Газинур Морат: «Халкы нинди – язучысы да шундый»

Басма матбугат, әдәбият ни хәлдә? Кулына чын китап, газета яисә журнал тотып укучыларның санын ничек арттырырга? Уку культы кире кайтырмы? Әдәбиятны ничек җанландырырга? Бу һәм башка сорауларга җавапны Г. Тукай премиясе иясе, шагыйрь һәм публицист Газинур МОРАТ белән эзләдек.

– Бүгенге басма матбугат, әдәбиятның хәленә нинди бәя бирәсез, Газинур абый?

– Без үскәндә, матбугатның абруе бик зур иде. Әти белән әни, гади колхозчылар булсалар да, газета-журналларның төрлесен алдыртты. Без дә, уеннан, өйдәге эшләрдән арынган чакта, укырга тырыштык. Төп юанычыбыз да, шөгылебез дә китап һәм газета-журналлар булды. Уку культы бар иде ул вакытта. Тормышыбызга өермә кебек социаль челтәрләр, интернет килеп кереп, басма матбугатның да, әдәбиятның да тезен астына сукты. Заманында телевидение дә ул кадәр үк тәэсир итмәгән иде. Кайчак миңа, кулга чын китап, газета яисә журнал тотып уку ниндидер борынгы шөгыльгә әйләнеп бара кебек тоела.

Уку – зур хезмәт бит ул. Тырышлык, ихтыяр көче сорый, уйлата торган хезмәт. Ә кулда телефон, каршыда компьютер булганда, уйлап торасы юк, коры мәгълүмат кына аласың. Алгарыш ул кешене ялкаулыкка өйрәтә. Алга таба барабыз дип, артка чигендек. Прогрессның нигезендә ялкаулык ята. Кеше, азрак селкенер өчен, һаман саен нәрсәне дә булса камилләштерергә омтыла. Ләкин адәм баласы укудан йөз чөермәскә тиеш. Мин бу хәлләрне вакытлыча дип уйлыйм. Һәрхәлдә, цивиль дөнья һәрнәрсәгә ихтыяҗны тигез бүлә дип беләм.

– Алай да, бөтенләебез белән интернетка күчеп беттек, дию дөрес булмастыр.

– Әлбәттә. Укыган кеше укый инде ул. Кулына китап тотып үскәннәрне укудан алай гына аерып булмый. Менә шушы интернет заманында туган буын кулына китап алырга өйрәнерме? Бусы бераз шикләндерә.

– Уку культын кабат кайтарып булырмы икән?

– Заманында язучылар, тәнкыйтьчелләр, чын әдәбият мондый булмый, дип, Габдрахман Әпсәләмовның әсәрләрен шактый тәнкыйтьләгән. Шунда Хәсән Туфан: «Без аңа рәхмәтле булырга тиеш. Татар язучыларының сафы нык сирәгәйгән бер вакытта татар укучысын китаптан аерырга ирек бирмәде, китапка мәхәббәт саклый алды», – дигән. Бүген халыкка «Укыгыз!» дип кенә уку культын кире кайтарып булмый. Бу мәсьәлә барыбер укучы игътибарын җәлеп итәрлек әсәрләр иҗат итүгә кайтып кала дип уйлыйм мин. Әллә нинди гениаль әсәр язылып та, укучы аңа игътибар итмәскә мөмкин. Ә чын әдәбияттан ерак торган әсәрләрне, киресенчә, егылып укырга мөмкиннәр. Әйтик, Татмедиа «Казан утлары» белән берлектә кесә китаплары чыгара башлады. Сыйфат ягыннан төрле әсәрләр бастыра алар да. Һәм ул китаплар сатылып бетә, диләр.

Гомумән, җитди әдәбият белән укучы кызыксынып укый торган әсәрләрне каршы куярга ярамый. Алар – икесе ике нәрсә. Ләкин халыкны әдәбияттан, ана теленнән аермау өчен, әнә шул җиңел укылышлы әсәрләр дә булырга тиештер.

– Безнең әдәбиятка нинди жанр җитми?

