Кирәге бармы? Киберспорт белән кызыксыну арта бара

Берничә ел элек бу юнәлеш турында әллә ни сөйләмиләр дә иде. Хәзер ул – аерым бер индустрия, фәлсәфә һәм кем өчендер акча эшләү мәйданчыгы да. Киберспорт заман яшьләре тормышының аерылгысыз бер өлешенә әйләнеп бара. Ни өчен аңа сәламәтлеккә зыян сала торган тармак, күңел ачу чарасы буларак кына карарга ярамый? Киберспортның киләчәге һәм бу киләчәктә балаларның нинди мөмкинлекләре бар? Бәйлелек белән чама арасындагы чик кайда?

Уйный белеп уйнасаң гына…

Киберспорт – Россиягә 2000 нче елларда гына килеп кергән күренеш. Тик без – электрон уеннарга корылган спорт төрен рәсми төстә спорт дип таныган беренче ил дә.

Гади итеп әйткәндә, киберспорт ул – команда яисә ялгызың гына компьютер уеннарында ярышу. Кызык өчен генә дип көн-төн компьютер уеннарында уйнау – бу әле киберспорт түгел. Спорт булгач, ул кешедән бик күп физик һәм акыл сәләтләрен таләп итә дигән сүз дә бит.

Россиядәге компьютер спорты федерациясенә нигез салучы, аның президенты Дмитрий Смит киберспортны хоккей йә футбол кебек спорт төрләреннән ким түгел дип саный. Үзе дә – күп санлы турнирларда җиңүче булып танылган кеше. Компьютер уеннары белән балачагыннан дус. Балачак хыялын тормыш кәсебе иткән инде хәзер.

– Киберспорт – чын спорт инде ул һәм ул аның барлык таләпләренә, принципларына җавап бирә. Аның да үз әзерләнү, дисциплина системасы, төрләре, хөкемдарлык корпусы, турнир, чемпионатлары, бүләкләре, спорт разрядлары бар. Хәзерге вакытта халыкара киберспорт буенча федерация үз эченә 120 төрле федерацияне ала, – ди ул. – Киберспортта уңышка ирешкән кеше көндәлек тормышында да уңышка ирешә. Ул көнкүрештә кирәкле сыйфатларны үстерә: стресска каршы торучанлык, кыска вакыт эчендә мөһим мәсьәләләрне хәл итү, команда белән эшләү, җаваплылык хисе, әңгәмә кору һәм башкалар.

Спорт таләпләренә җавап бирсә дә, киберспорт дигәч, күпчелекнең күз алдына нәрсә килеп баса соң? Компьютер алдында бөкрәеп, төн йокысын, ашын, ялын, укуын, эшен, шөгылен калдырып, күзе кызарганчы уен уйнап утырган кеше, билгеле. Күп очракта, яшүсмер, яшьләр. Шундый фикер калыплашкан инде: җансыз тимер тартмада юньле нәрсә аз, бу – вакытны бер файдасыз үткәрү, яшь организмның сәламәтлеген юк итү. Әмма, Дмитрий Смит сүзләрен дә искә алып, моның алай түгеллеген дәлилләргә мөмкин.

Беренчедән, киберспортчылар (кибератлетлар дип тә әйтәләр) тәүлек әйләнәсе компьютерда гына утырмый. Иң элек бу – җитди һәм катгый режим саклау, остаз, психолог белән эш, стратегия һәм дисциплина да. Кибератлет  өчен дөрес туклану да, йокы туйдыру да, физик күнегүләр дә бик әһәмиятле. Спорт бит инде ул шуңа да. Ә спорт – ярыш, иң көчлеләрне ачыклау дигән сүз. Шушыны гына белү дә киберспорт дөньясына башка күзлектән карарга этәргеч бирә. Киберспорт кысасында компьютер уенын уйнау – шахмат турниры яисә футбол матчы кебек инде ул. Спортка охшаш тагын бер ягы – кибератлетларның да җанатарлары, гонорарлары була.

Компьютер гына түгел!

Киберспортчылар турында социаль челтәрләрдә дә, телетапшыруларда да күп сөйлиләр. Хәтта Россия Президенты Владимир Путин теленнән дә алар турында еш ишетергә туры килә. Хөкүмәт дәрәҗәсендә киберспортны югары уку йортларына кертү турында да гел әйтәләр.

Киберспортчылар дөньякүләм танылган турнирларда җиңү яулый, шул рәвешле миллионнар ота, яшь кенә булсалар да, «Forbes» исемлегенә керәләр. Араларында Татарстан егет-кызлары булуы да сөендерә. Кайберләренең тормыш тарихларына кызыгып, аларга башкалар да иярә. Дөресен әйткәндә, күп кенә яшьләр хәзер киберспортчыларны танылган Роналдо һәм Мессига караганда да күбрәк ярата. Һәр заманның үз каһарманы шул. Алар турында көн дә ишетмәсәк тә, уңышларын танымау дөрес булмас.

