Пандемия: хушлашабызмы?

Бүтән битлек кимәячәкбез. Төрле дистантлар, локдауннар, ара саклау, теңкәгә тигән QR-кодлар, ПЦР-тестлар да булмаячак. Роспотребнадзор, инде атна, ун көнләп булыр, ковидка кагылышлы бөтен чикләүләрне гамәлдән чыгарып куйды. Моны илнең, плане-таның ике елдан артык барыбызны тинтерәткән зәхмәттән котылуы, ким дигәндә шуның башы дип аңларгамы? Әллә инде чокырны сикереп чыкмас борын ук «һоп» диюме бу?

Беренчесе булуын телисе, шуңа бик ышанасы килә, әлбәттә. Чөнки апрель, майлардан бирле, Роспотребнадзор әле берни дә дәшмәгәндә дә, ярыйсы тугарылган идек инде. Шыгрым тулы автобусларда да, сәүдә үзәкләрендә дә битлек киеп йөргәннәр яздан ук азая барды. Табиблардан башкалар гомерендә дә киеп карамаган ул авыз-борын каплавычын-нан тәмам туйган, гаҗизләнгән халык, чирнең җиңел кичерелә башлавын, үлем-китемнең кимүен сизенүгә «азынмый» кая барсын?! Күпләр тарихтан да хәбәрдар бит әле: һәр пандемиянең дә башы булган кебек, азагы да булмый калмаган. Бер гасыр элек яралып, шактый мул «уңыш» җыйган «испанка» да 2–3 ел үтүгә тынычланган, бераздан гел булмаган кебек юкка да чыккан.

Бүген пандемия белән хушлашып маташканда, аңа кагылышлы аерым сораулар куяр, җавап эзләр, кайбер нәтиҗәләр ясар вакыт кебек. Вирус лабораториядән качканмы, әллә үзеннән-үзе яралганмы, дигәндә, җавап бирү, әлбәттә, авыр. Белгечләр, махсус хезмәтләр кайчан да булса мәсьәләнең төбенә төшеп, ни дә булса тәгаен әйтә дә алыр. Тагын да шул «испан гриппы»н искә төшергәндә, анысын беркем дә әвәләп утырмаган бит. Ул вакытта вирусология белән микробиология яралгы хәлендә генә булган. Әмма чир яралган. Шунлыктан, ковид дигәндә, Кытайны, Уханьны, андагы лабораторияләр, галимнәрне гаепләү дөрес, нигезләнгән гамәл түгел, диясе килә. Табигатьтә һәр тере җан иясе мутация кичерә. Кеше, хайваннар, үсемлекләрдән аермалы буларак, микродөнья – вируслар дөньясында, вакыт агышы гел башка булу сәбәпле, үзгәрешләр күпкә тизрәк бара. Таҗлы вирус, аның явыз мутациясе дә, көтмәгәндә, уйламаганда, руслар әйтмешли «как черт из табакерки» килеп чыкты да, бөтен Җир шарында мәшһәр оештырып, ике ел ярым буе безне җан, корбаннар сорап бимазалады. Һәм дә шул ике ел ярым эчендә, үзгәрүен, эволюциясен туктатмыйча, ниһаять, патогенлыгы, ягъни кешене аяктан егу сәләте шактый түбән булган версиясен – «омикрон»ны тудырды. Шулай ук без артык көтмәгәндә.

Вирус, үзгәрә килеп, «омикрон»га һәм «омикрон-стелс»ка җитүгә, күпләрнең котын очырып, йогышлыдан үтә дә йогышлыга әверелгән иде. Аның әшәкелеген – кешенең үпкәсен, кан тамырларын, башка органнарны эштән чыгару үзлеген югалтуын, ихтимал, вирусологлардан башкалар көтмәгәндер дә. «Омикрон» – бүген һәммәбез дә диярлек йоктырган, үзендә йөрткән, кемнәрдер сизелер-сизелмәс кенә авырып та алган, тик авыр ялкынсыну, фаталь нәтиҗәләргә китермәгән яисә сирәк китергән штамм. Табиблар хастаханәгә эләгүчеләрнең 98–99 проценты инфаркт, инсульт, бүтән шундый катлаулы чирләр белән авырып китеп, организм зәгыйфьләнгәч кенә шул штаммны эләктерүен, шул очракта гына чирнең авыр нәтиҗәләргә китерүен билгели. Ул үзлеге буенча вирус хәзер гриппка якынайды. Ковид, бер академик билгеләгәнчә, инде безләрдән беркая да китмәячәк, янәшә яшәячәк бишенче таҗлы вирус икән. Борыннарыбызны юешләткән, карык-корык ютәлләткән һәм бер атна дигәндә иммунитетыбыз арт сабагын укытып куып җибәргән ОРЗ, ОРВИдан аның төп аермасы шунда – ул алар кебек сезонлы түгел, шунлыктан җәен дә, кышын да чирләтәчәк, ди галимнәр.

Килешегез, ковидка, пандемиягә кагылышлы без узган ел гына ишеткән кайбер куркыныч фаразлардан, «Чир ясалма, ул елдан-ел явызрак була барачак, җирдәге халык санын яртылаш киметмичә туктамаячак», – дигән сүзләрдән соң алда әйтелгәннәр – үзенә күрә бер яхшы сюрприз. Өметләнсәк тә, әле бер ел элек кенә пандемиянең 2022 елның җәендә ныклап чигенәсен без белми идек. Чөнки SARS-CoV-2 дигән зәхмәт агрессив һәм йогышлы фазага кергән иде. Британ штаммы, Бразилия, Көньяк Африка вариантлары, Һиндстанда яралганы һ.б. «Дельта» дигәне хәтта ки яшьләргә ябышты. Һәм менә ни гаҗәп, «омикрон» исемле мәрхәмәтлесе безне коткарырга алынды…

Ә вакцинация? Котылуыбызда ул нинди роль уйнады? Бу сорауга да дөрес җавапны, ихтимал, белгечләр бирер. Безгә аның объектив булуын гына теләргә кала. Вакциналар кеше гомерен, сәламәтлеген саклауда үз өлешен керткәннәрдер. Бәлки әле вирус эволюциясен дә тизләткәннәрдер. Тик барысы да түгел. Анысы тәгаен, дип әйтә алам. Бу юлларны язучы, кайбер сәбәпләр аркасында, вакцинаның «Спутник V» түгел, ә «ЭпиВакКорона» дигәнен ясаткан иде. Ясатып, ике ай вакыт үтәр-үтмәстән нәкъ шул вакцинаны җитештерүдән туктадылар һәм рәсми рәвештә аның файдасызлыгын таныдылар. Бу ни дигән сүз? Тулы институт, олы коллектив айлар буе ясаган, сынаган, ниндидер хикмәт белән сертификация үткән, инде дистә миллион кешегә кадалган вакцина өч тиенлек тә булмаган дигән сүзме? Ничек шулай була ала? Бу бит «ашыгып ашка пешү» – кабалану аркасында туган ялгышлык кына түгел. Миллионнарның организмына керәсе препарат ашыккан очракта да үз билгеләнешенә тулысы белән туры килергә тиеш.  Медицина, Роспотребнадзор чиновниклары моның өчен нинди дә булса җаваплылыкка тартылганмы? Ул хакта сүз ишетелмәде. Ә вакцина файдасыз гына түгел, зарарлы да булган булса? Әлбәттә, андый очракта да дәшмәячәкләр. «ЭпиВакКорона» алган башкалар ничектер, салкын тиеп елына бер тапкырдан артык авырмаучы фәкыйрегез, вакцина кадатканнан соң инде өч тапкыр җиңелчә авырырга өлгерде. Әлбәттә, биредә башка сәбәпләр дә булырга мөмкин, тик факттан качып та булмый. Ә таҗлы вирус белән урын өстендә ятмыйча гына авырган, канында антитәнчекләр эритроцитлар санынча ук булмаса да, чабышып-куышып йөргән кешегә вакцина кадауны кем кагыйдә иткән? Бу сорауга да җавап юк…

Бу юлларны язган мәлдә ковидка кагылышлы яңа хәбәр килеп иреште. ВОЗ җитәкчелеге СОVID-19ның аерым илләрдә яңадан баш күтәрүен, соңгы ике атнада чирләүчеләр санының яңадан артып китүен белдерде. Оптимизм белән яшәсәк тә, вирус «бүген бар, иртәгә – юк» схемасы буенча бездән китмәячәк. Ихтимал, ел дәвамында, бәлки әле киләсе елда да аның яңа, зәгыйфьрәк дулкыннары кузгалып алыр. Әмма ни генә булмасын, 2020–2021 еллардагы үтә дә начар вазгыять кабатланмас дип ышаныйк.

Наил Шәрифуллин

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү