© 2019 Copyright © Все права защищены
Киләсе Бөтенроссия авыл Сабан туе Әстерхан өлкәсендә узачак. Бу хакта Мордовиянең Ләмберә районы Аксен авылында узган милли бәйрәм вакытында билгеле булды.
Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов Бөтенроссия авыл Сабан туе символы «Тулпар ат»ны Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы — губернатор администрациясе җитәкчесе Павел Паутовка тапшырды.
«Сабан туен кабул итү безнең өчен мәртәбә булачак. Барыгызны да 2023 елның 20 маенда кунакчыл Әстерхан җиренә чакырам», — диде Павел Паутов.
© 2019 Copyright © Все права защищены
«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри
☎ 222-09-70 ✉ info@vatantat.ru