«Алардагы техник мөмкинлекләр белән безне юкка чыгару – минутлык эш, тик алар аны эшләми»

       Оча торган тәлинкәләр, яки конструкциясеннән башлап, кемнәр идарә иткәне, ни эшләп, нинди максатлар белән йөргәне безгә – кеше затларына аңлаешсыз, билгесез саналган объектлар (НЛО) чыннан да бармы, реальме? Әллә инде алар атмосферадагы оптик эффектлар, кемнеңдер күзенә күренгән галлюцинация, без аңламаган метеорологик яисә астрономик күренешләр генәме? Бүген, 2 июль – Бөтендөнья НЛО, башкача әйткәндә, Бөтендөнья уфологлар көне.

Кеше заты, үзен бик белдеклегә санаса, төрле фәннәрне алга әйдәүче галим-голәмәлә-ребез күп булса да, ул үзен чолгап алган тирәлек, аның төзелеше, үзлекләре хакында әлегә ифрат та аз белә. Ерак галәмнәр яисә микродөнья турында әйткән дә юк. НЛО феномены хакында нидер сөйли алучылар булганда да, алар әйткән хакыйкатькә туры килмәскә дә мөмкин. Техник уңышлар белән мактанган, үзебезне әллә кемгә санаган җәһәттә дә, без, кешелек, шушы көнгәчә ирешкән үсеш, алгарышның шактый чамалы булуын, танып белү, акыл дигәндә чикләнгәнлегебезне әле тулысынча аңышмыйбыз. Акылыбыз җитми. Нәрсә ул акыл, дигәндә, галимнәр аны мәгълүматны кабул итү, анализлау һәм шуның нәтиҗәсендә яңа мәгълүмат тудыру сәләте, дип бәяли. Яңа туган нәтиҗә-мәгълүмат исә, үз чиратында, тагын да тирәнрәге, югарырак баскычта торганы яралуга җирлек булырга тиеш, ди алар. Тиештер, ләкин кешелек яулаган баскычлар әле санаулы гына…

НЛО темасына кайтканда, без искәрткән датаның, аның белән бергә уфологиянең кыска тарихының моннан нәкъ 75 ел элек булган вакыйгага барып тоташуы мәгълүм. Диск рәвешендәге ниндидер сәер очу аппаратының Американың тау-ташлы, чүлле Нью-Мексико штатындагы 1947 елның июль башындагы һәлакәтенә. Розуэлл атлы кечкенә шәһәр янында җиргә кадалган ул очкыч каян килеп чыккан, нишләп йөргән, кемнеке – билгесез. Һәлакәткә кагылышлы язма һәм фотоматериалларга тиз генә «үтә яшерен» грифы салынса да, газеталарга очу аппаратының гадәти булмаган конструкциясе, фән белмәгән металлдан эшләнгән корпусы, хәтта авария урыныннан кешегә охшаш җан ияләренең мәетләрен җыеп каядыр алып китүләре турындагы мәгълүмат ирешеп, алар аны җәмәгатьчелек белән бүлешергә күпмедер өлгергән. Һәм шуның белән шул. Розуэлл инцедентына бүген дә нокта куелмаган. Америка хәрбиләренең яңа төр очу аппара-тын сынагандагы уңышсызлыгы булганмы ул, әллә инде чит планета яисә параллель дөнья вәкилләренең тормышка ашып бетмәгән визитымы – версияләр җитәрлек булып та, шушы көнгәчә беркемнең, шул исәптән рәсми органнарның да ачык, төгәл һәм бар кешене ышандырырлык аңлатма биргәне юк. Бүтән шуңа охшаш күренешләрне анализлап, үз нәтиҗәләрен чыгаручы башкалар булган җәһәттә дә.

Китап киштәмдә инде хәтсез еллар Владимир Ажажаның «Уфологическая мистерия» дигән, өч китаптан торган үзенчәлекле хезмәте ята. Узган гасыр азагында Мәскәүдә оешкан Уфология институтының элекке директоры ул трилогиядә НЛО дигән күренешнең реальлеген исбатлый, «нишләп йөриләр?» дигән сорауга үзенчә җавап бирә һәм иң мөһиме – бик күп еллар буе безнең өстә акыл үсеше, технологик алгарыш ягыннан нык алга киткән билгесез затларның торганлыгын бәян итә. Профессорга ышанганда, без барыбыз да диярлек шул югары акыл ияләре алып барган тәҗрибәләрдә катнашучы куяннар ролендә. Без – микроскоп пыяласында. Карыйлар, тәҗрибәләр үткәрәләр, үрчетәләр һәм савалар. Имеш, алар безне Җир дип аталучы резервациягә китереп урнаштырганнар да, үз хаҗәтләрендә рәхәтләнеп файдаланалар. Саву дигәндә, әлбәттә, без аларга сөт тә, ит тә, йон да, йомырка да бирмибез. Ул аларга кирәк тә түгел. Ә нәрсә бирәбез?

Сорауга җавап эзләп бал кортлары дип аталучы үзенчәлекле «җәмгыять»кә мөрәҗә-гать итик. Табигать иңдергән тәртип буенча яшәүче шактый камил күренгән ул цивилиза-циядә рациональ хезмәт бүленеше, шактый уникаль үрчү системасы, табигатькә, һава шартларына ифрат та шәп җайлашканлык. Тик шулай да ниндидер аң, зиһенлелек турында сүз сөйләп булмый. Зиһен, акыл ягы аз-маз булса, алар безгә төп ризыклары – җәй буе тырышып җыйган балны бирерләр, үзләрен саудырырлар идеме? Юк, бер калак бал өчен йөз тапкыр килеп чагып китәрләр иде. Ә болай без шәпләп алар җитештергән балны ашыйбыз. Чөнки алар үзләрен кемнәрдер файдаланганны аңлар дәрәҗәдәге җан ияләре түгел. Бал кортыннан өстен торган, сугымга асралган мал, җигәр өчен тотылган ат та нәкъ шундый хәлдә. Ихтимал, без – кешеләр дә иң югары аңга, технологияләргә ирешкән цивилизацияләр белән чагыштырганда өметсез томаналардыр. Безләрне ни рәвешле сауганнарына беркайчан да төшенә алмый торган.

Кайбер уфологлар бездән мең тапкыр зиһенлеләргә кешенең психик, эмоциональ энергиясе кирәк, алар шуның белән туена, ди. Тик дәлилләп бирә алмый. Ажажа исә НЛО иярләгән затлар – гуманоидларның кешеләрне кыска вакытка даими урлап торуын (абдукция), һәркемнән дә диярлек биоматериал алуларын исбатларга алына. Имештер, бала чакта бөтен кеше дә абдукция аша үтә. Ул затларга аерым кешедәге генетик материал, һәрберебез өчен үзгә булган генетик код кирәк икән. Соңыннан, ген күрсәткечләре буенча, һәр ун кешенең берсе даими донорга әйләнә, хатын-кызлардан күкәй күзәнәк, ирләрдән орлык алына, ди галим. Безне савучылар, имеш, инде хәтсездән ген инженериясе өлкәсендә үзләре мөһим санаган эшләр алып баралар. Бәлки кеше затының үзләре теләгән төрен, «сөт»не күбрәк биргәнен булдырасылары киләдер. Ажажа да алар миссиясен, алар максатларын без ахыргача белә алмаячакбыз дигән фикердә. Ә инде «каян килгәннәр», дигәндә, профессор «тәлинкә» пилот һәм пассажирларын башка планета вәкилләре дияргә ашыкмый. Алар йә безнекенә параллель дөньяда, якында гына яшәп, бу якка чыккалап торучылар, йә булмаса башка дәверләрдән безнең чорга үтүчеләр, ә бәлки янәшә яшәп тә, безнең күзгә сирәк чалынучылардыр, ди ул. Ничек кенә булмасын, Җиргә без түгел, алар хуҗа икән.

НЛО иярләгәннәрнең технологик мөмкинлекләре турында күпне фаразларга мөмкин булганда да, алар алгарышының мораль ягы турында нидер белдерергә хәтта Ажажа да батырчылык итми. Ул як бөтенләй караңгы кала. Ниндидер әхлакый нормалар, миһербанлылык, шәфкать, ярату – бу сыйфатларның барысын да коры прагматизм алыштырган булырга да бик мөмкин. Кешелек тә акрынлап шул якка бара кебек. Кешене өйрәнәләр,  савалар икән, адәми зат аларга кирәк. «Алардагы техник мөмкинлекләр белән безне юкка чыгару – минутлык эш, тик алар аны эшләми», – ди галим.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү