Яшь экоактивист Альберт Габделфәртов: «Табигатьне саклау өчен теләк кенә җитми»

Табигатьне саклау өчен теләк кенә җитми. Әлмәттә яшәүче 4 нче сыйныф укучысы Альберт Габделфәртов әнә шулай ди. Яшь экоактивист белән табигатьне саклау һәм экологик проектлар турында сөйләштек.

Әлмәттә узган нефть саммиты кунаклары һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Альберт пластик шешәләрнең капкачларын җыю тәкъдиме белән чыккан иде. Кулланылган батареялар өчен бокслар, кибет һәм мәктәпләрдә пластик капкачлар өчен аерым контейнерлар урнаштыру, алардан кергән табышны хәйрия фондларына юнәлтү – экологияне кайгыртучы яшь активистларның идеяләре әнә шундый. Альбертның кызыксынучанлыгы, төрле сораулар бирүе Рөстәм Миңнехановның игътибарын җәлеп итте. Нәтиҗәдә Альберт Әлмәт районы башлыгының экология буенча киңәшчесе итеп билгеләнде.

– Өч ел элек мин пластик шешәләрнең капкачларын җыю буенча проект эшли башладым.  Контейнерларны өйдә, өй тирәсендә, мәктәптә куйдым. Тик бу гына аз иде. Шуңа күрә нефть саммитында мин Әлмәт башлыгына шәһәр буенча пластик капкачлар өчен контейнерлар урнаштыру идеясен әйттем. Бу фикерне Тимур Дмитриевич та, Президент Рөстәм Миңнеханов та ошатты, – дип сөйләде Альберт.

Пластик шешәләрнең капкачларын җыю идеясе ничек барлыкка килгән соң? «Мәктәптә кул эшләре белән шөгыльләнгәндә, артык капкачлар кала иде. Шуларны җыеп «Игелекле капкачлар» фондына тапшыра башладык, – ди Альберт. – Ел саен тугыз миллион тоннага якын пластмасса дөнья океанына эләгә. Пластик шешәләрнең капкачларын йотып, балыклар гына түгел, җирдәге хайваннар да үлә. Капкачларны сатудан кергән акча сәламәтлекләре чикләнгән һәм ятим балаларга ярдәм күрсәтүгә тотыла. Шул рәвешле, без табигатькә дә, балаларга да ярдәм итәбез. Кешеләргә файдалы экологик гадәтләр җитми. Бер кечкенә генә гамәл дә планетада яшәүче һәркем өчен әһәмиятле».

Альберт  халыкны файдалы гадәтләргә өйрәтеп буласына чын күңелдән ышана:

– Мин психология буенча видеолар карарга яратам. Бер көнне бер кызыклы видеога тап булдым. Анда кешедә табигатьне саклауга бәйле файдалы гадәтләр булдыру турында сөйләнде. Әйтик, кеше көненә берничә тапкыр шешә капкачын чүплеккә түгел, ә контейнерга салса, ул даими рәвештә шулай эшли башлаячак. Гадәткә керсен өчен, пластик капкачны ким дигәндә 60 тапкыр контейнерга салырга кирәк.

Яшь экоактивист мәктәптә, шәһәрдә экологияне популярлаштыру буенча идеяләре белән дә уртаклашты:

– Пластик капкачлар җыю проектыннан тыш, без бу темага мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре үткәрергә телибез. Кешеләргә моның ничек мөһим булуын аңлатып, аларда да яхшы гадәтләр барлыкка килүен телим. Мин мәктәпкә гел шешәләр, капкачлар, кәгазь алып килеп тапшырам. Гаиләм белән табигатькә чыкканда да ташланган чүп-чарны җыябыз, әйләнә-тирәне чистартабыз. Табигатьне саклау өчен теләк кенә җитми, эшләргә кирәк.

Ә үскәч ул биоинженер булырга тели. Кешеләргә ярдәм итү өчен төрле приборлар булдырасым килә, ди. Экологиягә ярдәм итүеннән дә туктарга җыенмый.

– Табигатькә ярдәм итүнең ысуллары күп. Шешә капкачларыннан тыш, кәгазь, тимер тапшырырга була. Әлегә мин пластик капкачлар җыюга тукталдым.  Моннан тыш та тормышка ашырасы проектларым бар, – ди экология сагында торучы.

 Ләйсән Сафина


Фикер өстәү