Эльмир Низамов: «Мин һаман музыкаль театр турында хыялланам»

Иҗатта чикләр булырга тиешме? Татарча музыка ул – нинди музыка? Югалып барган мирасны ничек саклап калырга? Ни өчен без аерылып торган кешеләрне яратмыйбыз? Болар һәм башка мәсьәләләр хакында композитор Эльмир Низамов белән сөйләштек.

– Театр, кино, эстрадага музыка язу, шул ук вакытта күләмле әсәрләр иҗат итү – боларның барысын да ничек колачлап була? Табигый хәл түгел бит инде, килешәсеңдер?

– Бу күренешне табигый дип әйтә алмыйм, чөнки күп композиторлар чынлап та бер юнәлештә иҗат итүне сайлый. Гадәттә шулай инде. Әмма бу заманда үзеңә ниндидер чик-кысалар кую бик үк дөрес тә түгелдер. Миңа үземне төрле юнәлешләрдә сынап карау, төрле яктан ачу кызыклы. Театр өлкәсен генә алсак та, аның эчендә генә дә күпме юнәлеш бит. Һәр спектакль – тәҗрибә. Бер спектакль, әйтик, опера стилендә иҗат ителсә, икенчесендә – заманча рэп, өченчесендә – фольклор, дүртенчесендә – Шекспир дөньясы… Аларның һәрберсе – кечкенә генә ачыш. Бәлки шуңа күрәдер, театр дөньясы миңа якын. Ул да мине үз итә дип сизәм.

Төрле юнәлешләрдә эшләүче композиторлар бар, ләкин күп түгел. Күпчелеге, «мин симфонияләр язам, җыр дәрәҗәсенә төшмим» яки «мин җырлар язам, башкасына тыгылып тормыйм» дигән фикер белән эш итә. Ә мин аларны аермыйм. Хәзер шундый заман: элитар сәнгать белән массачыл сәнгать арасындагы чик юылды, диcәк тә була. Мисалга «Кара пулат» операсын алыйк. Ул – бөтен яклап элитар сәнгать әсәре. Шул ук вакытта аны гади халык та кабул итте. Үзем дә иҗатымда шушы чикне юкка чыгарырга омтылам.

– Татарстанда Эльмир Низамов музыкасы яңгырамаган театр калдымы әле?

– Бар әле, бар. Мәсәлән, Качалов театры. Ул театр заманча авторлар белән эшләми кебек. Гәрчә без Александр Славутский белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Әйтүенчә, ул классика белән эшләргә ярата.

– Эшләп карамаган жанр бармы әле?

– Әлбәттә бар! Бөтенесен дә колачлау өчен бер гомер җитмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, миңа электрон музыка бик якын түгел. Балет өчен музыка язганым юк. Әмма бу җәһәттән эш башланды  инде.

– Иң мактала һәм иң тәнкыйтьләнә торган композитор булуыңны ничек кабул итәсең?

– Дөнья шулай корылган: уңай күренеш янәшәсендә һәрчак тискәресе дә була. Мактау күп булгач, тәнкыйть булу да табигый.

Мин бөек шәхесләрнең биографияләрен укырга яратам. Укыган саен, кара инде нинди шәхесләрне тәнкыйтьләгәннәр, мине бер дә тәнкыйтьләмиләр, дип уйлыйм, димәк, шәхес булып җитешмәгәнмен дип нәтиҗә ясый идем. Тәнкыйть башлангач, мин ниндидер яхшы эш башкарганмын, дигән фикергә килдем. Шулай да тәнкыйтьне ул кадәр сизмим. Мин кызыксыну сизәм. Күп кеше язмаларымны сорый, сорамыйча да алучылар була. Болар барысы да көч-дәрт бирә.

– Музыкасы татарча түгел, дип әйткәннәре дә бар, татарча музыка, синеңчә, нинди була?

Һәр милләтнең фольклор хәзинәсе һәм әлеге бай мирасның үз традицияләре бар. Композитор исә фольклорга нигезләнсә дә, барыбер үз музыка дөньясын төзи. Ул халык музыкасын язмый, ул үз музыкасын иҗат итә. Әлбәттә, иҗат кешесенә төрле факторлар тәэсир итә. Бу татар музыкасы да, чит ил музыкасы да булырга мөмкин. Аларның микъдарын һәр кеше үзе билгели. Музыкасы татарча түгел, дип әйткәндә, мине кем белән чагыштыралар икән соң? Сәйдәшев белән чагыштыралар икән, мин бит Сәйдәшев булырга тиеш түгел. Хәер, аңа да заманында тәнкыйть эләкми калмагандыр. Әйтик, татарларга вальс нәрсәгә кирәк булган, дип әйтергә була. Вальс бит ул – чеп-чи Европа жанры. Ә Сәйдәшев шундый итеп иҗат иткән, еллар үткәч, без Сәйдәшев вальсларын чын татар музыка үрнәге дип кабул итәбез. Марш белән дә шул ук хәл.   