– Бездә детектив – бик дефицит жанр. Хатын-кызлар егылып укый торган мәхәббәт маҗаралары турындагы әсәрләргә бирешмәслек, бик үтемле жанр ул үзе. Кызыклы итеп язылса, билгеле. Мавыктыргыч детектив әсәрләр дә халыкны китапка якынайтуның үтемле чарасы булып тора.

– Газинур абый, бүген татарча китапларның бәясе дә бар бит…

– Бу – безнең иң авырткан җиребез инде. Аның һәм объектив, һәм субъектив сәбәпләре бар. Соңгысы турында хәзергә әйтмичә торам. Бүген бәясе артмаган нәрсә калмады кебек. Шул исәптән, китап чыгару да кыйммәтләнде. Аннан соң хәзер тиражлар да аз бит. Бәягә бу да йогынты ясый. Мондый шартларда кешенең күңелен түгел, тамагын кайгыртуы – табигый хәл. Гомумән, әлеге мәсьәлә барлык язучы халкын борчыйдыр. Бу турыда, һичшиксез, уртага салып сөйләшергә кирәктер.

– Китап кибетләрендә балалар өчен басмалар бик күп күренә. Белүемчә, яхшы сатыла да алар. Ә үсмерләргә нәрсә укытыйк икән?

– Үсмерләргә атап иҗат итүчеләр элек тә берән-сәрән генә иде, хәзер дә шулай. Әйтик, узган ел Марат Әхмәтов җитәкли торган комиссия химаясендә зур әдәби бәйге булды. Аңа җәмгысы 1470 әсәр килде. Шуның 15е – роман. Ләкин анда да үсмерләр өчен язылганнары бик сирәк очрады. Ни өчен алай икәнен үзем дә аңлап бетерә алмыйм.

– Язучыларның хәле турында да сөйләшик әле.

– Тагын үткәннәрне искә алмыйча булмый инде. Чөнки элек язучы һөнәренең абруе искиткеч югары иде. Шуны күреп, шуңа ышанып яза башлаган кешеләр инде без дә.

Ничек кенә булмасын, язучы зарланырга тиеш түгел дип беләм мин. Бер классик әйтмешли, минем бәхетле булырга хакым юк, чөнки мин – язучы. Халык хадиме ул язучылар, аның бәгыреннән өзелеп төшкән җаннар. Халкы нинди – язучысы да шундый була инде.

– Сез телгә алган бәйгенең әҗере дә саллы иде. Гомумән, мондый чаралар язучыларны, әдәбиятны җанландырамы?

– Әлбәттә. Язучылар өчен мотивация әнә нинди көчле булды бит. Ул бәйгегә шундый яхшы поэмалар, повесть-романнар, хикәяләр килде. Гаҗәп инде, бер караганда. Язучыларны җанландыру гына түгел, укучының да шулай югары бәяләнгән әсәрләрне укыйсы килә бит. Менә әкренләп шулардан җыентык туплап, бастырырга ниятлибез. Гомумән, әдәби процесста мондый чараларның роле гаять зур. Шуңа күрә бәйгеләр булып торырга тиеш.

– Сезнең өчен китап – нәрсә ул, Газинур абый?

– Дөньяда китаптан да зуррак, мәгънәлерәк тагы нәрсә бар икән инде? Тормышымның мәгънәсе ул китап. Халыклардан да, цивилизацияләрдән дә китаптан башка берни дә калмый. Дөньяны үзгәрткән ачышлар да фәкать китап булганга гына ясалган. Билгеле, Җир йөзендәге барлык китаплар укырга лаек та түгелдер. Ләкин дөнья әдәбиятында да, безнең әдәбиятта да укырга лаеклары бихисап.

– Соңгы укыган китабыгыз нинди?

– Ринат Мөхәммәдиевнең кесә китабы итеп чыгарылган  «Кыргый атауга сәяхәт»ен укыдым.

 

Газинур Морат фикеренчә, һәр татар укырга тиешле 5 китап:

1) Мөхәммәт Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә»;

2) Әмирхан Еники «Әйтелмәгән васыять»;

3) Хәсән Сәрьян «Бер ананың биш улы»;

4) Марсель Галиев «Рух»;

5) Аяз Гыйләҗев «Җомга көн кич белән».

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

Фото: Татар-информ

 

 

 


Фикер өстәү