Мисал өчен, Денис electronic Шәрипов – 2017 елдан бирле киберспортның шактый «борынгы» саналган дисциплинасында чыгыш ясый. Аңа нибары 23 яшь. 17 турнир җиңүчесе. Якынча 1,4 млн доллар акча эшләгән. Уенчы буларак шәхси күрсәткечләрен дә мактыйлар.

Айрат Silent Газиев. Хәзер инде остаз. Заманында киберспорт буенча популяр турнирларда катнашып, тәҗрибә туплаган егет. Киберкарьерасы кысасында 324 мең доллар акча эшләп өлгергән.

Аяз nAts Әхмәтшин. Дөньядагы иң яхшы киберуенчыларның берсе дигән даны бар егетнең. Дөньякүләм чемпионатларны яулый, җиңә. Аяз «Forbes»ның 30 яшькә кадәрге иң уңышлы 30 Россия кешесе исемлегендә.

Екатерина aka Мисс Киттин. Екатеринага, киберспорт юнәлешендә беренче адымнар ясаган вакытта, каршылыклы фикерләрне күп ишетергә туры килә. Янәсе, бу – кызлар урыны түгел. Егетләр исә: «Ничек кызларга җиңелеп була инде?» – дип мыскыллаган. Екатерина өстәрәк телгә алган егетләр кебек миллионнар эшләмәсә дә, киберспортта кызларга да урын барлыгын һәм моның вакытны бушка уздыру гына түгел икәнен дәлилләүче мисал булып тора.

Җылы сүз генә җитми

Алдарак киберспортчыларның тренер һәм психологлар белән эшләвен язган идек. Анастасия – киберспортчылар психологы. Шактый абруйлы саналган командалар белән эш итә. Тумышы белән Иркутскидан.

– Киберспортта да, гадәти спорттагы кебек үк, психолог эшчәнлеге киңкырлы. Иң төп вазыйфабыз – тренерны һәм уенчыларны нәтиҗәгә китерә торган ысулларга һәм техникаларга өйрәтү. Бу нәтиҗәнең сыйфатына да йогынты ясарга тиеш, – ди Настя. – Психолог уенчыларның көчле сыйфатларын үстерергә, кайсыларын киресенчә йөгәнләргә өйрәтә. Киберспортчыларның психологы барлык уеннарны карап барырга, уенчылар белән бик күп аралашырга тиеш. Хәтта тренировкаларына да йөрергә, аларны күзәтергә, тыңларга. Һәр вак-төяк саналган нәрсә дә мөһим биредә. Ул төрле проблемаларны вакытында күрергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, стресс, кызыксыну кимү, хафалану. Кыскасы, нәтиҗә өчен эшлисең икән, бу эшкә үзеңне тулысынча багышларга кирәк. Бу – зур эш.

Кирәге бармы?

Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов әйтүенчә, киберспорт үсеше буенча Россия алдынгылар унлыгына керә. «Тармакның спорт буларак кына түгел, икътисади мөмкинлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Хәзерге вазгыятьтә бигрәк тә», – дигән фикердә ул.

2022 елның апрелендә Дәүләт Думасында илнең киберспорт тармагының киләчәге, спортчыларны Россиядә калдыру ысуллары турында фикер алышканнар иде. Уен уйнап җыйган сәләт-тәҗрибәне икътисадның төрле тармакларында да кулланып була бит дигән хыяллары булды сәясәтчеләрнең.

Тәкъдимнәр күп яңгырады. Әйтик, араларында киберспортчыларга армиядә хезмәт итүне кичектереп тору яисә махсус киберроталар булдыру, югары уку йортларына төп конкурстан тыш кабул итү, фатир алганда ташламалар бирү кебек кызыксындыру чаралары бар иде.

Ярышлар оештыручылар турында да онытмадылар. Аларга да стимул кирәк бит. Дәүләт андыйларга ташламалы кредит бирү, салым ставкасын киметү, импорт алмаштыру җәһәтеннән кирәкле программа тәэминаты, уен платформаларын үзебездә җитештерү кебек адымга әзер. Әмма бу хыялланудан ары узармы – сорау ачык кала.

Соңгы елларда Татарстан да киберспорт юнәлешендә алга китте. Дөньякүләм турнирларда үзебезнекеләр җиңүен күрә торып, бу тармакны үстермәү ялгыш булыр иде, әлбәттә. Әйтик, быел Казанда БДБ илләреннән килгән яшьләр катнашында киберспорт буенча Татарстан Президенты кубогына ярыш узачак. 2019 елда Казан шулай ук бу спорт төре буенча Россия Кубогы финалын кабул иткән иде. Башкаланың берничә халыкара турнирны үткәрү мөмкинлеге дә булган иде хәтта. Әмма, мәгълүм сәбәпләр аркасында, бу хокуктан мәхрүм ителде.

Моңа карамастан, 2024 елда Казан әлегә кадәр күрелмәгән халыкара спорт ярышын – «Киләчәк уеннары-2024»не оештырачак. Татарстан башкаласын сайлаулары да гаҗәп булмаска тиеш:  республика көчле IТ-инфраструктура белән мактана ала, «Иннополис» махсус икътисади зонасында 323 инновацион компания эшли, яңа IT-квартал ачылырга тора. Моңа Казанның кунакчыл һәм яңа ярышларга һәрвакыт ачык булуын да өстәсәң…

Сан

  • Россиядәге киберспорт аудиториясе – 12 миллионнан артык тамашачы.
  • Казан халкының 54 проценты мәктәпләрдә уеннар уйлап табу, киберспорт кебек дисциплиналар кертү яклы. «ResearchMe» тикшеренү үзәге белгечләре оештырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. 11 проценты аларны мәҗбүри итәргә кирәк дигән фикердә.
  • 72 процент казанлы балаларына компьютер уеннарын уйнарга рөхсәт итә. һәр дүртенчесе бу шөгыльгә уңай карый икән. 19 проценты балаларның бу өлкәдә карьера ясауларына да каршы килми.
  • Былтыр «The International-2021» чемпионатында җиңү яулаган Team Spirit командасының (команда составында Татарстаннан да егетләр бар. – Авт.) приз фонды 18,2 млн долларны тәшкил итте.

Белгеч сүзе

Галия Гыймадиева, психолог:

– Россиядә киберспортны рәсми төстә спорт төре буларак таныйлар. Ата-аналарга да моны аңларга кирәк. Теләсә кайсы спорт күнекмәләр һәм режим таләп итә. Ата-анага исә әнә шул хакта сөйләшергә һәм килешә белергә кирәк. Баланың физик сәламәтлеге, укуы да мөһим бит әле. Киберспорт, хобби булсынмы, профессиональ мавыгумы, укуга да, тормышка да комачау итәргә тиеш түгел! Кыскасы, алтын урталык кирәк. «Минем фикер генә бар» дип булмый, килешү – ул ике якның да фикере һәм ике якны да канәгатьләндерерлек нәтиҗәгә килү.

Әти-әниләр балаларының мөстәкыйль, җаваплы булуын телиләр, әлбәттә. Әмма алар үзләре үк мөстәкыйльлек һәм җаваплылык өчен мөмкинлекләр бирмәвен сизми дә. Үз фикерләрен, үз юнәлешләрен тагарга тырышалар. Билгеле, әти-әниләр моны балалары өчен борчылганга күрә шулай эшли. Тик ничек эшлиләр – монысы башка мәсьәлә. Кайбер очракта бу мөнәсәбәтләрнең бозылуына, яшүсмернең фикеренә колак салмау, бәһасен төшерүгә кайтып кала. Гаилә – тыл. Биредә сине ничек бар, шулай кабул итәләр, булышалар, терәк-таяныч булалар. Гаилә бу функцияләрне үтәми башлый икән, бала әле белеп бетермәгән дөнья белән ялгызы гына калачак. Шул рәвешле төрле юнәлешләргә, бәйлелеккә бирелергә дә мөмкин. Кыскасы, өендә тапмаган терәк-таянычны читтән эзләячәк.

Бала чама хисен югалтмасын, виртуаль дөньяга тулысынча күчмәсен өчен аңа чынбарлыкта да альтернатива табу кирәк. Кемгәдер үзен каһарман итеп тою, кемгәдер команда белән уйнау ошый. Бала белән шулар турында сөйләшергә кирәк һәм, әйткәнемчә, чынбарлыкта да шуның альтернативасын табарга. Чынбарлыкта үзен бәхетсез тойган бала виртуаль дөньяга башаягы белән чумачак.

Раил Шәмсетдинов, Россия Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, педагогика фәннәре кандидаты:

– Хәзерге көндә психологлар да, балаларның компьютер каршында утыру вакытын контрольгә алырга кирәк, ди. Максатсыз утырмасыннар өчен, сәгатьләрне тәртипкә салырга. Ә моны системалы, хөкүмәт дәрәҗәсендә башкарырга кирәк. Нинди очракта тәртипкә сала алабыз? Әгәр дә ярышлар, кызыксындыру чаралары уйлап тапсак. Киберспорт юнәлешен хуплыйм. Балалар анда күп нәрсәләргә өйрәнә. «Киләчәк уеннары»ның Татарстан башкаласында узуы да күп нәрсәне сөйли. Файдасы булачак, балаларны әзерли, өйрәтә башлаячаклар, бу әкренләп укыту системасына да киләчәк. Киберспорт балада мантыйкый фикерләү, команда белән эшләү кебек сыйфатларны үстерә. Командада, бергәләп эшли белү – бик мөһим ул. Безнең Татарстанда барысы да бергәләп, бердәм булып башкарыла бит.

Хәзер интернетта максатсыз утыруның аяныч нәтиҗәләре турында күп ишетеп торабыз. Менә шулардан саклап калырга булыша торган спорт төре дә әле бу.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү