Авыл эшмәкәре. Марат тәрәзәләре

Моны нәрсә белән тутырырбыз?! Мең квадрат метрлы бинада эш башлаганда әтиле-уллы Галимҗановлар шулай дигән була. Әмма җитми дә әле, еллар үткәч, янкорма өстәргә туры килә. Заманча тәрәзә-ишекләр җитештерү белән шөгыльләнә алар. Балтач районының Кече Лызи авылында урнашкан ширкәтләренә ун ел икән инде.

– Икебезнең уртак бизнес итеп башладык, исемне дә Фәрит һәм Марат исемнәрен берләштереп, «ФарМат» дип куйдык. Уртак бизнес дисәк тә, соңгы елларда «дилбегә» Маратта инде, – ди Фәрит. – Мин булышам гына.

Фәрит – безнең буын райондашлар өчен бик билгеле кеше. Районда «Факел» спорт-яшьләр клубын оештырган кеше. Янына үзе кебек фанат тренерлар туплап, күпкатлы йортның подвалында йөзләп яшүсмер белән төрле түгәрәкләр алып бардылар. Уңышлары да күп булды. Гаилә корып, уллары тугач, үз эшен булдырырга карар кыла тәвәккәл егет. Кечкенә генә гаражында агач рамнар, тәрәзәләр һәм башка әйберләр ясый башлый. Кулыннан эш килә, заказлар арта, ярдәмчеләр дә алырга туры килә. Марат мәктәпне тәмамлаганчы шулай эшлиләр.

Башка урыннарда аз гына эшләп ала да Марат: «Әти, хәзер агач рамнар вакыты үтеп бара, әйдә, без дә пластик тәрәзәләр эшли башлыйк», – ди. Әти кеше риза булса да, районда инде бу эш белән шөгыльләнүчеләр бар, күп булса, берничә елга гына җитәрлек эш булыр инде дип шикләнә. Тик улына каршы килми. Үз эшен башлаучыларга бирелә торган 50 мең сум акчаны ала да, Марат шәхси эшмәкәр булып эшли башлый. Бөтенесен интернеттан өйрәнә. Укып өйрәнә дә, остаханәгә чыгып, бер өлешен эшләп карый, аннан – икенче өлешен. Әнә шулай итеп, иң элек барысына да үзе өйрәнә. Әтисендә агач рамнар эшләгән егетләр Маратка күчә. Эшләп киткән чакларын Марат бүген күңелле итеп искә ала:

– Җиһазларны интернет аша таптым, Чиләбе өлкәсендәге бер белмәгән кешегә 100 мең сум акча күчердек. Гади генә, кулдан эшләнгән станоклар иде алар. Шактый озакка сузылса да, барыбер килделәр бит! Берничә ел шулар белән эшләдек…

Бер ел әнә шул гаражларындагы остаханәдә эшлиләр. Заказлар арта, яңа линияләр, киңәю кирәк була. Киңәергә кирәклеген аңлаган Галимҗановлар ул чактагы район җитәкчеләреннән элекке СМУ территориясендә тик торган гараж бинасын сорый. Тик соңга калган булып чыгалар, аны инде башка кешегә вәгъдә иткәннәр икән.

Кече Лызидагы иске мәктәп бинасын тәкъдим итәләр. «Бардык. Карадык. Ярым авария хәлендәге 1000 квадрат метрлы бина. Безгә бер дә ошамады ул. Икенчедән, Кече Лызи безгә бөтенләй чит җир кебек тоелды», – дип искә ала ул көннәрне Марат. Әмма башка вариантлары да, сайланырга мөмкинлекләре дә булмый.

– Монда керсәк, улым, безгә акчаны кая куярга икән дигән сорау булмаячак, – ди әти кеше. Алгарак китеп булса да, әйтим, бүген бу бина да, Кече Лызи да алар өчен чит-ят җир түгел. Кешеләр бик әйбәт бу авылда, шөкер, ун елга якын эшләп, бер аңлашылмаучанлык булганы юк, диләр…

Башта бинаның яртысын ремонтлыйлар. Акрынлап эшкә керешәләр: биредә пластик тәрәзәләр генә түгел, агачтан җиһазлар – урындык, өстәл, караватлар да ясый башлыйлар. Җиһазлары да бик әйбәт сатыла, бүгенгә кадәр сорап киләләр. Тик биш ел элек җиһаз ясауны туктата Галимҗановлар һәм бинаның шул өлешендә тормышта кирәкле барлык товарларны табып булырлык итеп кибет ачалар. Бу як халкы өчен бигрәк тә шәп булган ул. Әле Балтачтан, күрше Арча районыннан да киләләр икән.

Икенче төп цехта эшләнүче пластик тәрәзә-ишекләрнең дә ниндие генә юк. Металл конструкцияләрне заказчылар таләбе буенча үзгәртеп кенә торалар. Төсле пластиклар да, караңгылатылган пыялалар да, төрле формадагы тәрәзәләр, ишекләр, җылытылган веранда (пластик конструкция белән җыйналган) да эшлиләр. Моңа кадәр гади кешеләр белән генә түгел, хуҗалыклар белән дә уңышлы эшләгәннәр. Хәзер бит нинди генә төзелеш булса да, тәрәзәләре пластиктан эшләнә. Фермаларда да. Ясап кына түгел, илтеп урнаштырып та бирәләр. Шул ягы да уңайлы.

Килгәч тә, бигрәк зур бина, моны нәрсә белән тутырырбыз дигән Галимҗановлар, бүген аның бер өлешенә янкорма да өстәгән. Ул өлешендә өстәмә тагын берәр продукция җитештерергә ниятлиләр. Әнә шулай ун ел буе бертуктамый төзи, ремонтлый да алар. Әмма зарланмыйлар, бу бинаны тәртипкә китерүгә киткән акчаны санамыйбыз, дип шаярталар.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү