Төнлә казанлының битенә пневматик пистолеттан атканнар

Бүген төнлә Казанда 30 яшьтән 35 яшькә кадәрге өч ир-ат Фучик урамы, 14 адресы буенча урнашкан «Мир сәүдә» кибете сатучысына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бер егеткә пневматик пистолеттан атканнар. Зыян күрүчегә ярдәм кирәк була, аны хастаханәгә озатканнар, дип яза tatarstan24.tv.

Сатучы сүзләренә караганда, аның 10 ел эшләү дәверендә мондый хәл беренче тапкыр булган. Ул тавышланганнарын, кычкырулар ишетмәгән. Егетләр аның янына аракы алырга килгән. Сатып алгач чыгалар һәм кинәт аларның берсе канга батып кире әйләнеп керә.

Тукталышта кан эзләре калган. Тикшерү эшләре бара.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү