Рөстәм Миңнеханов: «Сабан туе — халкыбызның көтеп алынган, матур бәйрәме»

Бүген Мордовиянең Ләмберә районы Аксен авылында Бөтенроссия авыл Сабан туен билгеләп үтәләр. Ул илкүләм дәрәҗәдә 12 тапкыр оештырыла.

Мордовиядәге бәйрәм чарасына Татарстан Президенты да килде. Ул Сабан туе белән дә котлады, дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.

⁃ Бүген матур җирлектә халкыбызның иң яраткан бәйрәмен уздырабыз. Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт. Урыны да, бәйрәме дә, иң мөһиме, кешеләре искиткеч, — диде Президент Рөстәм Миңнеханов. — Сабантуй — матур бәйрәм. Ул 35 илдә, 50дән артык төбәктә оештырыла. Барыгызга да исәнлек-саулык телим! Бәйрәм белән!


Фикер өстәү