Марат Әхмәтов: “Татар теле миңа нәрсә бирә дигән тар фикер белән яшәү кешенең күңелен ярлыландыра”

Танылу өчен күп кирәкми, татар теленнән сынау бирү дә җитә. Республикада татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырган бердәнбер укучы Әдилә Шәйхетдиновага, аны сынауга әзерләгән Энҗе Әсәдуллинага Татарстан Дәүләт Советында Рәхмәт Хаты тапшырдылар. Балтач районындагы Норма мәктәбенең даны бүген тагын бер баскычка артты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Әдилә һәм аңың остазы Энҗе Васыйл кызы белән очрашты.

–Татар теленнән читләшкән яки икеләнү хисләре белән яшәгән кешеләргә сез үрнәк булып торасыз. Куркырга кирәк түгел. Әдилә конкурсларда катнашкан һәм җиңгән. Аны тәрбияләүче – беренче чиратта, гаиләсе. Янәшәсендә укытучысы бар. Остаз телгә мәхәббәт тәрбияләмәсә, бер нишләп тә булмый, –диде Илсур Һадиуллин, чараның геройларына рәхмәтен белдереп.

«ТНВ» Теләче районында яңа сериал төшерә: «Авыл халкы әртисткә әйләнеп бетте»

Бердәнбер булган өчен ул бигрәк тә кадерле, дип тапшырды Марат Әхмәтов Әдиләгә бүләкне. Сөенечле хәл, әмма уйланырга да җирлек бар. Туган телдән имтиханны укучыларның шулай аз сайлавы, бу югары уку йортларына кергәндә, әлеге имтиханга ихтыяҗ булмауга бәйлеме?

–Кирәк әйбер. Вузда исәпкә алынса да, начар булмас иде. Ләкин ул саламга тотыну гына, минемчә. Иң беренче чиратта, күңелдә булу кирәк. Рухи ихтыяҗ булу, гаиләдә, әти-әниләрдән, әби-бабайлардан килгән бер төрле татарлыкның яшәве мөһим, –диде Марат Әхмәтов. – Мөрәҗәгать итеп карадык, тик төрле сәбәпләре килеп чыкты. Шуңа күрә әлегә без ул максатка ирешә алмадык. Башкортлардан, Дәүләт Думасы депутатларының берсе андый мөрәҗәгать белән чыккан иде. Бәлкем әле, хәл ителер. Әмма безгә республикада туган телдә имтихан бирү ниндидер дәрәҗәле, кирәкле әйбер булырлык һәм кызыксындыра торган ниндидер чаралар да уйлыйсы булыр. Киләсе елда дистәләгән, аннан йөзләгән… татар теленнән сынау бирә торган укучылар кирәк. Әгәр туган телдән имтихан бирәләр икән, киләчәктә бала шушы юнәлешне сайларга мөмкин. Бүгенге героебыз – Әдилә дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыяллана. Киләчәктә ул күңелендәгесен бөтен барлыгы белән укучыларына җиткерер. Аның да олимпиада җиңүчеләре, имтихан бирүчеләре һичшиксез булачак. Бу юнәлешкә без игътибарны көчәйтәчәкбез.

Марат Әхмәтов телләрне өйрәнүнең файдасына да басым ясады. “Әдилә рус сыйныфында белем алган, тик шуңа да карамастан, татар теленнән имтихан сайлаган. Бу – үзе үк гаҗәп күренеш. Бала телләрне никадәр күбрәк белсә, ул шуның кадәр белемлерәк була. Күп теллелек ул – гыйлемлелек сыйфаты. Шуңа күрә, татар теле миңа нәрсә бирә, дигән тар фикер белән яшәү ул кешенең күңел сандыгын да сай калдыра,» – диде Марат Әхмәтов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү