Сау бул, җәйләү! Исәнме, мегаферма!

«Җәйләүләрдә тугай, тугайларда тургай» дигән җырны күпләр хәтерлидер. Безнең заманда радиодан иң күп яңгыраган җырларның берсе иде ул. Бүгенге эстрадада инде ретро җырларга керә. Хәер, җыры гына түгел, җәйләве дә үткән заманда калып бара.

Балтач районында, мәсәлән, соңгы ун-унбиш (бәлки аннан да күбрәктер) елда нибары «Сосна» хуҗалыгы гына малларын җәйге чорга җәйләүгә күчерә иде. Җәйләү дигәч тә, элекке кебек ялан болынлыкта, көндезләрен көтүдә йөрүче сыерлар, көнгә ике мәртәбә кул белән ике дистәләп сыер савып, чиләк белән сөт ташучы, аннан бидоннар төяүче сыер савучылар турында сүз дә була алмый. Ул чакта җәйләү чоры терлекчеләр өчен үзе бер сынау була, көннәре шунда үтә дисәң дә, арттыру булмас. Шуңа күрә анда эшләүдә әллә ни романтика күренми. Өстәвенә инде чагыштырып карарга мөмкинлекләре дә була: фермаларга  саву аппаратлары, сөтүткәргечләр кертелгән, кул эшләре кимегән була. Ә монда – киресенчә… Җәйләүләрнең бер-бер артлы ябыла баруына, бәлки шушы фактор да йогынты ясагандыр.

Район газетасында эшли башлаган елларда, хәтерлим әле: авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләүчеләр май башында инде «Малларны җәйләүгә күчерергә вакыт, кырдан яшел азык чабып кайтартырга соңгы каласыз» ише язмалар бастыра иде. Ә көзгә таба, август ахырларында абзарларның терлекләрне кабул итәргә әзерлеген тикшереп, рейдлар үткәрелә, сентябрь урталарына җәйләүдән кайтып җитмәгән сыерлар өчен хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре тәнкыйть утына тотыла иде. Чорына күрә мөһим булган боларның барысы да. Кышлатудан арып чыккан терлекләрнең, яшел масса, яшел үлән ашый башлагач, сөтләре арта, җәй мул сөт чоры дип йөртелә иде шул. Хәзер генә ул ел әйләнәсе бертөрле азык ашатыла башлагач, ел фасылларының йогынтысы, аермасы мөһим түгел.

– Быелга кадәр бөтен терлекләрне җәйләүгә күчерә идек, без аның бер минусын да күрмәдек, – ди «Сосна» хуҗалыгы җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков, ни өчен моңа кадәр җәйләүдән баш тартмадыгыз, дигән соравыма җавап итеп. – Маллар көтүгә йөрмәде, ике зур кардабыз бар иде, берсендә сыерлар, берсендә бозаулар торды. Шактый еллар без дә ел әйләнәсе бертөрле азык ашатырга тырышабыз, шуңа күрә җәйләүгә дә ризык ташып ашатылды. Элекке абзарларда әле сыерлар бәйдә асрала иде, җәйләүдә – кардада алар иркенгә чыга. Кояш, җылы, якты. Яңгырлар озакка китсә генә борчыла башлыйсың… Сыер саву өчен махсус түбәле урын ясалган. Анда терлекчеләр өчен бөтен уңайлыгы да бар: саву аппаратлары, үткәргечләр… – сөт күтәреп йөрисе түгел. Әле терлек асларын да җыештырасы юк. Сыер савучыларга бу чорда эшләр җиңеләя, эш сәгатьләре дә кыскара. Шуңа күрә беркем дә авырсынмады. Автобус белән йөртәбез, капка төпләренә кайтарып куябыз дигәндәй… Саф һавада эшлисе. Әйтәм бит, терлекчеләр өчен дә, маллар өчен дә гади абзарлар белән чагыштырганда җәйләүнең плюслары шактый иде. Өстәвенә, абзарлар май башыннан сентябрь урталарына кадәр җилләп, ял итеп тора. Ремонтларга, буярга-агартырга, чистартырга, дезинфекцияләргә бик уңайлы. Маллар да торакларга ничектер ял итеп, көч туплап кайта…

– Соңгы елларда сездә дә мегаферма төзелде. Быел малларны җәйләүгә күчерә алдыгызмы соң?

– Мегаферманың бер өлешенә 2021 елда 500 сыер малы керде, әйбәт кенә эшләп киттек. Күп еллар урталыкта йөргән идек, хәзер сөт җитештерү буенча беренче бишлектә. Бу көзгә тагын 350 сыерга исәпләнгән өлешенә сыерлар кертеләчәк. Шуңа күрә быел җәйләүдә 300 тирәсе сыер гына йөри. Мегафермага кертелгән терлекләргә җәйләүнең кирәге юк инде, алар болай да иректә, бәйсез асрала бит. Шуңа күрә быел бездә дә җәйләүнең соңгы елы булыр инде, дибез, чөнки икенче елга мегаферманың тагын 350 сыерлык өлешен дә файдалана башларга дигән ният бар. Бөтенесе 1200 сыерга исәпләнгән иде ул. Өч этапта төзеп бетерергә исәп.

Димәк, тагын бер чор – җәйләүле чор да үткәнебездә кала. Хәер, аңа карап моңсуланырга кирәкмидер. Ни дисәң дә, тормыш алга бара. Начарга түгел, яхшыга бару билгесе дип кабул итәргә кирәк. Заманчага үзгәрәбез ләбаса.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү