«Быел мулдан»: печән өстендә тир түгүчеләрнең кәефе күтәренке

«Печән быел мулдан, үзебез чыдыйк та, техника гына түзсен. Җыеп алырлык көне дә булсын». Бүген печән өстендә армый-талмый тир түгүче халыкның кәефе әнә шундый. Сала кешесе өчен бик җаваплы, мәшәкатьле, борчулы, шул ук вакытта күңелле дә чор. Авылда яшәүчеләр терлекләренә кыш чыгарга җитәрлек азык әзерләп бетергәч кенә иркен сулыш алып куя ала. Быел җәй сузылыбрак килгәнлектән, печән дә соңрак өлгерде. Кайсыдыр районнарда эш гөрләсә, кайдадыр, әле иртәрәк дип, сабыр итеп торалар.

Азнакай районының Митрәй авылында яшәүче Әхмәдишиннар гаиләсе малларны күпләп асрый. Аларның сөтлебикәләре генә дә бишәү. Үгезләре, бозаулары, кош-кортлары да шактый. Димәк, ашату ягын яхшылап хәстәрләргә кирәк.

– Соңгы атна-ун көндә гаиләбез белән болында без. Эштән кайтабыз да печән хәстәрләргә йөгерәбез. Әле менә бүген дә печән бушатып яткан вакытка туры килдегез, – диде Рушания Әхмәдишина. – Быел печән мулдан. Чабып, җыеп кына өлгер. Тракторлар гына чыдасын инде дип эшлибез. Сатып алырга туры килмәс, дип сөенәбез. Узган ел 60лап түкне сатып алган идек. Быел үз көчебез белән җитәрлек әзерләргә дип тырышабыз.

Хуҗабикә әйтүенчә, авыл тирәсендә печәнлекләр күп. Кайсын трактор арбасына төяп кайтарсалар, кайсын түкләп куялар икән.

– Тырышмасаң, берни дә булмый. Мондый мәшәкать – бер вакыт кына ул. Авырткан урыннарга укол кадыйбыз да алга таба йөгерәбез. Аның каравы җәен тырышып эшләгәч, кышын күңел тыныч, – дип елмая Рушания Әхмәдишина.

Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында да халык малны күп асрый. Тау асты Тәкермәне белән бергә 400ләп баш терлек тоталар. Ләкин печәнне халыкның күпчелеге фермерлардан, эре хуҗалыклардан сатып ала.

– Бездә электән үк печән чабарлык болыннар булмады. Колхозлар чорында халыкка печәнне бүлеп биреш иде. Алар таралгач, фермерлар, инвесторлардан сатып алырга ияләштек. Дөрес, кулында техникасы булган халык үзе дә чабып әзерләргә тырыша. Печән бик әйбәт. Иренмәгән кешегә рәхәтләнеп, күкрәк киереп әзерләрлек.

Әлки районында халык ныклап торып печән чабуга керешмәгән әле.

– Кулында техникасы булган кешеләр бүленми торган болыннарга төшкәли башлады инде, – диде Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев. – Мин әле дә иске тәртип буенча эшлим. Печән чоры җитә башласа, дүрт-биш кеше белән болыннарны карап чыгабыз. Шуннан соң клубка җыелып, жирәбә салабыз. Мәсәлән, бер территориягә ун кешене билгелибез дә, алар үзара килешеп, өлешенә тигән көмешен чабып ала. Үлән чабып ала торган шундый өч-дүрт мәйданыбыз бар.

Хәер, монда халыкның печән каян табыйм икән дип, баш авырттырганы юк. Быел аеруча уңды бит.

– Капка төбеннән үк калын үлән үсә быел! Чап та ал. Тик без, ныклап, Корбан бәйрәмнәрен уздырып җибәргәч тотынырбыз дип торабыз. Чөнки 20 көнгә соңрак өлгерде бит. 9 май тирәсендә яңа күтәрелә генә башлады, әле яшь, сусыл ул. Халык та сабыр итә. Инде хәзер печән җыеп алырлык көннәр булуын телибез, – диде ул.

Арча районының Корайван авылы фермеры Фәнис Әхмәтханов да, без шалтыратканда, терлекләргә сенаж хәстәрләп йөри иде. 60 баш малга җитәрлек ризык юнәтеп өлгертергә кирәк бит. Үзеннән артканын халыкка да сатарга нияте бар.

– Печәнне чаба башладык, инде хәзер җилләтеп, яхшылап киптерәсе бар. Ныклап торып берничә көннән генә кузгалабыз. Узган елларны да шушы тирәләрдә әзерләргә тотына идек. Быел эшне соңрак башладык дип әйтеп булмый, – диде фермер.

Печән бәяләренә килгәндә, әлегә күпчелек районнарда аларның хакларын әйтеп бирә алмадылар. Быел үлән мулдан булганга күрә, узган ел белән чагыштырганда, бәяләре арзанрак булырга мөмкин, диделәр. Мәсәлән, Минзәлә районында 5 центнерлы түкләрне 1200–1500 сумга тәкъдим итә башлаганнар.

Бүген эре хуҗалыкларның да төп мәшәкате – терлек азыгы әзерләү. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, Татарстанда 273596 гектардан күпьеллык үләннәр җыеп алынган. Шуларның 81775 гектары – печән, 182882 гектары – сенаж, 8939ы – яшел азык.  Бу – барлык мәйданның 72 проценты дигән сүз. Бу юнәлештә Актаныш, Әтнә, Балтач, Кукмара, Арча районнары аграрийлары актив эш алып бара.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү