Бакчачыларны борчыган ИҢ ПОПУЛЯР сорауларга ҖАВАПЛАР

Сорауларга «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова җавап бирә.

– Яңгырлы, суык җәй үзенекен итә – ачык грунттагы помидорлар начар үсә. Үсентеләргә хәл кертү, аларны фитофтороздан саклау өчен нәрсә эшләргә мөмкин?

Галина Васильева. Чистай районы

– Чәчәк ата башлаган чорда чирне кисәтү өчен биологик препаратлар: «Псевдобактерин-2», «Фитоспорин-М» яки бордос сыекчасы сибү томатларга бәлзәм сипкәндәй тәэсир итеп, аларны чирдән саклый. Ике көнлек көл төнәтмәсе  сибү дә томатларны сәламәтләндереп җибәрә. Моның өчен 10 литр суга 250–300 грамм көл салып, эремә әзерлибез. Тонганнан соң, сөзеп, үсентеләргә бөркибез. Чүпрә эремәсе исә фитофтороздан коткаруга ярдәм итеп кенә калмыйча, үсентеләрне бик әйбәт ашлый да. 10 литр җылы суга 100 грамм кисәкле чүпрә салып, бик әйбәтләп эретәбез һәм шуны помидор куакларына сибәбез.

Ашлау димәктән,  июль аенда помидор үсентеләрен генә түгел, гомумән, һәрбер культураны тукландырырга кирәк. Органик ашлама сыйфатында тавык тизәге (1:25) яки сыер тизәге (1:10 нисбәтендә) эремәсе, көл төнәтмәсе (10 литр суга 1 стакан исәбеннән), чапкан үлән төнәтмәсе кулланырга мөмкин.

Помидор үсентеләренең үги ботакларын даими кисеп торыгыз. Шул ук вакытта җиргә тигән яфракларын кисеп ташлагыз. Ник дигәндә, яфракка туфрактан фитофтороз күчәргә мөмкин.

– Кәбестә яфракларын ниндидер корткыч тишкәли башлады Көл суы сибеп караган идем, әллә ни файдасын күрмәдем. Аннан котылу юлын әйтсәгез иде.

Наҗия Ибраһимова. Казан

– Җәй урталары җитеп килгәндә, кәбестәне гадәттә кәбестә чебене, үлән бете, ак күбәләк зарарлый башлый. Алардан котылу өчен үсентеләргә атнага бер тапкыр «Биостоп», «Фитоверм»,  «Лепидоцид» кебек препаратлар сиптерергә кирәк. Корткычлардан шулай ук көл һәм кер сабыны эремәсе, канлы үлән (чистотел) һәм әрем, керән һәм тузганак эремәсе ярдәмендә дә көрәшергә мөмкин.

– Сарымсак тәме килеп торган сусыл кыяклы «слизун» суганын утыртып карыйсым килә. Белүемчә, аны җәен утырталар. Төгәлрәк – кайсы айда?

Сәвия Галимуллина. Балык Бистәсе

– Кыяклары «витаминнар келәте» – күпьеллык «слизун», «батун», «шнитт» суганнарын җәй урталарында чәчәләр. Кузгалак һәм рәваҗ (ревень) утыру чоры да бу. Башка яшел тәмләткечләргә килсәк, укропны җәй буе һәр 15–20 көн саен (шушы вакыт эчендә өлгерә) чәчәргә мөмкин. Ә кресс-салат ике атна узуга ук өлгерә. Руккола исә 5–6 көннән тишелеп чыга. Җәй уртасында утыртылган петрушка һәм «порей» суганы бакча сезоны ахырында өлгерә. Сүз уңаеннан, кузаклыларны  – борчак, фасольне дә июльдә чәчәргә мөмкин.

– Кишер яфрагы бөтерелә. Нәрсә эшләргә икән?

Эльмира Нәбиуллина. Саба районы

– Кишер бете белән зарарлангандыр, күрәсең. Яшел төстәге  бу бетләр, канатлары булса да, очмыйлар, ә сикерәләр. Гадәттә алар бакча тирәсендәге ылыслы агачлардан күчә. Вакытында чарасын күрмәсәң, уңыш җыеп алганчы, кишер яфракларында үрчеп ятачаклар. Корткычтан котылу өчен түтәлне «Алатар», «Децис» кебек препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Халык ысулын кулланып карарга – сарымсактан, ат кузгалагы, меңьяфрак, канлы үләннән төнәтмә ясап сибәргә була. Тәмәке тузанына көл кушып, түтәл өстенә сибү дә корткычлардан котылуга ярдәм итәчәк. Кер сабыны эремәсе дә (10 литр суга 300 грамм кер сабынын салып эретергә) кишер бетеннән әйбәт чара санала. Берничә тапкыр сипкәндә генә корткычны тулысынча җиңеп булачак.


Фикер өстәү