Шимбә көнне, 9 июльдә, кырда, «Мамадыш» совхозы поселогы территориясендә печән кибе янган. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп, утны вакытында сүндерергә өлгерделәр. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, дип яза «Нократ».
Якшәмбе көнне Түбән Сон авылында шулай ук яшен аркасында янгын чыга. Торак пунктта шәхси йортның сарае яна башлый. Янгын нәтиҗәсендә корылма тулысынча янып бетә. Ут күршедәге биналарга күчәргә өлгерми.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat