Атка атланып ил гизүчеләр: «Татарстанда бик җылы каршы алдылар»

Узган елның 5 мартында Якутиядә яшәүче Дугуйдан Винокуров һәм Мичил Неустроев, атка атланып, Оймяконнан Мәскәүгә таба сәфәргә кузгалалар. Максатлары изге. 11 мең чакрым юл узып, саха токымлы атларның көчен, ныклыгын тагын бер кат раслыйсылары килә. Юлның күп өлеше артта калган, әлегә илгизәрләр Татарстан җирендә хәл ала.

Бурятия, Тыва, Красноярск крае, Хакасия, Кемерево өлкәсе, Алтай крае, Казахстан, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Татарстан һәм Чувашия – Дугуйдан һәм Мичил дүрт ат белән менә шушы маршрут буйлап Россия башкаласына барып җитәргә ниятләгән. Аларның теләген Рус географик җәмгыяте дә хуплый. Ләкин Мичил Себердән ары китә алмый. Атларының берсе имгәнә, икенчесе җан бирә. Шулай итеп, Новосибирскидан ары Дугуйдан ике аты белән үзе генә килә.

– Атка атланып, ил гизү турында 2018 елда ук уйлана башлаган идем. Ялгышмасам, Россиядә мондый сәфәр чыгучылар булмаган әле. Һәрхәлдә, XXI гасырда. Ә мондый озын юлны атын бер дә алыштырмыйча узучы дөньяда да юктыр әле. Ләкин төп максатым ул түгел. Якутиянең үз атлары барлыгын, һәм ул атларның ни дәрәҗәдә көчле, чыдам булуын күрсәтәсем килә. Бу сәфәремне Саха (Якутия) автономиясенең 100 еллыгына багышлыйм, – дип сөйләде Дугуйдан Винокуров «Татар-Информ»да узган матбугат очрашуында.

Кызу дими, салкын дими

Саха токымлы атлар –70тән алып +40 градуска кадәр температураларга чыдам икән. Салкынга боланнар да чыдый анысы, әмма алар эссене авыр кичерә. Дугуйдан якут атларын башкорт һәм татар токымнары белән чагыштырып караган. «Безнекеләр кыска буйлы, базык, киң җилкәле була. Башкорт атлары да кыска буйлы, ләкин җилкәләре алай ук киң түгел. Татар токымлылар исә үзләре төз гәүдәле, үзләре озын буйлы була».

Ләкин якутлар атларны чыдам булулары өчен генә кадерләми. Элек-электән бөтен яшәешләре шуларга бәйле булган. Инде заманасы үзгәреп, тормышны техника яулап алса да, аттан башка яши алмыйлар. «Бездә үз атыңны башка берәүгә биреп торырга да ярамый, – ди юлчы. – Бу сәфәргә дә әтинең атлары белән кузгаласы идем, рөхсәт бирмәде. Боларын ал, барып җитәселәренә ышанам, диде».

Дугуйданның атларын озын, катлаулы юл да куркытмый.

– Көненә 45–55 чакрымлап юл узабыз. Хайваннарга авыр димәс идем. Авыр була башласа, туктап ял итәбез. Ә миңа авыр була алмый инде, утырып кына барам бит, – дип сөйли илгизәр. – Юлда төрле хәлләр була инде. Гел куркынычсыз сәфәр түгел бу. Трассага чыкмабыз, дисәк тә, кыш көне олы юл буйлап барырга туры килде. Машиналар бик күп бит хәзер, куркыныч иде, билгеле.

 

Яшь иптәш

Тамак ягы исә болайрак көйләнгән.

– Мин нәрсә табам, шуның белән тамак ялгыйм. Атлар да инде юлдагысын ашый. Хәзер рәхәткә чыктылар – үләннең куе, тәмле чагы. Ләкин Якутиянең көньягында кыенга туры килде. Беләсездер инде, узган ел бездә көчле янгыннар булды. Шул урыннарда атларга ризык бөтенләй юк иде, өч көн буе берни ашамадылар. Ә кыш көне артыбыздан атлар өчен азык белән машина барды. Туктаган чакта чатырда ял итеп алабыз, – ди Дугуйдан.

Зур шәһәрләрне дә читләтеп үтмәскә тырыша ул. Халыкның ничек яшәве, аның кебек сәяхәтчене ничек каршы алулары кызык икән.

– Татарстанда бик җылы каршы алдылар. Чәкчәк белән бавырсагыгыз бигрәк тә ошады. Шулай итеп каршы алулары һәм озатып калулары көч бирә, рухны ныгыта, – ди ул.

Сәфәренең калган өлешен Дугуйдан кечкенә улы Дархан белән узачак. «Атап, Татарстанга килде. 800 чакрымга гына түзә инде. 5 яшеннән бирле ат өстеннән төшми ул. Ауга да барганы бар», – ди кыю егетнең әтисе.

Максатына ирешеп, бу сәфәрдән исән-имин кайтып җитсә, Дугуйданның тагын да зуррак ниятләре бар. «Атка атланып, Европаны әйләнеп кайтасым килә», – ди ул. Хәерле сәфәрләр, Дугуйдан!

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү