Татарстан Президенты һәм Свердловск өлкәсе Губернаторы XV өлкә Сабантуенда катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев XV өлкә Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар.

Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча (2010 ел) Свердловск өлкәсендә 143 мең 803 татар яши. Рәсми рәвештә 10 татар иҗтимагый оешмасы теркәлгән. 7 татар якшәмбе мәктәбе эшли. 18 гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла. Төбәктә 74 татар һәвәскәр иҗат коллективы бар. Свердловск өлкәсе халкы Татарстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары белән даими очрашып тора. 2005 елдан    өлкә Сабантуе бәйрәмнәре үткәрелә.

«Татар халкы өчен Сабантуй – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Свердловск өлкәсе Губернаторына, төбәк Хөкүмәтенә бу чараны бик яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Гомумән, татар милли-мәдәни оешмаларының инициативаларын хуплаганы өчен», – диде ТР Президенты, сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп.

Өлкә Сабантуе 2005 елдан бирле төрле муниципаль берәмлекләрдә үткәрелә, соңгы 8 елда даими үткәрү урыны – Сысерт шәһәр округының Кадниково авылы.

Сабантуйны оештыручылар – Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге һәм Лаеш муниципаль районы ярдәме белән Свердловск өлкәсе татар конгрессы (Урал татарлары) төбәкь иҗтимагый оешмасы.


Фикер өстәү