Җиләк сере. Аны сатып баеп буламы?

Быел җиләк вакыты ике атнага соңарды. Шуңа да карамастан, тырышкан кеше җиләкле урынын да, сатып алучысын да таба. Күпләрегез белә: Мамадыш районы авыллары халкы һәр елны Казан – Чаллы юлында җиләк сатып, акча эшли. Җиләк сатып баеп буламы? Җиләкле урыннарны ничек ачыкларга? «ВТ» журналисты  үзе дә – профессиональ җиләкче, аны җыю һәм сату серләре белән бүлешә.

 

Мамадыш җиләкчеләре

Мамадыш районының Түбән Яке авылында туып үскән, хәзер шәһәрдә яшәүче Гөлсәрия ханым 17 ел инде бары тик каен җиләге генә җыя икән. Җиләккә иртәнге алтыдан калмый чыгып китәләр. Ел саен йөри торган үз урыннары бар. Җиләкле урынга эләксәләр, бер утырган җирдән бер майонез чиләген тутырып алалар. Җиләк әз булса, көнозын йөреп  җыярга кирәк, ди.

– Җир җиләген җыя да алмыйм. Каенныкын яратам, аны җыярга да рәхәт, – ди ул. – Җиләккә урманга йөрибез. Көндезге икеләргә кадәр ике кешегә бер 10 литрлы чиләк тутырып кайтабыз. Башта үзебез өчен туңдырып куябыз. Рәхәтләнеп ашыйбыз. Аннары сата башлыйбыз. Узган ел җиләк әз булгач, 10 көн генә саттык. Гадәттә, каен җиләген бер ай буе сатабыз. Акча күзгә күренеп керә. Үзегез исәпләп карагыз. Бер литрлы чиләк өчен узган ел 500 сум сорадык. Бер көнгә 10 чиләк сатарга була. 30 көнгә 150 мең сум кесәдә дигән сүз. Файда бит инде ул. Әле быел бәя дә артты. Башта 1 литрын 1 меңгә саттык, хәзер 800 сум инде.

Гөлсәрия ханым гаиләсе җиләкне «Сайкичү» дип аталган урынга (халык телендә аны «Зеленая стоянка» дип тә йөртәләр) алып барып сата. Ә менә Уразбахты авылындагылар юл буена гына чыга икән. Биредә халык бөтенләй башка. Алар, күрше-тирә авылларны уздырып, җиләкне беренчеләрдән булып сатарга ашыга. Гадәтләре шундый.

– Безнең әби, аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамас, ди торган иде. Якеләрдән күреп тотындык без. Ул чакта әле җиләкне үзебез өчен җыя идек. Кеше саткач, без дә сатып карыйсы иттек, – ди Рәнис Юнысов. – Хәзер инде җиләк  белән шактый акча эшлибез. Ничек җыясың, шулай сатасың. Гадәттә бер кеше көнгә 6 литр каен җиләге җыя. Җир җиләген 15–20 литр да җыеп була.

Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Әминә Ганиева каен җиләге үсә торган күп урыннарны белә. Яшәгән җирендә көндәшләре юк икән. Рәхәтләнеп җыям, ди.

– Ачык урыннарда җиләк пешкән инде. Карап кайттым мин. Әле миңа дигән җиләкләр тагын бер атнадан пешәчәк.  Җәй – безнең өчен акча эшләү вакыты. Йокламасаң, эш уңа. Кызым да, улым да җиләк җыярга ярата. Узган ел кызым белән икебезгә бишәр литрлы 25 чиләк җир җиләге җыйдык. Ул чакта бәясе дә арзан иде әле. Чиләген 500 сумга саттык. Быел биш литрлы чиләктә җиләк 1500 сум тора.

Акчаның артыгы юк, ди ул. Сарай төзиләр икән. Җиләк акчасы шунда тотылачак. Шунысы бар: Әминә апа җиләкне элеккеге төсле юл буена чыгып сатмый хәзер. «Ватсап»та «авыл төркеме» бар, җиләкләрне фотога төшереп кенә җибәрә, шундук алалар.

Сату өчен түгел

Арчада яшәүче Сәгыйдә Габдрахманова инде берничә көн җиләккә йөри.

– Бездә «алмагач бакчасы» бар. Бөтен кеше шунда җиләк җыя. Ул бик зур. Һәркемгә урын җитә. Сатарга җыймагач, бер-береңнән көнләшү, узышып җыю юк. Әле менә бүген сарык бәрәне кадәр куян күрдем. Шушы яшемә җитеп, якыннан күргәнем юк иде. Ул куяннар шулкадәр эре икән, кешедән дә курыкмыйлар, – ди ул. – Мин ул бакчага җиләк дип кенә төшмим. Үләннәр дә җыям. Җиләкне бик сорасалар да сатмыйм. Балаларым, оныкларым өчен дип җыям. Иң элек кайтуга, каен җиләген сөт белән бутап, оныкларга коктейль ясап эчерәм. Аның бит витамины күп. Әгәр кеше бер стакан җиләк ашаса, ел буена җитәрлек витамин туплый.

Сәгыйдә апа әйтүенчә, быел җиләкне эзләп табасы. Кеше сүзенә ышанып, күрше авылга да барган булганнар. Әмма җиләк таба алмагач, кире үзләре җыя торган урынга әйләнеп кайтканнар.

Яшел Үзән районының Күгеш авылында да җиләк басуы бар икән.  Печәнен чапкач, җиләк кыры ачылып кала, ди декрет ялындагы хезмәттәшебез Эльвира Вәлиева.

–  Өч-дүрт ел инде каен җиләген шушы басудан җыябыз. Бөтен күрше авыл халкы безгә килә. Быел өч көн җиләккә бардык. Көненә 10–11 литр җыйдык. Кызганыч, басуыбызны сукалап киттеләр. Өч сәгатьтә җыябыз икән. Без җиләкне суыткычка изеп куябыз. Кыш буе рәхәтләнеп ашыйбыз. Кулдагы сәгать адымнарны санаган. Басуда биш мең адым йөрелгән, – ди Эльвира.

Ашаган белми, җыйган белә

Лилия Хаҗиева Казанда яши. Узган ел 20 көн рәттән каен җиләге җыйган. Быел әле ике генә көн барса да, 36 литр җиләк саткан инде.

–  Мин күп еллар заказга җиләк җыям. Көтеп торучыларым бар. Җиләк җыярга бар кешенең дә сабырлыгы җитми шул. Без генә ул кечкенәдән эш белән үстек. Бик яратып җиләк җыя идек. Шуңа да мин бер авырсынмыйча рәхәтләнеп җыям. Сатып алучыларым бик рәхмәтле, – ди ул.

Лилия җиләк урынын белгертергә теләми. Казан янәшәсендәге бер районда, дип сүзне кыска тота. Ел да шул урынга бара икән. Кеше ияртеп йөрергә яратмый. Ялгыз тизрәк җыела, ди.

–  Былтыр җиләк сезонын 8 июньдә ачкан идем. Быел соңга калынды. Җиләк күп түгел, әмма эре. Акчаның беркайчан артыгы юк, дим мин. Җиләк җыеп сату өстәмә эш кебек. Мин бит ике көн эшләп, ике көн ял итәм. Шул ялымда җиләккә йөрим. Аласы кеше бәясенә карамый ул. Минем унар литр сорап җыйдыручыларым бар. Кышка витамин туплап куялар, – ди Лилия. – Җиләк җыеп акча эшләү оят эш түгел. Аны бит әле күпләр булдыра алмый. Эссе көннәр була. Урман эчендә черки талый.  Кыяк арасында җыйсаң, куллар киселә. Йөри-йөри гәүдәләр арый, билләр бөгелми башлый, аяк-куллар сызлый – саный китсәң, күп инде. Әмма мин бу эшне яратам. Ялгыз калгач, күңелемә рәхәт. Ял итәм. Табигатьтә хозурланып, чиләк тулганны сизмим дә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Җиләкче киңәшләре

Җыю сере

– Безнең якларда бер кеше үзе белгән урынны башкаларга сиздерми. Моның өчен иртәнге 4 тә торып, болынга чыгып китә.

– Җыеп утырган урынга башка кеше килә икән, күренмәскә тырышырга кирәк. Моның өчен үлән төсендәрәк кием кию хәерле. Башка ак яулык япмаска, кеше күрүе бар.

– Шар ярып, кычкырып сөйләшү, хәтта адашкач, бер-береңә тавыш бирү дә начар гадәт булып санала.

– Җиләккә барганда, каршыга кеше очрамау хәерле. «Юллыгы» начар булырга мөмкин. Безнең авылда каршыңа Люция апа Мусина очраса, чиләк тула. Буш чиләкле кеше күрсәң, кире борылып кереп торасы. Гадәттә, өй эчендә яхшы «юллыклы» кешене капкадан чыгарып, каршыга «очраталар».

– Арттан кеше килсә, юлны бутыйлар.

–  «Оялыгың» янына кеше килеп чыкса, үлән арасына кереп яталар.

– Җиләкне беренче өзгәндә, бисмиллаңны әйтергә, уч тутыргач кына чиләккә салырга. Бу эшне кулы җиңел кеше эшләсә, чиләкләр тулачак.

– Чиләк тулмыйча, җиләк ашамаска.

– Җиләк «күчеп йөри». Бер елны булган урында икенче елны булмаска да мөмкин.

– Өйгә кайтам, җиләк юк икән дисәң, «оя»сына чыгасың.

– Машина белән барсаң, аны җиләк җыю урыныннан бик еракта калдырырга кирәк.

Сату сере

– Чиләкнең аскы ягына эресен, уртага вагын, өстенә кабат эрерәген салып җыярга киңәш ителә. Бушатканда матур күренәчәк.

– Басылган чиләкне өстенә марля куеп, кабартыгыз.

– Җиләкне сыдырып кына җыйган кеше чиләк белән сату ягын карый. Бәясе дә арта, чүпле икәне дә сизелми.

–  Каен җиләген зур чиләккә җыймыйлар. Аны майонездан бушаган чиләк белән сату кулай.

– Быел бер  майонез чиләгенә 990–1000 данә җиләк сыя.

– Җир җиләген зур чиләккә җыю отышлы.

– 10 литрлы чиләктәге җир җиләгеннән ике биш литрлы, бер майонез җиләге чыгарып була.

– 5 литрлы җир җиләгеннән 3 литр кайнатма чыга.

Ярамый:

– бәяне төшерү;

– кеше килешкән сатып алучыны үзеңә тартып алу.

Бәясе:

майонез чиләгендә каен җиләге – 700–1000 сум;

– 5 литрлы чиләктә җир җиләге – 1500 сум

– майонез чиләгендә җир җиләге – 400–500 сум.

  

Татарстанда җиләкле 5 урын:

– Мамадыш районының Дегетле авылы янәшәсендә;

– Балык Бистәсенең Олы Елга авылы янында;

– Арча районының Штерә авылы буенда;

– Биектау районының Озерный авылы буенда;

– Лаеш районының Чирпы авылы янәшәсендә.

 


Фикер өстәү