Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие генерал-полковник Александр Лапинга Россия Герое исеме бирелү уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.
“Хөрмәтле Александр Павлович! Сезне Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булуыгыз белән эчкерсез котлыйм, – диелә котлауда. – Абруйлы хәрби башлык, хәрби хезмәтнең тәҗрибәле профессионалы буларак, Ватаныбыз өчен катлаулы чорда ватанпәрвәрлелегегезне, ил сакчысы дигән бөек исемгә тугрылыгыгызны һәм шәхси батырлыгыгызны тагын бер кат раслап, аеруча әһәмиятле дәүләт бурычын хәл кылуга, илебезнең иминлеген тәэмин итүгә саллы өлеш керттегез. Без, татарстанлылар, Сезнең белән – бөтен гомерен авыр хәрби хезмәткә багышлаган батыр якташыбыз белән горурланабыз, хезмәтегездә яңа уңышлар һәм Россия хакына зур казанышлар телибез! Сезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет насыйп итсен!”.