Дөньяны яңача үлчәргә өйрәнәбез. XII халыкара мәктәп укытучылары фестивале узачак

15–17 августта Казан федераль университетының Алабуга институты базасында XII халыкара мәктәп укытучылары фестивале узачак. Анда катнашучы иң актив мөгаллимнәр шифаханәгә юллама белән бүләкләнәчәк. Быел фестивальгә килүчеләрне ниләр көтә?

«Татар-информ»да фестиваль уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында  Алабуга институты директоры Елена Мирзон билгеләп үткәнчә, шушы еллар эчендә төрле төбәкләрдән барлыгы 10 меңләп укытучы катнашкан. Быел әлегә 1200ләп педагогтан гариза кергән. Алар арасында Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Беларусь укытучылары да бар. Фестивальдә катнашу өчен взнос кертергә кирәк. Анда онлайн да катнашырга мөмкин. Гаризаларны 1 августка кадәр кабул итәләр. Фестивальдә актив чыгыш ясаучыларга киләсе елда бушлай катнашу мөмкинлеге бирелә.

– Август киңәшмәләрендә күбрәк мәгариф түрәләре катнаша, укытучылар  бу аралашудан читтә кала иде. Шуңа күрә 12 ел элек без алар өчен үзебездә фикер алышу мәйданчыгы булдырдык. Фестивальдә Сахалиннан башлап Калинградка кадәр мөгаллимнәр катнаша. Чарада көн кадагында булган төрле темалар күтәрелә. «Түгәрәк өстәл»ләр, тематик бәйгеләр, мәктәп музейлары семинары, төрле мастер-класслар көтә. Беренче бүлектә бүгенге вазгыятькә кагылышлы политинформация сәгатьләре урын алачак. Укытучылар илдә ниләр барганын белеп торырга тиеш, – диде Елена Мирзон.

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова быел беренче мәртәбә оештырылачак «Ачык аралашу» мәйданчыгы турында сөйләп үтте.

– Фестивальләрнең берсендә академик Александр Асмолов: «Яңа дөньяны үлчәү өчен иске картаны кулланырга ярамый», – дигән иде. Шуны истә тотып, быел ачык студия булдырдык. Соңгы вакытта федераль законнарга күп кенә үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, быел «РФдә Мәгариф турында»гы  Законда, «хезмәт күрсәтү» дигән төшенчә бетерелеп, «мәгариф программалары» дип үзгәртелде. Бу укытучыларның дәрәҗәсен күтәрә, – ди Людмила Рыбакова.

Шулай ук ул озайтылган көн төркеменә кагылган закон проектына да тукталды. Моңа кадәр анда аңлашылмаучанлыклар күп иде. Дәрестән соң  кайбер төбәкләрдә өй эшен эшләтсәләр, икенчеләрендә бөтенләй бирмәделәр. Хәзер «продленка»ны оештыру тәртибе үзгәртелеп, уку һәм күңел ачу чараларына бердәм  таләпләр куелачак. Ниһаять, укытучылар документны да азрак тутыра башлаячак.

– Туксанынчы еллар башында укытучы бары уку, тәрбия планын язса, укучыларның өлгереш тәртибен алып барса, хәзер ниләр генә тутырмыйлар. Хисап эше күп дип, эштән китүчеләр дә бар. Кәгазь эшен киметү буенча  сөйләшүләр күп булды. Хәзер укытучыларга Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән документларны гына тутырырга туры киләчәк. Фестиваль кысасында бу хакта да  фикер алышулар булачак, – ди Людмила Рыбакова.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм  йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Татьяна Алексеева уку сыйфатын яхшырту буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. Соңгы дүрт ел эчендә республикада 400ләп мәгариф объекты булдырылган. «Үсеш ноктасы» проекты буенча 253 авыл мәктәбендә фән кабинетлары җиһазландырылган. Быел тагын 117се ачылачак. Баштарак ОБЖ, технология кабинетлары яңартылса, шахмат зоналары булдырылса, соңгы елларда физика, химия, биология кабинетлары заманча җиһазлар белән баетыла. Болар белем сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә, авыл мәктәбен үзгәртәчәк, дип өметләнә белгеч.

Татьяна Алексеева әйтүенчә, фестивальдә функциональ грамотага өйрәтү хакында да сөйләшәчәкләр. Киләсе елдан кертеләчәк яңа белем бирү федераль стандартларында да моңа зур игътибар бирелә.

– Укучылар алган белемне тормышта да куллана белергә тиеш. Быел без  апрель аенда халыкара тикшеренүләрдә катнашырга тиеш идек, тик геосәяси вазгыять сәбәпле, бу эш барып чыкмады. PISA тикшеренүләреннән китәчәкбез, аның урынына илдә белем сыйфатын бәяләүнең яңа формасы булдырылачак, – диде Татьяна Алексеева.

 Сәрия Мифтахова

 

 

.

 


Фикер өстәү