Казанда автобус җәяүлеләр кичүендә кызны бәрдергән

Казанның Ибраһимов проспектында «Нефаз» автобусын йөртүче 54 яшьлек ир-ат 20 яшьлек кызны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте ир-атның светофорның кызыл утына чыгуы аркасында килеп чыккан.

Зыян күрүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китәләр, ярдәм күрсәткәч җибәрәләр.


Фикер өстәү