– Татар музыка сәнгате бүген ни хәлдә?

– Музыкаль процессның эчендә кайнаганлыктан, миңа объектив бәя бирү читенрәк. Эчтән караганда, музыка хәлен начар дип әйтә алмыйм, чөнки безнең республикада Дәүләт симфоник оркестры , «La Primavera» Казан камера оркестры, «Новая музыка» кебек бик көчле коллективларыбыз бар. Музыка сәнгате үсештә. Карагыз, кыска гына вакыт эчендә Камал һәм Тинчурин театрларында нинди көчле оркестр тупланды. Бу да бит – бик зур дәлил. Үз йөзе, үз юлы булган композиторларыбыз да бар. Әлбәттә, без күп түгел. Ә бит уйлап карасаң, авторларның кайчан күп булганы бар? Исемнәре тарихта калган, бүген дә музыкасы яңгыраган шәхесләрне барлыйк әле. Нәҗип Җиһановтан башласак, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин һәм башкалар – аларны барларга ике кул бармаклары җитә. Әлбәттә, музыка сәнгатенең проблемалары да җитәрлек. Мәсәлән, мин һаман да музыкаль театр турында хыялланам.

– Хыялланып арымадыгызмы соң әле? Күпме сөйләнсә дә, эшнең кузгалганы юк бит?

– Минемчә, иртәме-соңмы, ул барыбер булачак. Тамчы тама-тама ташны тишә бит, безнең дә бу проблеманы гел күтәреп торуыбыз бушка булмас.

– Зәвыклы музыканы киң катлау тыңлыймы?

Музыканың өч башлангычы бар: беренчесе – автор, икенчесе – башкаручы, өченчесе – аны тыңлаучы. Әнә шул өченчесе булмаса, калган икесенең хезмәтендә мәгънә юк. Тыңлаучы нинди – музыка да шундый. Әйтик, менә зал буш, тамашачы килмәгән, ди. Анда яңгыраган музыка да үсә алмый дигән сүз бит инде. Шуңа күрә безгә бер генә юл кала: үз тамашачыбызны тәрбияләргә, аны үстерергә. Моны төрле фестивальләр, концертлар һәм радио-телевидение аша эшләргә мөмкин. Тик безнең радио-телевидение күбрәк коммерция юнәлешендә эшли. Анда финанс мөмкинлекләре булганнар гына эләгә ала. Еш кына зәвыклы җырчыларның иҗатларын күрсәтергә  акчасы булмый. Шуңа күрә безгә әле бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә.

 

Фото: Ринат Җиһаншин

– Хәзерге шартларда үз әсәреңне халыкка җиткерә белергә дә кирәк бит әле. Элек ул пропаганда дип атала иде, хәзер башкача. Реклама белән үзең шөгыльләнәсеңме?

– Совет заманында бу эш белән дәүләт шөгыльләнгән, бүген дәүләттән андый ярдәм көтеп булмый. Хәер, хәзерге чорда һәркем үзенә генә таянырга кирәклеген аңлый. Чыннан да үзеңнән дә күп нәрсә тора бит. Шуңа күрә мин интернетта актив, чөнки миңа тыңлаучы белән минем арада элемтә булдыру бик мөһим. Музыкамны беркем дә ишетми икән, мин тынычлана алмыйм. Интернет бу яктан бик күп мөмкинлекләр ача. Тик кемдер аны булдыра  алмый. Элеккеге заман моделе белән яшәүчеләр,  мин бу эш белән шөгыльләнергә тиеш түгел, дип тә санарга мөмкин. Аларга, минем фәлән көнне концертым була, килегез, дип игълан элү тыйнаксызлык кебек тоела. Әгәр инде син шул юлны сайлыйсың икән, концертыңа йөрмәүләренә, музыкаңны белмәүләренә гаҗәпләнергә кирәкми. Бу начар да түгел, яхшы да түгел. Бу – хакыйкать. Шуңа күрә мин студентларыма, сез музыка да язарга, элемтәләр дә төзи белергә тиешсез, дип әйтәм. Театрның сине чакыруын телисең икән, син анда йөр, таныш, анализла, театр хәрәкәтенә кушыл.

Музыка ул – иҗади яктан да, физик яктан да ныклык таләп итә торган өлкә. Мәсәлән, син көне-төне язасың, ә ул әсәр беркайда да яңгырамый. Күңел төшенкелегенә биреләсең. Менә шул вакытта бу сазлыктан арына белергә дә кирәк. Дөрес, мине яшьтән күреп алдылар. Ләкин холык буенча максималист булганга, үземнән гел канәгать булмадым. 21 яшь тулгач, үз-үземә: «Пушкинның 21 яшендә бөтен Россиягә исеме танылган, кемдер 21 яшендә Грэмми алган, ә мин әле берни дә эшләмәдем», – дидем. Хәзер дә шулай. 35 яшьтә ниндидер уңышларга ирешсәм дә, мин һаман үземнән канәгать түгел.

– Шунысы да бар: күләмле әсәрләрең сәхнәдә берничә тапкыр гына куела. Миңа калса «Алтын Казан»ны да, яңадан сәхнәгә менгән «Кара пулат»ны да әллә ни күп тамашачы карый алмады. Проблема нәрсәдә?

– Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, әлеге дә баягы музыкаль театр булмау. Икенчедән… «Кара пулат» мисалын алсак, анда актерларның 90 проценты чакырулы. Аларга 5 спектакль өчен гонорар түләнгән, ә калганы билгесез. Бу спектакль беркемнең дә балансында түгел, ул һавада эленеп калган. Әгәр бу команда берәр театрда хезмәт хакы алып эшләсә, ул әсәр кабат-кабат куелыр иде.

– Мәдәният министры Ирада Әюповадан: «Ни өчен опера театрында татар әсәрләре 11 тапкыр гына куелган?» – дип сорадылар. Син бу сорауга ничек җавап бирер идең?

– Опера театрының репертуар сәясәтен белмим, мин болай фаразлыйм: әгәр татар музыкаль әсәрләре шыгрым тулы заллар җыйса, алар күбрәк күрсәтелер иде. Әйтик менә Камал театры премьераларына бөтен татар интеллигенцияcе агыла, баскычларга утырып карыйлар. Шулкадәр кызыксыну анда! Ә музыкаль спектакльләрдә шул ук йөзләр күренми бит. Опера сәнгате безнең халыкка барыбер ераграк.

– Тагын бер проблема бар: интернеттан классик татар әсәрләрен табу читен. Аны ничек хәл итәргә?

– Бу бик зур проблема! Мин монда ике зур стратегия булырга тиеш дип саныйм. Чөнки бу проблема үз эченә бик күп юнәлешләрне ала. Әйтик, яздыру мәсьәләсе.  Егерменче гасыр безне аудиоязмалар  чорына алып керде. Егерме беренче гасырда моңа видео да өстәлде. Бүген музыка яздырылмый икән, аны юк дип исәпләргә була. Нота ул – материал. Аны яздырып, тыңлаучыга җиткерергә кирәк. Нота тексты шушы юлны үтми икән, димәк, кәгазьдәге музыка әле тумаган. Шуңа күрә бүгенге музыканы да, музыкаль мирасыбызны да акрынлап яздырырга кирәк. Бу 2–3 елда гына эшләнә торган эш түгел. Әгәр инде һәр музыкаль коллективка шундый бурыч куелса, боз кузгалырга мөмкин. Хәзергә бу эш бармый дип әйтеп була. Өзек-өзек кенә эшләнә, даими рәвештә – юк. Александр Сладковский җитәкчелегендәге дәүләт симфония оркестры антология яздырды, Композиторлар берлеге ике диск әзерләде. Тик бу күлдәге тамчы гына бит. Дәүләт заказы булмыйча торып,  проблема хәл ителмәячәк. Икенче проблема – студия булмау. Беренче мәлдә Мәскәүгә барып яздырырга була, әмма бу  хәл итү юлы түгел. Сладковский җәй көне Зур концерт залында яздыра. Бу – аптыраганнан эшләнгән эш. Ә инде шушы юнәлештә җиң сызганып эшлибез икән, безгә үз студиябез кирәк. Мин бу фикерне Татарстан Прездидентына җиткердем, әлегә фикер алышу бара. Ә вакыт безнең файдага эшләми. Яздырылган музыканың яхшырак хәлдә сакланганы цифрлаштырганны көтә, боларга бер тапкыр да яздырылмаган әсәрләр өстәлә. Андыйлар да шактый, әйтик, Нәҗип Җиһанов симфонияләре һәм башкалар. Юкса бит, ХХ гасырда язылган ноталар да юкка чыгып бара инде.

– Сез күбрәк Эльмира Кәлимуллина белән хезмәттәшлек итәсез кебек. Җырчыга үз композиторы булу бик әйбәт инде ул, ә композиторга мондый дуслык нәрсә бирә?

– Эльмираның иҗаты аша минем күп кенә әсәрләрем халыкка таралды. Ул бу җәһәттән бик күп эшли. Аннан соң ул ачык, кызыксынучан, төгәл. Шундый җырчылар да була: син музыканы яздырырга чакырасың, ул  суза, бөтенләй юкка чыгарга да мөмкин. Эльмира, әйтә икән, эшли һәм пропаганда да ясый. Бу миңа бик кадерле.

– Күп кенә талантлар аз гына таныла башлагач, Мәскәүгә яки чит илгә күченә. Ә нишләп син әле дә Казанда?

– Бер яктан Казан белән генә чикләнәсе дә килми. Россия күләмендә дә, чит илдә дә эшлисе килә. Шулай эшләп караганым да бар инде. Әмма мин Казанга кирәклегемне сизәм. Республика ярдәм итә, иҗатташ дусларым бар, биредә иҗади мохит тә тотрыклы. Мин бит – татар, кая гына барсам да, күңел Казанга ашкына. Минем аны иҗатым белән баетасым килә.

Шунысы да бар: Казан – бик консерватив шәһәр. Биредә үз кеше булу өчен бик күп тырышырга кирәк. Бер ун еллап яшәгәч кенә мин үземә игътибар сизә башладым. Татарлар аерылып торган кешеләрне дә бик яратмыйлар. Без үз шәхесләребезне бәяләмибез. Концертларда әсәрнең авторлары, хәтта чыгыш ясаучының исемен дә әйтеп тормыйлар. Юкса танытырга кирәк. Талантлар аша милләтең дә үсә. Халык милләт булып җитешсен өчен аның бөек язучылары, композиторлары, шәхесләре булырга тиеш. Без шуларның иҗаты аша милләт турында күзаллыйбыз лабаса. Рус мәдәнияте дигәч, Пушкин, Достоевскийлар күз алдына килә бит. Димәк, милләткә геройлар кирәк. Ә без үз геройларыбызны үстермибез.

Фото: Ринат Җиһаншин

– Холкың буенча син нинди кеше?

– Ялгызым калганда, миңа бик рәхәт. Зур компанияләр яратмыйм. Дөрес, аралашырга яратам, үземне ачык кеше дип саныйм. Тагын мин үзсүзле. Бөтен кеше дә, дөрес эшләмисең, дип әйтеп торса да, үземнең хаклыгымны белсәм, сайлаган юлымнан тайпылмыйм. Мине юлдан яздырырга бик авыр. Әлбәттә, киңәшләргә дә колак салам. Кешене тыңлыйм, ләкин үземнекен эшлим.

Бик күпләрдән, мин үземнең нәрсә теләгәнемне белмим, дигәнне ишетергә туры килә. Мин нәрсә теләгәнемне беләм. 12 яшемдә композитор булачагымны, концертлар, спектакльләр өчен музыка язачагымны белә идем. Барысы да ул чакта күзаллаганча чынга ашты. Бервакыт, кызыксынып, бер урамга килеп чыктым. Ә берничә елдан мин шул урамдагы фатирда яши башладым. Холкымның тагын бер үзенчәлеге: мин конфликт яратмыйм, бәхәскә кермим. Кеше шулай уйлый икән, аның үзгә фикергә хакы бар.

– Иҗади яңалыкларың белән дә таныштырсаң иде.

Узган елны Россия Президенты Владимир Путинга композиторларга ярдәм кирәклеге турында сөйләгән идем. Ул проблема тиз генә хәл ителә торган түгел, ләкин барыбер ниндидер юнәлешләр барлыкка килде. Хәзер Композиторлар берлеге аша заказга зур күләмле әсәрләр язуга грант отып була. Шушы грант нигезендә орган һәм оркестр өчен концерт язам. Безнең яхшы оркестрыбыз да, Зур концерт залында органыбыз да бар. Шушы уен коралы өчен фестивалебез дә бар. Мин зур академик музыканы бик сагынганмын икән. Соңгы елларда күбрәк җырлар, спектакльләргә музыкалар яздым.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Фото: Чулпан Гарифуллина

Фото: Ринат Җиһаншин

 

 


Эльмир Низамов: «Мин һаман музыкаль театр турында хыялланам»” язмасына фикерләр

  1. Бик кызыклы, мэгълумэткэ бай хэм эчкерсез энгамэ))))Рэхмэт узегезгэ))))

Фикер өстәү