Табиб-дерматовенеролог: Меланома – пигмент күзәнәкләреннән үсә торган яман шеш

Тире яман шеше – меланома – иң мәкерле чирләрнең берсе санала. Еш кына чирнең иң азган мәлендә ачыклана ул. Шуңа күрә белгечләр тәндәге һәр яңа миң, тап, үзгәрешкә игътибарлы булырга киңәш итә. Кояш нурларын мулдан сипкән җәй көнендә бигрәк тә сак булырга кирәк, ди алар. Республика клиник тире-венерологик диспансеры табиб-дерматовенерологы Вероника Бухалова меланомага кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Вероника Бухалова

– Вероника Андреевна, яшерен-батырын түгел, «меланома» диагнозын ишетүгә, кеше төшенкелеккә бирелә, аны үлем карары итеп кабул итә…

– Юк, аны үлем карары итеп кабул итү һич кенә дә дөрес түгел. Башлангыч чорда ачыкланса, чирне аздырмыйча калып була. Меланома бик озак еллар дәвамында, организмга метастаза җибәрмичә, тән тиресенең эчке катламында гына «яшәргә» мөмкин.

– Ул нидән гыйбарәт?

– Меланома – пигмент күзәнәкләреннән үсә торган яман шеш. Икенче төрле әйтсәк, ул меланин матдәсе эшләп чыгара торган күзәнәкләр – меланоцитларның азып китүе аркасында пәйда була. Еш кына ул тәндәге коңгырт төстәге яссы тапны хәтерләтә. Әмма меланома – төрле төстә булырга, әйтик, шул ук коңгырт, кызгылт һәм зәңгәрсу төсләр катнашмасыннан да торырга мөмкин. Төен формасындагы меланома бик тиз үсә, ул канарга да мөмкин.

– Кемнәргә аеруча сак булырга кирәк?

– Ультрашәмәхә нурлар меланома килеп чыгу ихтималын арттыра. Шуңа күрә кояшта чамадан тыш кызынучыларга, солярий белән мавыгучыларга аеруча сак булырга киңәш ителә. Нәселендә тире яман шеше белән авыручылар булган кешегә дә үз сәламәтлегенә, бигрәк тә тән тиресенең торышына игътибарлы булу кирәк. Тәндә күпсанлы яки гадәти булмаган миңнәре булган кешеләр дә – хәвеф төркемендә. Ак тәнле, сары чәчле кешеләр меланомага тиз бирешә. Балачакта тән тиресе кабарып чыкканчы кояш астында «янулар» да, үсә төшкәч, тире яман шешенә әверелергә мөмкин.

– Бу чир балалар арасында да күзәтеләме?

– Күзәтелә, әмма бу – бик сирәк күренеш. Әгәр баланың тәнендә гадәти булмаган миң пәйда булса, аны тиз арада табибка күрсәтү хәерле.

– Меланома тәннең кайсы урыннарын «ярата»?

– Тәннең теләсә кайсы өлешендә пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә аның бармы-юкмы икәнлеген тикшерү өчен, тәннең табан, тырнак астыннан башлап чәч төпләренә кадәр – һәр өлешен яхшылап карарга кирәк.

– Кайсы очракта кичекмәстән табибка күренергә?

– Тәнегездәге миңнәр саны 50дән артса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Миң төсен үзгәртсә, үсә башласа да, чаң сугарга җирлек бар. 35 яшьтән соң тәнегездә яңа тап яки миң пәйда булса, нәселегездә тире яман шеше белән авыручылар булса, кояшта кызыну белән мавыксагыз да табибка күренү хәерле.

– Миңнәрне алдырырга, яндырырга ярыймы?

– Миң алдыруның бернинди зыяны да юк. Диагнозны төгәл ачыклау өчен, аның бер өлеше яки миң тулысынча алынырга мөмкин. Ул расланган очракта, әлеге миң чирнең ни дәрәҗәдә азганлыгын ачыклау өчен дә кирәк. Әгәр меланома бик нечкә һәм башлангыч чорда ук ачыкланган икән, миңне алып ташлау меланоманы дәвалауның бердәнбер юлы булып тора.

– Меланоманы кисәтү өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга?

– Тән тиресен балачактан ук кояш нурларыннан сакларга кирәк. Хәзер телефоннарда һава торышын күрсәтүче махсус кушымталар бар. Аларда УФ-индекс (ультрашәмәхә нурлар ешлыгы) та күрсәтелә. Әгәр ул 2дән зуррак булса, урамга чыкканда тәнгә кояштан саклаучы махсус чаралар, кремнар сөртергә кирәк. Моннан тыш тән тиресен дөрес сайланган кием, баш киеме ярдәмендә сакларга кирәклеген дә онытмагыз. Кояшта иртән сәгать унга кадәр яки кичке сәгать дүрттән соң – кояш бераз сүрелгәч кызынсагыз яхшырак.


Фикер өстәү