шуңа күрә алар җитми. Без җаен таптык. Физика, химия укытучыларын татар теле курсларын укытырга җибәрдек.

БДИлар тәмам: «5ле» дә, «2ле» дә бар

Мәскәүдә ничек сөйләшәләр?

Башка төбәкләрдән килгән укытучылардан да мәктәпләрдә туган телгә булган мөнәсәбәт турында сораштык.

– Безнең Елга авылында 86 гына йорт бар. Мәктәптә 22 бала укый. 2018 елдан филиал булып кына калдык. Татар теле һәм әдәбияты атнага 1–2 сәгать укытыла. Татар теле саклана. Җырлыйбыз, биибез, үз ансамблебез бар. Әбиләр-бабайлар да татарча сөйләшә, дин тоталар. Тик урамда яшьләр русча аралаша, чөнки укучыларның  яртысыннан күбе – тәрбиягә алынган балалар, – ди Красноярск краеннан килгән Гөлчирә Коленчук.

Кечкенәсендә дә болай тырмашып яткач, бик әйбәт. Зур авыллардагы мәктәпләрнең хәлләре турында да белештек. Эльза Нигъмәтҗанова Башкортстанның Дүртөйле районы Мәскәү авылында татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Мәктәптә 206 бала укый.

– Авылыбыз зур. Татарлар күп яши, руслар бик аз. Татар теле һәм әдәбияты атнага барлык сыйныфларда да берәр сәгать укытыла. Балалар туган тел белән бик кызыксына. Бәйгеләрдә дә катнашып, призлы урыннар алалар. Бер-берсе белән мәктәптә русча сөйләшсәләр дә, дәрестә бары татарча гына җавап бирүләрен таләп итәм. Татар гаиләсендә үскәнгәме, туган тел саклана. Авылда яшьләргә эш урыны бар. Мәктәпкә ябылу куркынычы янамый, – ди Эльза Нигъматҗанова.

Үзебездән сорыйк

Туган телгә булган вазгыятькә, соңгы дүрт елдагы вакыйгаларга күз салыйк әле. 2018 елда 317 нче федераль законда туган телдә белем алу, Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү хокукы белем бирү программаларының мәҗбүри өлешендә сакланды. Туган телләрне, шул исәптән туган тел буларак рус телен өйрәнү әти-әниләрнең гаризалары нигезендә башкарыла. 2019 елда Россия халыкларының туган телләрен укыту концепциясе һәм аны гамәлгә ашыру программасы кабул ителде. 2021 елда Россия Мәгърифәт министрлыгы яңартылган белем бирү стандартларын раслады. «Туган тел һәм әдәбият» предметы өлкәсенә Россия төбәкләренең дәүләт телен сайлап алу мөмкинлеге кертелде.

Вузлардагы вазгыять. Дүртне биш итәрләрме?

– Канун нигезендә белем бирү программасы мәктәп тарафыннан мөстәкыйль эшләнә. Туган телебезне укыту өчен барлык шартлар тудырылган: укытучыларыбыз, инфраструктура, дәреслекләр бар, методик ярдәм күрсәтелә. Туган тел укытылмаган бер генә мәктәп тә була алмый, – дип, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин. – Килеп туган вазгыять бездән мәктәп коллективлары һәм әти-әниләр белән хезмәттәшлекне тагын да активлаштыруны таләп итә. Нәтиҗәле эш алып барылса,  әти-әни гариза да яза, теләктәш тә була, ярдәмен дә күрсәтә.

Республикабыз бакчаларында балалар ике дәүләт телендә тәрбияләнә. Соңгы өч елда гына да республикада 75 балалар бакчасы төзелгән.

– Бу бакчаларда туган телдә белем һәм тәрбия өчен шартлар тудырылдымы? Татар төркемнәре тупландымы? Тиешле кадрлар булдырылдымы? Үзебездән сорыйк. Балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирүдә бернинди каршылык юк. Бүген һәрбер бакчада милли тәрбия һәм белем бирүче төркемнәргә өстенлек бирү таләп ителә. Катнаш төркемнәр – күз буяу гына! Бигрәк тә бу район үзәкләренә һәм шәһәрләргә кагыла, – диде министр.

Россиядә барлыгы 74 тел укытыла, 34 югары уку йортында 43 тел буенча  укытучылар әзерләнә. Тик «туган тел» имтиханы нәтиҗәләре бер генә уку йортында да вузга керү сынавы буларак кабул ителми. Сынаулар исемлеге Россия Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы белән расланган. «Без әлеге исемлеккә «туган тел» фәнен кертүне сорап мөрәҗәгать иттек. Җавапта, уку йортлары өстәмә эчке имтихан буларак сынау куя ала дип күрсәтелде. Мәсьәлә әле хәл ителмәде. Билгеле, алга таба да бу юнәлештә эшләячәкбез», – ди Илсур Һадиуллин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү