Ни өчен кавын ашаганнан соң бал белән чәй эчәргә ярамый?

– Кавын ашагач, бал белән чәй эчәргә ярамый, дип ишеткәнем бар. Хәтта үлүең дә ихтимал, диләр. Чыннан да дөресме ул?

Сәвия Мотыйгуллина. Балык Бистәсе

– Чыннан да, кавын сезоны башлангач, балдай татлы «торпедо» яки «колхозница»лардан агулану очраклары ешая, ди табиблар. Тик кавынның сыйфатсыз булу-булмавына бәйле түгел бу. Эш шунда: күпләр аны дөрес итеп ашый белми. Клетчаткага бик бай булуы сәбәпле, ашкайнату органнары өчен авыр ризык санала ул. Медиклар фикеренчә, организмга файдасы булсын өчен, кавынны башка ризыктан аерым гына, әз-әзләп ашарга кирәк. Кавынны хәмер, салкын су, аеруча әче сөт ризыклары, кефир һәм йогырт белән бергә куллану дөрес түгел. Юкса ашказанының рәте китүе бар.

Моннан тыш кавынны ач карынга ашарга ярамый. Юкса укшытырга мөмкин, һәм ашказаны-уникеилле эчәге җәрәхәтле кешеләр өчен куркыныч тудыру ихтималы бар.

Укучының тәгаен соравына килгәндә, медиклар сүзләренә караганда, корсак куышлыгында зур операцияләр кичереп, «спайка»лары, яра җөйләре калган кешеләрдә кавын белән балны берьюлы куллану бик хәтәр чиргә – эчәкләрнең томалануына, кайчак үлемгә дә китерергә мөмкин. Шунысын да истә тотарга кирәк: кавын һәм бал тиз үзләштерелүче углеводларга бик бай. Ә болар матдәләр алмашына начар йогынты ясый.

Фото: nabahche.ru


Фикер өстәү