Киләсе биш елда мәгълүмат технологияләре, робот техникасы өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ зур булачак. Шулай ук химия, энергетика, төзелеш өлкәсендә дә эшче кулларга сорау бар. Һөнәр сайлаганда, әти-әниләр балаларына үз фикерләрен тагарга тиешме? Укырга керә алмаган очракта нишләргә? Әти-әниләр арасында узган интернет-җыелышта белгечләр көн кадагындагы сорауларга җавап бирде.
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кадрларны һөнәри яктан әзерләү бүлеге җитәкчесе Софья Тонконог республиканың хезмәт базарындагы вазгыять белән таныштырды. Ел саен 23–27 мең яшь белгечнең тәкъдим ителгән эш урыннарына килүе мөһим. Җиде елга фаразлар шундыйрак. Бигрәк тә урта һөнәри уку йортларын тәмамлаган яшьләрне бишкуллап көтәләр. Андыйлар эш таба алмыйча аптырап йөрмәячәк. 2023 елда – 10 мең, 2027 елда 18 мең гади белгеч кирәк. Югары белем буенча саннар исә башкачарак. Хезмәт базарына ел саен уртача 4500–5600 «ак яка» килсә дә җитә. Әйтик, 2023 елда – вуз тәмамлаган 5600, 2029 елда 3800 белгеч кирәк дип фаразлана. Чыгарылыш сыйныф укучылары, һөнәр сайлаганда, менә шушы саннарга да игътибар итсен иде. Башлангыч һөнәри белем дигәндә, химия, төзелеш, энергетика өлкәсендә монтажчылар, контролер, техникларга кытлык бар. Бу белгечләргә яхшы хезмәт хакы да вәгъдә итәләр. Шулай ук мәгълүмат системасы өлкәсендәге белгечләр дә иң кирәклеләрдән санала.
Әти-әниләр җыелышында катнашкан «Татарстан банкы» бүлегенең идарә җитәкчесе урынбасары Руслан Әхәтов робот техникасы өлкәсенә аерым тукталды. «Робототехника һәрвакыт өстәмә яңа һөнәрләр тудыра. Бу – конструктор, механик, оператор, оештыручы гына түгел, хәтта юристлар да. Алар хокукый мәсьәләләрне хәл итәр өчен кирәк. Бүген табибларга да, киберһөҗүмнәргә каршы торучы белгечләргә дә ихтыяҗ бар», – диде ул.
Җитәкче буларак, эшкә алганда яшьләрнең аралашу, үзеңне кулда тота белү, тәнкыйди фикерләү осталыкларына игътибар итә икән. Соңгысын арттыру өчен фантастик хикәяләр укырга киңәш итте. Белгеч билгеләп үткәнчә, яшьләргә сабырлык, кылган адымнар турында уйлау, үз хатаңны тану кебек нәрсәләр җитеп бетми. Әмма аларда эшкуарлыкка тартылу һәвәслеге көчле. Яшьләргә бары ярдәм итәргә генә кирәк. Эшкә урнашырга барганда исә тышкы кыяфәтнең пөхтә булырга тиешлеген һәм бер минутка да соңга калырга ярамавын искәртте. Һөнәр сайларга өлгермәгәннәрне дә тынычландырды. Аның әйтүенчә, кеше гомер буе укый, яңа һөнәрләргә өйрәнә. Дөрес сайламаганда, икенче белгечлеккә дә укырга була. «Мәсәлән, мин Суворов училищесын тәмамладым. Хәрби булырга тиеш идем. Аннан хокук белгечлегенә укыдым. Әмма мин банкир булып эшлим. Ягъни тормыш төрлечә борылырга мөмкин», – диде ул.
Чараны алып барган Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева исә республиканың югары уку йортларында иң кирәкле биш юнәлешне атады. Болар – икътисад һәм идарә итү, педагогик фәннәр, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, юриспруденция. «Һөнәрләр дә, чыгарылыш укучыларының сайлау мөмкинлеге дә зур. Быел мәктәпне 15 меңнән артык укучы тәмамлады», – диде Ләйлә Фазлыева.
Җыелышта сүз олы тормышка аяк басучы егет-кызларга һөнәр сайлауда булышу, психологик яктан ярдәм итү турында барды.
– Чит илләрдә мәктәпне тәмамлагач, балаларга уйланырга вакыт бирәләр. Безнең яшьләргә мондый тәнәфес кирәкме? – дип мөрәҗәгать итте Ләйлә Фазлыева, залда утырган белгечләргә.
– Баланың тәнәфес алуы начар түгел. Әмма ул вакытны зая уздырмаска тиеш. Бу арада үсмер «Работа в России» платформасы аша үзенә эш таба ала. Киләчәге өчен кирәк булмаган һөнәр сайласа да, аптырарга кирәкми. Теләсә кайсы тәҗрибә файдага булачак, – диде Софья Тонконог, үз фикерен белдереп.
Яшьләр арасында уздырган сораштырулардан күренгәнчә, кайберләренең вузга бөтенләй укырга керәсе килми, алар эшкә урнашуны кулайрак күрә. Бу яшьләрнең тизрәк акча эшләү теләгенә дә бәйле. Шуңа күрә ул-кызыгыз эшкә урнашырга тели икән, аның теләген хупларга, быел керә алмасаң, икенче елга да вакыт бар, дип тынычландырырга кирәк.
Вузларга җыенган яшьләрне барыннан бигрәк БДИ баллары җитмәү, уку йортында рейтингларның үзгәреп торуы куркыта. Бу очракта баланы ничек тынычландырырга? Кызы имтиханнарны уңышлы тапшырган әни буларак, Казан инновация университеты ректоры Асия Тимирясованың да фикерен сорадылар.
Ректор башта Бөтенроссия халык җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләрен китерде. Монда шактый кызыклы вазгыять күзәтелүен әйтте. Яшьләр һөнәрне әти-әни фикеренә азрак колак салып, үз теләкләре буенча сайлый башлаган.
– Баланы берәү дә әти-әнисеннән дә яхшырак белми. Шуңа күрә без аларга үз киңәшебезне бирергә тиеш, әмма фикеребезне мәҗбүри тагарга ярамый. Бала арып китә икән, ял итсен. Паркка, кино, театрга барып, бераз онытылып кайтсын, – диде ул.
Укырга кергәндә, әти-әниләр балаларына психологик яктан ничек ярдәм итә ала?
– Үзләрен тыныч тоткан әти-әни генә баласына булыша ала. Әгәр сез бик нык борчыласыз икән, башта үзегез тынычланыгыз. Балаларга яратуыгызны гел әйтеп торыгыз. Ял итү, йокы да мөһим. “Укырга керә алмасаң, нишлибез?” дигән сорауга бергәләп җавап табарга тырышыгыз. Стрессны җиңү өчен тын алу күнегүләренең, рәсем ясауның файдасы зур, – диде «Росток» психология-педагогика үзәге психологы Инна Идрисова.
Сәрия Мифтахова