Булат Мусин: «Көрәшкә кызыксыну күбрәк булса, хәлләр башкачарак булыр иде»

Соңгы арада Сабантуйлар турында бик күп язылды. Бәйрәм күрке – көрәш тә еш телгә алынды. Көрәшчеләр ни хәлдә соң? Көрәш буенча спорт остасы Булат Мусин белән «урак өсте»нә берникадәр йомгак ясап, яңалыклары, откан тәкәләре, авыл Сабан туйлары турында сөйләштек.

– Ни хәл?

– Хәлләр яхшы. Сабан туйлары гөрләгәндә, көрәшчеләрнең хәле начар була алмый инде ул (көлә). Бәйрәмнән бәйрәмгә йөреп торган чагыбыз әле.

– Быелгы Сабантуйлы сезон нәтиҗәле булдымы? Имгәнү, җәрәхәтләрсез генә уздырып җибәрә алдыңмы?

– Андый куркыныч имгәнүләр булмады. Дөресен генә әйткәндә, Сабантуйларда көрәшү шактый куркыныч ул. Профессиональ көрәшчеләргә бигрәк тә. Җылынырга, ягъни разминка ясарга мөмкинлек юк диярлек. Гел урамда, кояш астында торасың. Шуңа күрә артык мавыкмыйча, сакланып кына көрәшергә тырышабыз.

Нәтиҗәләргә килгәндә, быел Казан Сабан туенда абсолют батыр исемен алдым. Күптәнге хыялым, максатым иде бу җиңү. Федераль Сабан туе, Бөтенроссия авыл Сабан туе, шахтерлар Сабан туенда да үз авырлыгымда җиңдем. Ләкин андый бәйрәмнәрдә бил алышуны Россия күләмендәге турнир дип атыйлар. Шуңа да Сабан туенда көрәшү түгел, ярышка барган кебек кабул ителә алар.

– Ә авыл Сабан туйларында көрәштеңме быел?

– Авылда быел бер генә тапкыр көрәшергә насыйп булды. Анысы да Казан тирәсендәге бер авыл иде. Үзебезнең якларга – Яңа Чишмәдәге бәйрәмгә кайта алмадым.

– Авылда көрәшү барыбер башкачарактыр инде?

– Авыл халкы бәйрәмгә чын-чынлап, рәхәтләнеп ял итәргә чыга. Көрәшне дә бирелеп, чын күңелдән җан атып күзәтәләр анда. Әйе, шәһәр белән авыл мәйданы арасындагы аерма сизелә шул.

– Саладагы бәйрәмнәргә профессиональ көрәшчеләрне кертмәскә кирәк, диләр…

– Шактый бәхәсле мәсьәлә инде бу. Үз авылында мәйданга чыгып, бил алышучы егетләр бик күп түгел бит хәзер. Алар да көрәшмәсә, безне дә кертмәсәләр, авыл Сабан туйларында көрәш бетә дигән сүз бит инде ул.

– Откан тәкәләреңнең исәбен алып барасыңмы?

– Алай бик санаганым юк. Соңгы арада тәкә өчен көрәшмим. Быел менә, ялгышмасам, өч тәкә оттым. Ә болай… 50дән ким түгелдер инде ул.

– Гомумән, көрәшеп җиңгән бүләкләрең хәйран җыелгандыр инде. Аларга урынны каян табып бетерәсез?

– Тәкәне якын-тирәдә отканда, ул күбесенчә әти җаваплылыгында була, нишләтәсен ул белә. Читтә көрәшеп отсак, шундагы көрәшчеләргә бүләк итеп калдырабыз. Башка бүләкләр дә эшсез тормый инде. Тик тора башласалар, хуҗасын табып җибәрәсең. Артыгын җыеп бетереп булмый.

– Булат, көрәшчеләрне, балл белән генә җиңәсез, чиста алымнар күрсәтмисез, дип сүгәргә яраталар. Синең өчен чистага оту ни дәрәҗәдә мөһим?

– Үзең белән бер дәрәҗәдә булган көрәшче белән бил алышасың икән, аны чистага оту бик кыен. Моның өчен син көндәшләреңнән ике-өч башка өстен булырга тиеш. Ә бүген бу мөмкин түгел диярлек. Көрәшче егетләр тик тормый, камилләшә, елдан-ел матуррак алымнар күрсәтә. Чистага оту лотерея кебек ул: бер көрәшкәндә – син, икенчесендә сине җиңәләр.

– Спортта үҗәтлек, ихтыяр көче кирәк. Бер интервьюда әниең сине, дүртенче сыйныфта укыганда ук билгеле бер режим белән шөгыльләнде, әлегәчә шулай, дигән иде. Холкың буенча шундыймы син?

– Бәлки. Кечкенә чакта көне буена нинди күнегүләр эшләячәгемне бер кәгазь битенә язып, көн саен бераз арттырып эшли идем. Хәзер дә, нәрсә генә булса да, тренировканы калдырмыйм. Шөгыльләнергә көчем булмаса да, барам, җиңелчә генә күнегүләр ясап кайтам. Дисциплина спортчыга гына түгел, һәр кеше өчен кирәк нәрсә дип уйлыйм. Нинди генә өлкәне алсаң да, уңыш тәртиптән башлана.

Билгеле, төшенкелеккә бирелгән чаклар да булгалый. Түзәргә, туктамаска кирәк. Әйтәм ич, ничек кенә авыр булмасын, торып китәргә һәм һич югы аз-маз селкенеп кайтырга кирәк. Тормыш авырлыклардан гына тора алмый бит ул. Авырлыктан соң җиңеллек килә. Тырышлык та эзсез калмый ул. Менә шулар турында уйлау көч бирә миңа.

– Көрәшчеләр арасында көче белән генә түгел, йөзе белән дә танылучылар, «имидж»ын кайгыртучылар, социаль челтәрләрдә актив булучылар юк диярлек. Ә синең өчен бу мөһим, ахры?

– Моны мин үземнән яшьрәкләр күрсен өчен, аларга күпмедер дәрәҗәдә үрнәк булырга теләп эшлим. Безнең көрәшчеләр бик тыйнак инде ул. Дөньяга карашлары, тәрбияләре шундый булгангадырмы. Ә бәлки җанатарлар белән бәйледер бу. Һәрхәлдә, безнең көрәшкә кызыксыну күбрәк булса, хәлләр башкачарак булыр иде, минемчә.

– Йөрәгең бушмы?

– Буш түгел.

– Йөргән кызың көрәшкә көнләмиме?

– Юк. Көрәш белән таныша башлады гына әле ул. Көнләгәне юк әлегә.

– Үзеңә бик таләпчән син, ә булачак тормыш иптәшеңә таләпләрең бармы?

– Таләпләр дип… Юк алай. Һәр кеше үзенчәлекле бит. Яраткан кешеңне дә бар булган үзенчәлекләре белән яратасың инде ул.

Блиц-сораштыру:

Киләчәктә, Ходай кушып, кыз балаң туса, ә киявең көрәшче булса, каршы килмәячәксеңме?

– Юк, көрәшсен генә! Иң мөһиме – яхшы кеше булсын ул.

– Ничек уйлыйсың, көрәштә дуслык бармы?

– Бар ул, ләкин көрәшченең үзеннән тора.

– Яшь көрәшчеләргә нинди киңәш бирәсең?

– Үзләрен кызганмасыннар, таләпчән булсыннар, дисциплинаны сакласыннар.

– Авылда – печән өсте. Җәй көне туган якларга еш кайтасыңмы?

– Эш күп шул, әйе. Соңгы арада көрәшеп йөреп, бик кайтып булмады. Минем урынга абый кайтты. Ә болай, җай чыккан саен кайтабыз инде.

– Авылны яратасыңмы?

– Яратам. Ләкин анда кайтсаң, бер-ике көннән артык тормаска кирәк. Озаграк торган саен китәсе килми башлый.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү