Чик буе сакчылары… спиртлы торбаүткәргечкә тап булган

Молдавия-Украина чигенең Днестр буе өлешендә спиртлы торбаүткәргечка тап булганнар. Чик буе хезмәте сакчылары билгеләп үткәнчә, шулай ук спирт исе сеңгән савытлар һәм төреп куелган полиэтилен торбаның бер өлеше табылган.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Украинада яшәүче 32 яшьлек ир-атның шәхси йортына дәүләт чигеннән 300 метр озынлыкта җир астыннан полиэтилен торба сузылганлыгы билгеләнгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, торбаүткәргеч Днестр буеннан Украинага законсыз төстә спирт кудыру өчен кулланылган.
Тикшерү башланган. Торбаүткәргеч тиздән сүтеп алыначак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү