Рәдиф Җамалетдинов: «Укытучылар кагыйдә ятлатып кына утырмый»

Быел КФУның татар теле юнәлешенә укырга керергә теләүчеләр күпме? Соңгы елларда ачыла торган күптелле мәктәпләр, шулай ук татар гимназияләре укытучыларга кытлык кичермиме? Мөгаллимнәр заман таләбенә туры китереп әзерләнәме? Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән милли кадрлар әзерләү турында сөйләштек.

Рәдиф Рифкатович, быел республика мәктәпләрендә 11 нче сыйныф укучылары арасында татар теленнән нибары бер генә укучы республика сынавын бирде. Моңа хафаланырга кирәкме? Бу – вузларда татар теленең кирәге юк, дигән сүзме, әллә яшьләрне башка белгечлекләр кызыксындырамы?

– Дөрес, быел татар теленнән республика имтиханын бер генә укучы тапшырды. Бу – Балтач районының Норма мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдинова. Ул безнең уку йортында укырга теләген белдерде. Татар теле сынавын бердәнбер бала гына сайлаганга хафаланыргамы, хафаланмаскамы? Монда мәсьәлә ике яклы. Бер яктан караганда, Әдилә Шәйхетдинова өчен әлеге имтихан күпмедер күләмдә инде кирәк тә түгел. Ул Россия күләмендә безнең университет базасында уздырылган олимпиада призеры булды. Моның үз өстенлекләре бар. Әгәр рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 75 баллдан да ким бирмәгән очракта, татар теленнән автомат рәвештә 100 балл бирелә. Бу очракта Әдилә олимпиада призеры булды һәм татар теленнән абсолют балл алды. Икенче яктан караганда, уйланырга урын бар. Нишләп әле безнең чыгарылыш сыйныф укучылары татар теленнән республика сынавын тапшырмыйлар? Мин инде үземчә шулай аңларга тырышам. Берничә ел элек кызыбыз Диләрә мәктәпне тәмамлады, аңа берничә фәннән имтиханга әзерләнергә туры килде. Бу бер дә җиңел түгел. БДИны традицион тапшырып булмый, татар теленнән имтиханны исә вузда бирергә мөмкин. Шуңа күрә кайбер яшьләр имтиханга әзерләнү мәшәкатен киметү өчен, нәкъ шушы юлны сайлый. Бездә татар теленнән эчке имтихан 16 июльдә узачак. Анда 170 бала сынау үтәчәк. Бу соңгы сан түгел, әле берничә көн вакыт бар. Әгәр БРИны вакытында тапшырып килсәләр, безнең өчен күпмедер күләмдә уңайлырак анысы. Ул очракта эчке имтихан тапшырырга кирәкми. Әмма без үзебез кабул иткәндә, әлеге балаларның әзерлеген, ничек язганына кадәр күрәбез. Аның уңай яклары да бар. Кыскасы, республикада имтиханнарны сайлап алу мөмкинлеге тудырылган. Минемчә, моннан фаҗига ясарга кирәкми.

– Вузларның милли юнәлешләренә кабул иткәндә, туган телдән дәүләт имтиханы билгеләнмәгән. Моңа карата фикерегез ничек?

– Бүген вузларга бердәм республика сынавы нәтиҗәсе буенча кабул итәргә рөхсәт ителми. Әлбәттә, моның белән килешеп булмый. Минемчә, бердәм дәүләт сынавы булырга тиеш. Әйткәнемчә, хәзер бары татар теле һәм әдәбияты буенча татар теленнән эчке имтихан белән генә чикләнәбез. Федераль таләпләр буенча өч фәннән сынау куярга хокукыбыз бар. Татар телен үзебез билгелибез. БРИ гына түгел, туган телләрдән БДИ да булырга тиеш. Бу очракта абитуриент имтихан форматын үзе сайлый ала. БДИмы, әллә традицион сынаумы? Киләчәктә милли юнәлешләргә кабул итүдәге каршылыклар юкка чыгар дип өметләнәбез. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика парламенты федераль министрлыклар белән бу проблеманы хәл итү буенча эш алып бара.

– Вузларда абитуриентларны кабул итү дәвам итә. Милли кадрлар әзерләүче сезнең институтта вазгыять нинди?

– 20 июньдә кабул итү кампаниясенә старт бирелде. Кабатлап әйтәм: татар теле һәм әдәбияты буенча укырга керүчеләрдән документлар 15 июльгә кадәр генә кабул ителә. Башкаларның исә 25 июльгә кадәр вакыты бар әле.

Татар телен сайлаган балалар уку йортына ике төрле программаны күздә тотып киләләр. Аның берсе – педагогик белем бирү юнәлеше. Без быел «татар теле һәм әдәбияты, рус теле» дигән программага кабул итәбез. Бу – яңа юнәлеш. Моңа кадәр «татар теле һәм инглиз теле» дип атала иде. Ихтыяҗны күздә тотып, профильне үзгәртергә туры килде. Безгә рус телендәге белгечлекләр булдыруны сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә үзгәртергә туры килде. Инглиз теле белән кызыксынучыларны күптелле программаларга чакырабыз. Икенче юнәлеш «филология, татар теле һәм әдәбияты, журналистика» дип атала. Бу программага кабул итүне быел өченче ел «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә оештырабыз. Гомумән алганда, милли кадрлар әзерләү юнәлешендә 244 бюджет урыны бар. Шуларның 79ы – федераль, калганнары республика хисабына бүлеп бирелгән. Бу сан былтыргыдан 15кә артык. Яңа «Реклама һәм PR» белгечлегенә быел шуның кадәр заказ алынды. Яшьләрнең бу программа белән кызыксынуы зур. Бүген реклама юнәлешенә 284 гариза кабул иттек.

«Татар әдәбияты һәм рус теле» буенча бер урынга 3 бала дәгъва кыла. Республика заказы буенча чит телләр юнәлешендәге 25 урынга 87 гариза кергән.

Шөкер, татар әдәбияты юнәлешенә керергә теләүчеләр аз түгел. Югары баллар белән килүчеләр дә шактый. Әйтик, Теләче районыннан Динә Тимербаева җәмгыять белеме имтиханыннан 100 балл җыйган. Рус телен дә яхшы тапшырган. Кыскасы, ике фән буенча 204 баллы бар. Без кабул иткәндә шәхси казанышлар өчен дә баллар өстибез. Әйтик, кызыл аттестат өчен – 5, ГТОга 2 балл бирелә. Эчке имтиханын да яхшы итеп тапшырса (шулай буласына минем шигем юк), Динә иң зур балл җыючыларның берсе булачак.

– Ике телле мәктәпләргә укытучылар әзерләү эше ничек бара? Әйтик, быел математика, физика, информатика, химия, башка фәннәрдән дәресләрне татарча укытырга теләгән ничә егет-кызны кабул итәргә җыенасыз?

– Ике һәм күптелле мәктәпләр өчен 150 урынга заказ алдык. Бу – математика һәм чит тел, музыка һәм чит тел, рәсем һәм чит тел, инглиз, төрек яки гарәп теле, башлангыч сыйныф һәм чит тел профильләренә кабул итү өчен. Көндезге бүлектә укучы әлеге студентларга ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия түләнәчәк. Читтән торып укытуга кагылышлы программага педагогик көллиятләрне тәмамлаган яшьләрне кабул итәбез. Дөресрәге, алар эшләп укый. Югары курсларда физика-математика, математика-информатика профилендә укучылар да бар. Республика Хөкүмәте, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән заказ буенча әзерлибез.

Күптән түгел узган Бөтенроссия татар теле укытучылары корылтаенда ике телле белгечләр әзерләүдә сүлпәнлек күрсәткән районнарны атаган идегез… Әллә аларга укытучылар кирәкмиме?

– Кызганычка, барлык җирлекләрдә дә бу белгечлекләргә яшьләрне җибәрүне оештыру эше җитеп бетми әле. Бүген әлеге проект буенча 519 бала белем ала. Шулар арасында иң күп балалар Казан шәһәре, Арча, Саба, Кукмара, Балтач, Теләче, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Биектау, Чаллы, Тукай районнарыннан килгән. Шул ук вакытта бер генә яки бер бала да укымаганнары да юк түгел. Бу – Менделеевск, Алабуга, Югары Ослан, Ютазы, Зәй, Тәтеш, Лениногорск, Аксубай районнары. Мин аларга укытучылар кирәкми дип уйламыйм. Әлеге районнарда ихтыяҗ бар. Гомумән, күпчелек районнарда математика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына да кытлык сизелә. Яшь белгечләр өч телдә укыта алачак. Бу – заман таләбе. Без математикларны үзебез генә әзерли алмыйбыз. Кайбер очракта аңлап җиткермичә, ничек инде филология һәм мәдәниятара багланышлар институты математиклар әзерли, дип сорау да бирәләр. Без ике һәм күптелле белгечләрне университеттагы башка институт укытучылары белән бергәләп әзерлибез. Киләсе елда ике тел буенча (татар һәм рус телләре) беренче чыгарылышны чыгарабыз. Аз комплектлы мәктәпләрдә гадәттә сәгатьләр белән проблема туа, ике профильле һәм ике телле белгечләргә эшкә урнашу да җайлырак булачак.

– Татар теле укытучыларына ихтыяҗ бармы?

– Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, яңа уку елында татар теленнән 90 укытучы кирәк. Без быел шушы күләмдә яшь белгечләр чыгарабыз. Бездән тыш, КФУның Алабуга филиалы, Чаллы педагогика вузлары да укытучылар әзерли. Ихтыяҗ каплана, димәк. Киләсе елларда – ким дигәндә 60–70, кайсыдыр елда 50 укытучы кирәк. Бу яшь белгечләргә эш урыны булачак.

Татар теле укытучыларын үпкәләтәсе килми. Әмма моңа кадәр, татар теле укытучылары кагыйдә ятлату белән мавыга, дигән сүзләрне ишетергә туры килгәләде. Соңгы елларда укытучыларны дәресләрен кызык итеп оештырырга өйрәтә алдыкмы?

– Татар теле һәм әдәбияты буенча берничә заманча дәреслек язылды. Аны мәктәпләр әти-әниләр белән бергәләп сайлый ала. Дәреслекләрдә теоретик темалар да, аралашуга корылганнары да, уен-җыры да бар. Без үзебез дә «Адымнар» мәктәпләре өчен дәреслек язабыз. 1 нче сыйныфларныкы буенча укыталар инде, хәзер 2, 3, 4кә әзерлибез. «Сәлам», һәм тагын берничә авторлар коллективы әзерләгән дәреслекләр бар. Бары дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк. Кызганыч, кайбер мәктәпләрдә укытучылар ул дәреслекләр белән тиешенчә эшләп бетерми.

Яңа буын укытучылары әзерлибез. Студентлар белән дә эшлибез. Дәүләт имтиханнары комиссия составына эш бирүчеләрне, директорларны да кертәбез, алар белән бергә яшь белгечнең белемен тикшерәбез. Аның белеме, осталыгы хәзерге көн таләпләренә туры киләме – бергәләп ачыклыйбыз. Студентларны төрле типтагы мәктәпләргә алып барабыз, хосусый мәктәпләр белән эшлибез. Аларның тәҗрибәсе безгә булыша. Кыскасы, кагыйдә өйрәтеп кенә утырмыйлар. Дәресне дөрес оештырган укытучы барысына да җитешә. Без чыгарган белгечләр замана таләбенә туры килә.

– Киләсе ел – Укытучы һәм остаз елында нинди үзгәрешләр көтәсез?

– Республикада мәгариф тармагына болай да игътибар зур. Зарланыр өчен җирлек юк. Бердәнбер мәсьәлә – хезмәт хакы һәм социаль гарантияләр. Ул тагын да күтәрелсә, яшьләрнең мәктәпкә килүенә этәргеч булыр иде. Фатирлар белән тәэмин итү, башка социаль гарантияләрне хәл итүче үрнәкләр бар. Бу уңайдан Саба, Актаныш районнарындагы, Казан шәһәрендәге уңай тәҗрибәләрне аерым билгеләп үтәсем килә. Дистәләгән программа тормышка ашырыла, тик барлык районнар да аннан файдаланмый. Бу – җитәкче, мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, хезмәткәрләренең эшләп бетермәве. Әти-әниләрнең укытучыга хөрмәте артсын иде. Матбугатта укытучының уңай якларын күбрәк күрсәтелүен телим. Бүген мәктәпләрдә туган телне әти-әниләр сайлый. Әгәр без балабызга туган телне, мәдәниятне, телебезне өйрәнү өчен сайламыйбыз икән, киләчәктә без милләтне ничек итеп саклый алырбыз? Сораулар күп. Тел дә, мәдәни үзенчәлекләр дә күп очракта гаиләдә саклана. Әмма баланың күп вакыты бакчада, мәктәптә үтә бит. Анда балалар туган телне өйрәнүдән мәхрүм булмасын иде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү