Республикада коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 42 очрагы теркәлгән. 27 пациент хастаханәгә озатылган, диелә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны 152 684кә җитте. Алар арасыннан 149 212 кеше инде терелгән, шул исәптән 58 кеше узган тәүлектә дәваланып беткән. Вафат булучылар саны элеккечә – 1995, яңа үлем очраклары теркәлмәгән.

 


Фикер өстәү