Бала агачка менгән һәм аска төшә алмаган

Әлмәттә экстрен хезмәтләр чакыруның 112 номерына Зифа Балакина урамында «Сәламәтлек» паркында 12 яшьлек малайның 4нче кат биеклегендә агачка менүе һәм төшә алмавы турында хәбәр ителгән.

Әлмәттә агачка менгән һәм аска төшә алмаган 12 яшьлек малайны коткарганнар

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, чакыру буенча Татарстан эзләү-коткару хезмәтендә эшләүчеләр һәм 65нче янгын сүндерү-коткару хезмәтенең янгын сүндерүчеләре килгән.

Алар баскыч ярдәмендә баланы җиргә төшергән.

Ачыкланганча, малай агачта эләгеп калган тупны алырга менгән.

 


Фикер өстәү